Алтын глобус бүләгенә "Юлчылар иле" һәм "Борат-2" фильмнары ия булды

"Алтын глобус" бүләге, архив фотосы

Пандемия аркасында тантана онлайн рәвештә узды.

1 мартка каршы төндә 78нче Алтын глобус премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел ул видеоконференция рәвешендә булды. Тантанада иң яхшы драматик фильм буларак "Юлчылар иле" (Nomadland) фильмы танылды, аның авторы Хлоя Чжао исә иң яхшы режиссер бүләген алды. Фильм эшсез калган 60 яшьлек хатын-кызның фургонда ил буйлап тормыш итүен күрсәтә.

Иң шәп комедия яки мюзикл категориясендә исә "Борат-2" фильмы җиңү яулады. Шау-шулы фильм казакъ журналистының Америкага сәфәрен тасвирлый, Казакъстанда аны еш кына мыскыллау дип бәялиләр. Төп рольне башкарган Саша Барон Коэн иң яхшы комедия актеры булып танылды.

Драматик рольләрне уйнаучылар арасында Андра Дэй ("АКШ Билли Һолидейга каршы") һәм Чедвик Боузманны ("Ма Рейни") билгеләделәр. Боузман узган елны вафат булган. Комедиядә иң шәп хатын-кыз ролен башкаручы буларак исә Розамунд Пайк ("Күп борчу") танылды.

Иң яхшы анимацион фильм буларак быел Pixar студиясенең "Җан" (Soul) мультфильмы танылды. Ул джаз йолдызы булырга хыялланган укытучының көтелмәгән каза нәтиҗәсендә үлүе, теге дөньяда маҗаралары турында. Чит телдә иң яхшы фильм булып "Минари" корея фильмы аталды.

Иң шәп драматик сериал буларак "Таҗ" сериалы танылды. Netflix-ның "Патшабикә йөрүе" сериалы иң шәп мини-сериал булып аталды. "Шиттс Крик" сериалы исә елның иң яхшы комедия сериалы булып сайланды.

Быел "Алтын глобус" тантанасын Тина Фей белән Эми Полер алып барды. Кино өлкәсендә иң төп бүләк булып саналган "Оскар" премиясен тапшыру тантанасы исә апрель аенда гына узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!