Башкортстан хакимияте язучылар белән диалог эзли

Форумда катнашучылар

Башкортстанда беренче тапкыр узган язучылар форумы төбәкара дип аталды, әдипләр белән башлык Радий Хәбиров очрашты, башкорт язучыларына, башкорт әдәбиятына ярдәм итәргә ышандырды.

27-28 май Уфада "XXI гасыр язучысы" дип аталган төбәкара форум узды. Аны ачу чарасында Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов һәм Дөнья башкортлары корылтае рәисе Эльвира Аеткулова да катнашты.

Язучыларны язарга өйрәттеләр

Бадранов чыгышында "Бу һич тә Башкортстан Язучылары берлеге корылтае түгел, бу язучыларны заманча эшләргә өйрәтү өчен осталык форумы. Форум заман әдәбиятының көнүзәк проблемнарын чишүгә, заманча әдәбият, нәшрият, милли драматургия проблемнарын чишүгә булышлык итәргә тиеш", диде.

Чараның беренче көнендә дигитал мохиттә китапларны укучыга җиткерү, нәшрият эшчәнлеге һәм әдәби тәнкыйть секцияләре утырышы узды. Икенче көнне балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, тәрҗемә эшчәнлеге һәм милли драматургия секцияләре эшләде. Аларны Мәскәү, Новосибирски, Ярославль һәм Махачкаладан килгән белгечләр алып барды.

Башкорт әсәрләрен тәрҗемә итүгә ел саен 3 млн сум

Форумның икенче көнендә язучылар Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Хәбиров язучының яшьләрне тәрбияләүдә урыны зур дип билгеләде, киләчәк яшьләрнең күңеленә нинди оеткы салуга бәйле булуын искәртте. Радий Хәбиров язучының дәрәҗәсен күтәрү, әдәбиятка мөнәсәбәтне үстерү өчен кайбер тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Радий Хәбиров чыгыш ясый

Ул китап нәшер итүгә күбрәк акча бүленәчәген, чыккан китаплар өчен гонорар артачагын ышандырды. Аның сүзләренчә, сатылган китаплардан кергән керемнең 20 проценты язучыга түләнергә тиеш. Хәбиров башкорт әдәбиятын ил һәм дөнья күләменә чыгару өчен ел саен тәрҗемәгә 3 миллион сум акча бүләргә дә ышандырды. Шулай ук Уфада әдәби салон булдыру өчен бина биреләчәген, заманча "Еврокитапханә" төзеләчәген сөйләде, ел саен китап ярминкәләре оештырырга кирәклеген әйтте. Ул шулай ук зур сәүдә челтәрләре аша китаплар сатуны оештырырга кирәклеген дә әйтте.

Башкортстанда татар мәктәпләре бар, Татарстанга башкорт мәктәпләре кирәк

Республика башлыгына сораулар биргәндә Башкорт корылтаеның Татарстан бүлеге рәисе Фирдәвес Бәширова да чыгыш ясады.

Фирдәвес Бәширова

Ул Башкортстанда татар мәктәпләре булуын искәртеп, Татарстандагы башкорт проблемнарын атады. Чаллыда башкортлар күпләп яшәвен билгеләп, полилингваль мәктәп булдырырга, радиода башкорт тапшыруларына вакыт бүләргә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, "Күңел" радиосы хәтта атнасына 15 минутлык тапшыру өчен дә вакыт бүлми. Бәширова Татарстанда башкорт корылтаеның эшләмәве, беренче нәүбәттә, Казандагы бүлекчәне җанландыру кирәклеген әйтте.

Әйткәндәй, башкорт медиасы форумга Чиләбе, Оренбур, Ростов, Калуга өлкәләреннән, Пермь крае, Татарстаннан язучылар җыелган дип язды. Ләкин Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Азатлыкка чара турында сездән беренче ишетәм, берлек аша нинди дә булса чакыру булмады диде. Соңрак билгеле булганча, җыенда Казаннан алда телгә алынган Фирдәвес Бәширова һәм аның ире Ядкәр Бәширов катнашты. Ядкәр әфәндегә корылтайның "Ал да нур чәч халкыңа" медале тапшырылды.

Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипова Радий Хәбировка Татарстандагы кебек пенсиягә чыккан халык язучылары һәм шагыйрьләренә 10 мең сум акча өстәргә кирәклеген күтәрсә дә, Башкортстан башлыгы әлегә бу мөмкин булмавын әйтте.

Татар теленә игътибар булмады

Чарада дүрт язучыга халык язучысы исемнәре бирелде. Аларның икесе урыс милләтеннән. Калган икесе – Рәшит Шәкүр һәм узган ел төньяк-көнбатыш башкортлары өчен диктант яздырган Марсель Сәлим. Рәшит Шәкүрне халык дәррәү басып алкышлады. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка Салават Юлаев ордены тапшырылды.

Форумда язучылар берлегенә кабул ителгән әгъзаларга кенәгәләр тапшырылды. Кабул ителгән дистәдән артык кешенең берсе генә татар милләтеннән. Кабул ителүчеләр арасында Пермь краеның Барда районыннан да ике кеше бар. Шунысы да кызык – язучыларны кабул иткәндә кабул итү комиссиясендәге татар язучылары чарага чакырылмаган.

Форумның беренче көнендә әдәби-музыкаль чара да узды. Анда татар телендә бер генә чыгыш та юк иде. Форум Башкортстанның дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә бүленгән грант исәбенә уздырылса да, татар теленә игътибар булмады.

Язучы хакимияткә табынырга тиеш түгел, ләкин диалог кирәк

Форумда катнашучылар хакимият белән язучылар арасында диалог җитәрлек булмауга борчылу белдерде. Шул ук вакытта әдипләр хакимияткә табынырга тиеш түгел диючеләр дә бар. Азатлык берничә язучының фикерен белеште.

Башкорт яшьләренең "Шоңкар" журналы баш мөхәррире, язучы Айгиз Баймөхәммәтов язучының дәрәҗәсен күтәрү кирәк дип исәпли:

Айгиз Баймөхәммәтов

"Бүген безнең төп проблем – җәмгыятьтәге язучының урыны. Без элек ул урынның ничек югары булганын беләбез. Бу язучының үзеннән генә тормый, дәүләттән тора. Дәүләт тарафыннан язучыга игътибар булырга тиеш. Каләм иясен үстерә белергә тиешләр, шул ук вакытта ул танылгач, таянырлык та булырга тиеш. Соңгы вакытта язучылар бер якка үз юллары белән китеп баралар, дәүләт бер якка китеп барган кебек. Дәүләт белән иҗатчы арасындагы диалогны ныгытырга кирәк. Киләчәктә язучыга җитәрлек караш булмаса, аның киләчәге күңелле булмаячак. Язучының урынын күтәрергә кирәк.

Китап чыгармый хәзер әсәрләрне интернетта да укытырга мөмкин. Мәсәлән, безнең "Шоңкар" журналы сәхифәсен аена 100-150 мең кеше укый. Социаль челтәрләрдә 700 мең дә булып китә. Язучылар иҗатын интернетка да куя ала, китап чыгарырга гына димәгән".

Галим Хисамов

Язучы Галим Хисамов: "Проблемнарның беренчесе – басылган китапларны халыкка җиткерү һәм укыту. Китапны язу икенче мәсьәлә. Хәзер җәмгыятьтә язучы проблемы түгел, ә укучы проблемы югарырак тора. Җәмгыять һәм хакимият китапны кайсылай итеп укучыга җиткерергә һәм укырга мәҗбүр итәргә тиешлеген уйларга бурычлы. Хакимият һәм язучы арасында бәйләнеш бөтенләй юк. Язучыларның бәйләнешне булдыру теләге бар, ләкин хакимият теләми. Алар арасында бу проблем барлыгын белүчеләр бәлки бардыр да, ләкин бәйләнеш юк. Мин бу хакта форумда очрашуда Радий Хәбировка сорау бирергә әзерләгән идем. Чиратка язылдым, ышандырдылар, ләкин миңа сүз бирмәделәр".

Флүр Галимов

Язучы Флүр Галимов: "Әгәр дә дәүләт мәдәниятле икән, язучыларга һәрвакыт игътибар зур була. Бар нәрсәнең нигезендә әдәбият ята. Менә, мәсәлән, интернетны ачып берәр илне карасак, анда икътисад, мәдәният һәм әдәбият турында белешмә бирелә. Язучылары нинди әсәрләр язганнар. Бу мәдәниятлелек күрсәткече. Шуңа әдәбиятны нык итеп күтәрергә кирәк. Әдәбиятның дәрәҗәсе түбән булу аркасында Казанда балаларны аттылар. Башка төбәкләрдә дә андый хәлләр булганы бар, чөнки китап укымыйлар. Китап укысалар, мондый хәлләр булмас иде. Әдәбиятка акча күбрәк түләгән саен, полициягә азрак түләргә туры килер иде".

Фәнил Күзбәков

Әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь Фәнил Күзбәков: "Һәр чорның үз проблемы. Бүгенге язучы бүгенге чорның проблемнарына ярашлы эш итәргә тиеш. Матди дөньяга караганда рухи дөньяда каршылыклар күбрәк. Чөнки кешенең җаны өчен көрәш бара. Шуның өчен язучыларга игътибар кирәк. Бу чараны оештырулары әйбәт, ләкин игътибар теләгән дәрәҗәдә түгел. Ул нәрсәдә чагыла? Язучы, сәләт иясе бәйсез булырга тиеш. Ул хакимияткә дә, ниндидер төркемнәргә дә табынырга тиеш түгел. Халык та бертөрле түгел. Халыкка хезмәт итәм дигәндә дә уйланырга кирәк. Язучы сәләтенә ярашлы проблемнарны ничек күрә, шулай яктыртырга омтылырга тиеш.

Без осталык дәресләре үткәрергә бу форумга билгеле әдипләрне, тәнкыйтьчеләрне чакырдык, ләкин үзебезнекеләрне күрмибез. Осталык дәресләре бирүчеләр әйбәт чыгыш ясый, ләкин безнең әдәбиятның үзенчәлекләрен белми".

Башкортстан Язучылар берлегенең татар прозасы секциясе рәисе Дилбәр Сөләйманова:

"Дәүләт язучылар белән диалог корырга, аларның сүзенә колак салырга, яшь буынны, халыкны тәрбияләү эшендә аларга таянырга тиештер. Матди байлык, белем, шәплек белән генә ерак китеп булмый, күңел дигән нәрсә дә бар, аңа да ризык кирәк. Дин, әдәбият, сәнгать әнә шул җан ризыгын бирә ала.

Дилбәр Сөләйманова

Дөнья шулкадәр тиз үзгәрә. Кайчандыр әсәреңнең гәзит йә журналда басылуы зур шатлык булса, хәзер социаль челтәрләр әйтер сүзеңне "ә" дигәнче аудиториягә җиткерә ала. Рәсми матбугатка көндәш булып, шәхси гәзитләр, блогерлар иҗаты калка. Мәгълүмат муллыгы шартларында да әдәбиятка ихтыяҗ бар. Мин моны безнең "Тулпар" сайты статистикасыннан күрәм. Повесть һәм хикәяләр – иң укымлы контент. Аларны меңәрләгән кешеләр укый. Гаилә мөнәсәбәтләре, язмышлар, мәхәббәт кебек темалар үтемле. Әдәби әсәр үк булып оешып җитмәгән, әмма тормышның үзен сурәтләгән, булган хәлләр турында язмалар да яхшы кабул ителә. Детектив, хәрби проза, маҗара, фентэзи, хәтта ки сатира-юмор белән шигърият артык популяр түгел. Бу хәл, мөгаен да, укучыларыбызның күпчелеге – 45 яшьтән өстәге хатын-кыз булу белән аңлатыладыр.

Язучы һөнәре бетәр дип уйламыйм. Карагыз: бөтен яшьләр телефонда, алар бит кемдер язганны укый. Җанлы аралашу кими бара, кеше җан җылысын, авыр чакларда юанычны сүздән эзли. Ул – иҗтимагый зат, аралашмыйча, үзе кебекләр белән кызыксынмыйча тора алмый, ә язучылар үз әсәрләрендә башка кешеләр тормышына, уй- хисләренә, фото-видео һәм публицистикадан аермалы буларак, эчтән, тирәннән карау мөмкинлеген бирә".

* * *

Апрель аенда Башкортстанның Гафури районындагы "Красноусол" шифаханәсендә "Медиаҗыен" дигән форум узды. Анда киңкүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү, басмалар арасындагы көндәшлек, яңа алымнарны файдалану, аудиторияне саклап калу һәм арттыру кебек мәсьәләләр күтәрелде. Чарада урыс булмаган матбугат: башкорт, татар, чуаш, мари, удмурт басмалары вәкилләре катнашты. Анда да Радий Хәбиров чыгыш ясап, республикада милли матбугатка ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!