Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров милли матбугатка ярдәмне арттырырга вәгъдә итте


Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Башкортстанда урыс телле булмаган вакытлы матбугат турында сөйләшүдә журналистлар үз проблемнарын республика җитәкчелегенә ишеттерде.

16-17 апрель Башкортстанның Гафури районындагы "Красноусол" шифаханәсендә "Медиаҗыен" дигән форум узды. Анда киңкүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү, басмалар арасындагы көндәшлек, яңа алымнарны файдалану, аудиторияне саклап калу һәм арттыру кебек мәсьәләләр күтәрелде. Чарада урыс булмаган матбугат: башкорт, татар, чуаш, мари, удмурт басмалары вәкилләре катнашты.

Дәүләт ярдәменнән башка милли киңкүләм мәгълүмат чараларын саклап калып булмый

Форумда яңгыраган төп фикерләрнең берсе – милли матбугатның киләчәге иде. Республика башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев "Дәүләт ярдәменнән башка милли киңкүләм мәгълүмат чараларын саклап калып булмый", диде һәм ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды.

Форумның икенче көнендә журналистлар алдында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та чыгыш ясады һәм тәкъдимнәр турында фикер алышуда катнашты. Ул мультимедиа проектларына ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә һәр елны 100 мең сумлык 100 грант биреләчәген әйтте.

Журналистларның хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе күптән күтәрелеп килсә дә, уңай чишелеш алганы юк иде. 2022 елның 1 гыйнварыннан журналистларның хезмәт хакы 25 процентка арттырылачагы һәм 2024 елга республикадагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткереләчәге әйтелде. Республика җитәкчелеге шулай ук 2023 елда Матбугат йортын төзекләндерергә дә ышандырды. Әлеге бина 1973 елда төзелгәннән соң аны төзекләндерү эшләре башкарылмады. Бинаның тышын һәм эчен төзекләндерү, тәрәзәләрен алыштыру өчен 60-100 миллион сум акча бүленәчәк.

Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

"Кызыл таң" газеты баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов журналистика кафедрасын Матбугат йортында булдыру кирәклеген, газет-журналларга яздыруда хакимият ярдәменә дә мохтаҗлык булуын, аеруча, китапханәләр һәм клубларга мәҗбүри яздыру кирәклеген күтәрде.

"Тамыр" балалар телеканалы җитәкчесе Гөлназ Колһарина башкорт телендә сериаллар һәм балалар тапшыруларын төшерү, шулай ук башкорт филологиясе һәм журналистика факультетында "журналистика" белгечлегенә казна урыннары кирәк диде. Республика башлыгы әлеге мәсьәләләрне өйрәнәчәгенә ышандырды.

Район газетлары вәкилләре республика башлыгыннан авыл журналистларына ярдәм итү өчен аерым програм булдыруны сорады. Радий Хәбиров Башкортстанда авыл укытучыларына, табибларга, тренерларга ярдәм итү өчен республика програмнары булдырылуын, тиздән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү програмы эшли башлаячагын, авыл журналистларына да ярдәм күрсәтү кирәклеге турында уйлавын әйтте.

Почта проблемнары да күтәрелде, аеруча, почтаның соңлап йөрүенә борчылулар күп яңгырады.

Краснокама районының татарча нәшер ителүче "Краснокама таңнары", башкортча чыгучы "Курай" газетлары мөхәррире Ирина Вәлиева Азатлыкка газет чыгару өчен компьютер програмнары җитешмәү, газетларны почта белән тарату проблемнары турында сөйләде.

Ирина Вәлиева
Ирина Вәлиева

"Мин секция эшендә газетны версткалау авырлыклары турында сөйләдем. Безне укытмыйлар, компьютер програмнары җитешми, шул турыда сөйләдем. Без Петербурдагы бер ширкәт белән аралашып дизайнны яхшырту ярдәме алдык. Алардан автомат рәвештә верстка ясаучы програм сатып алдык. Шулар үзебездә бушлай булсын иде ул.

Милли журналистика яшәячәк дип уйлыйм. Чөнки бар авылга да интернет килеп җитмәгән. Булганнарында да бар халык интернетта утырмый, аеруча өлкән буын. Шуңа басма матбугат яшәячәк әле. Хәтта кыйбатка алдыручылар да бар һәм булачак. Ләкин вакытлы матбугатны тарату проблемнары бар. Почта таратучылар өйдән-өйгә кереп газет-журнал таратуны авыр эш итеп саный. Аларның санын да киметеп бетерделәр, хезмәт хаклары аз, ә таратасы авыллар зур. Мәсәлән, безнең Краснокама районында Ногай дигән авыл бар. Анда нибары бер почта таратучы эшли. Ул бар авыл буенча таратып чыгар өчен 11 чакрым юл узарга тиеш. Шуңа алар ераграк урамнарда яшәүчеләргә барырга авырсына", диде Ирина Вәлиева.

Чара Дөнья башкортлары корылтае башлангычы, республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы ярдәме белән беренче тапкыр үткәрелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG