Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан: басма тиражлар кими, интернетта укучылар арта


Башкортстанда чыгучы татар телле басмалар

Башкортстанда татар газетларының укучылары интернетка күчә. Мөхәррирләр сүзләренчә, "Кызыл таң" газеты интернетта бер айга миллион ярым тапкыр карала. "Өмет" газеты ноябрьдә 600 мең тапкыр каралган. Социаль челтәрләрдә дә әлеге газетлар төркемнәренә кушылучылар арта. 

Башкортстанда матбугатка язылуның урак өсте. Гәзит-журналларга язылу ай ахырына кадәр дәвам итә. Журналларга исә яңа ел башында да язылып була, ә ике айга бер чыгучы "Тулпар" журналына язылу февральгә кадәр дәвам итә. Матбугатка язылу кампаниясе ярты елга бер узса, интернет аша тарату ел буе дәвам итә. Интернет аша тарату буенча Башкортстандагы татар матбугаты Русиядәге башка татар матбугатыннан күпкә алда бара. Бу хакта күптән түгел Казанда узган татар журналистлары форумында да билгеләнде.

"Кызыл таң" газеты республикада матбугат өлкәсендә күп кенә яңалыкларның башында тора. Мәсәлән, агымдагы елның икенче яртысыннан башлап интернеттагы язмаларга гонорар түләү башланган иде. Түләү тәртипләре башка басмаларда "Кызыл та"га карап эшләнгән. Гонорар журналистның аена күпме мәкалә язуы һәм аны укучылар саныннан карап түләнә. Интернетта эшләү буенча "Кызыл таң" тәҗрибәсен башка татар басмалары да өйрәнә.

Бүген "Кызыл таң"ны бер айда интернет аша уку миллион ярымга җиткән. Моңа гәзитнең интернет сәхифәсе һәм социаль челтәрләрдә укулар керә. Бүген Вконтакте төркемендә аның 11 мең ярымнан артык укучысы бар, шул ук статустагы "Ватаным Татарстан"ның Вконтактедагы төркемендә укучылары саны ике меңгә дә тулмый. Башкорт телендәге шул ук статуслы "Башкортостан" гәзите төркеменә "Кызыл таң" һәм "Ватаным Татарстан"ныкын бергә кушсаң да җитә алмый. Бүген аның төркемдә 18 мең ярымнан артык дусты бар. Башкорт яшьләренең "Йәшлек" газеты төркемендә дуслар саны 19 меңнән артык. Татар басмаларының укучылары аз булуының сере гади – татарча сәхифәләр бик күп, ә башкортча берничә генә булу сәбәпле, укучылар бер тирәдә тупланган.

"Кызыл таң" нәшрияты йорты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Фаил Фәтхетдинов
Фаил Фәтхетдинов

"Кызыл таң" нәшриятына "Кызыл таң" газеты, "Тулпар" журналы һәм балалар өчен нәшер ителүче "Әллүки" журналы керә. Аларның барысының да интернетта укучылары артып килә. Мәсәлән, июль аенда "Кызыл таң"ны караулар саны бер миллионга да тулмый иде, ноябрь аенда миллион ярымга җитте. Ул интернеттагы "Кызыл таң" сәхифәсе һәм социаль челтәрләр, ягъни Одноклассники, Вконтакте, Facebook һәм Instagram аша укулар. "Кызыл таң" бу челтәрләрнең барысында да бар. Барысы бергә миллион ярым каралган. Бу – зур сан. Безне Норвегиядә интернет аша 238 кеше укый. Ә басма гәзитебез андый тираж җыялмаган районнар бар. Иң әз караган ил – Кытай. Анда аена дүрт тапкыр караганнар, дүрт гәзит алдырмаган районнар да бар.

Басма матбугат барыбер бетмәячәк, без аны саклап калачакбыз", диде "Кызыл таң" нәшрияты йорты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов. Ул Казанда узган форумда "Кызыл таң" гәзите тәҗрибәсе зур кызыксыну тудыруын да әйтте. Аның сүзләренчә, башка төбәкләрдә интернет өчен гонорар түләү тәртибе юк. Шулай ук социаль челтәрләр белән эшләү буенча да Башкортстан күпкә алда бара.

"Өмет" татар яшьләре газеты ныклап интернетта икенче яртыеллыкта гына эшли башлаган. Гәзитнең баш мөхәррире Рәдис Ногъманов сүзләренә караганда, алар басма газетка көчне биргән.

Рәдис Ногъманов
Рәдис Ногъманов

Нәтиҗәдә гәзит республикада иң зур тираж – 18 мең данә белән чыкса, хәзер 13 меңгә калган. Вконтактеда алты меңнән артык, Одноклассникида алты меңгә якын дусты бар. Июльдә интернетта 200 мең тапкыр укысалар, ноябрьдә 600 меңнән артып киткән.

Татар телендәге журналларның да интернетта укучылары саны арта. Бүген басма тиражы ике меңнән артык булган "Тулпар"ны ноябрьдә интернет аша 400 мең тапкыр укыганнар. Ярты ел элек ул 200 меңгә якын булган. 400 меңнең 18 меңе журналның сәхифәсеннән булса, калганнары – социаль челтәрләр аша. "Укучылар арткан саен планны да арттырып куялар, ел башында план 2 мең булса, әле 20 меңнән артык карау булырга тиеш", диде журналның баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов. Аның сүзләренчә, декабрь аенда бүгенге көнгә 9 мең кеше караган, план тулмаска да мөмкин.

"Әллүки" балалар журналын июльдә укучылар 100 меңгә дә тулмаса, бүген ул сан 300 мең тәшкил итә. Басма журналның тиражы исә ике меңгә якын.

Башкортстандагы татар телендә бердәнбер бәйсез "Диләфрүз" газеты турында аның нәшире Галия Сәфәрҗанова Азатлыкка шуларны сөйләде:

Галия Сәфәрҗанова
Галия Сәфәрҗанова

"Диләфрүз" газеты Башкортстанда татар-башкорт газетлары арасында иң зур тиражлысы. Ул 18 мең данә чыга. Шуның 15 меңгә якынын яздырып алалар, калганы сатуга чыгарыла. Безнең интернетта сәхифәбез юк һәм аны эшләргә дә җыенмыйбыз. Чөнки төп укучыларыбызның яше 60-80 тирәсе. Элек тиражыбыз тагын да зуррак иде. Картаеп газет тоткан җирдән әби-бабайларыбыз үлеп китә-китә тиражыбыз да кимүгә бара. Безнең социаль челтәрдә бары тик Вконтактеда гына төркемебез бар. Анда мең ярымга якын кеше теркәлгән. Киләчәктә басма гәзитнең тиражы төшсә, бәлки интернетка игътибарны арттырырбыз", диде бәйсез "Диләфрүз" гәзите нәшире Галия Сәфәрҗанова.

Район гәзитләре дә интернет белән "чирләргә" мәҗбүр. "Бәләбәй хәбәрләре" гәзите узган яртыеллыкта 500 данә тираж җыя алмаса, ябылу куркынычы булуын хәбәр иткән идек. Узган яртыеллыкта 500дән артык тираж җыеп ул сакланып калды. Әле аңа 400дән артык кеше язылган. "Бәләбәй хәбәрләре" мөхәррире Габдулла Вафин сүзләренә караганда, 500 тираж җыярга тырышачаклар, ләкин интернет буенча планны үтәү мөмкин түгел. "Интернет буенча план аена 11 мең куелган. Ә басма гәзит 500дән артык тираж белән чыга. Чакмагыш районының "Игенче" гәзите бүген 3 мең тираж белән чыга, аларга да интернет буенча план 11 мең, безгә дә", дип аптырау белдерде "Бәләбәй хәбәрләре" мөхәррире Габдулла Вафин.

Шулай итеп, басма матбугатның тиражлары төшкән бер вакытта, аларны интернетта укучылар арта бара. Хакимият тә интернетка гонорар биреп кызыксыну уяткан. 12 декабрь Уфада Башкортстандагы татар гәзитләре мөхәррирләренең җыелышы булган иде. Анда басма гәзитләрнең тиражы төшә баруы, интернет укучыларның арту тендениясе күзәтелүе билгеләнгән.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG