Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар басмаларына тираж җыю авыр, әмма интернетка күчәргә ашыкмыйлар


Икенче ярты еллыкта татар газет-журналлары яңа тираж белән чыга башлады. Матбугатка язылу тиражларның бераз кимүенә китергән. Азатлык аның нәтиҗәләрен барлады, шулай ук Татарстандагы татар матбугат чараларының интернетка күчеш мәсьәләсен белеште.

Татарстанда чыгып килүче татар телле басмаларның барысының да диярлек тиражлары бераз кимегән. Дәүләт басмаларының тиражлары хосусый газетларныкына караганда күпкә кимрәк. Интернетка күчү кирәк, ләкин аның ярдәмендә акча эшләү шактый катлаулы, кәгазь басмалар әле күпмедер вакыт яшәячәк дип саный газетларның баш мөхәррирләре.

Азатлык 2019 елның икенче ярты еллыгына Татарстанда милли матбугатка язылу кампаниясенең ничек тәмамлануы белән кызыксынды, шулай ук татар вакытлы матбугатының интернетка керү омтылышларын да белеште.

"Башкортстанда абунәчеләр артты, Татарстанда - кимеде"

"Ирек мәйданы" газеты мөхәррире Раиф Усманов Азатлыкка хәбәр итүенчә, июльдә "Ирек мәйданы" 35 675 данә тираж белән чыга. 2018 елның җәе белән чагыштырганда, бу 900-ләп данәгә кимрәк. Укучыларның 3 200-ләбе Русия төбәкләрендә яши, калганы – Татарстанда.

Раиф Усманов
Раиф Усманов

Моннан тыш, газет Уфада да басыла, ул "Манзара-Башкортостан" дип атала. Башкортстанда газетның тиражы 9730, аның 7766-сы – язылып алучылар, калганы – киосклар. "Татарстанда 900 данәгә кимесәк, Башкортстанда 1100 данәгә арттык", ди Раиф әфәнде.

Шулай итеп "Ирек мәйданы"ның Татарстан, Башкортстан һәм Русия төбәкләрендә гомуми атналык тиражы 45 405 данә тәшкил итә. "Бүген һәр дүртенче укучыбыз Татарстаннан читтә яши, газетны алар өчен үзгәртү, кайбер битләрне аерым әзерләү кирәк. Бүген типографияләр мондый мөмкинлекләр бирә, тарату-теркәү ягыннан да киртәләр юк, канатланып эшләргә генә кала. Узган ел Уралдагы берничә өлкә өчен аерым газет теркәп, каталогка керткән идек, язылучы бик аз булды, ләкин бу юнәлештә эшне дәвам итәбез. Пенза, Саратов кебек өлкәләрдә, Урал, Себер төбәкләрендә укучыларыбыз бик аз", дип сөйләде Раиф Усманов.

Ул матбугатны тарату кыенлаша дип зарланды. "Бүген шактый зур авылларда, район үзәкләрендә дә почта хезмәткәрләре җитешми, матбугат таратылмый. Газет-журналларга язылыр идек, почтальоныбыз юк диләр. Чөнки хезмәт хакы бик түбән, бу эшкә ризалашучы юк. Ә почта тарифлары даими үсә, киләсе елда да ул 7-10 процентка артыр дип фаразлана", ди мөхәррир.

Басма газетлары шактый популяр булса да, "Ирек мәйданы"ның әлегә интернетта сайты. Аны октябрьдә эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз, диде Раиф әфәнде.

"Хөкүмәттән дотация булса, сайтны да алып барыр идек"

Татарстанда иң күп тиражлы басмаларның берсе "Акчарлак" газеты икенче ярты еллыкта 33 863 тираж белән чыга. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, мең ярымга кимрәк. "Бу начар кимү түгел", диде Азатлыкка газетның баш мөхәррире Рузилә Сафина.

Рузилә Сафина
Рузилә Сафина

"Акчарлак"ның сайты да бар. Баштарак анда газета материаллары чыгып барса, соңрак бу концепциядән баш тартканнар. "Сайт газетка зыян китерә. Аны икенче төрлерәк алып барырга карар кылдык. Ләкин анда эш актив бармый. Татар сайтыннан акча эшләп булмый", ди Рузилә ханым. Сайтны керемле итәр өчен башта үзенә акча кертергә кирәк ди ул. "Сайт тоту – бөтенләй башка өлкә. Хөкүмәттән дотация булса, сайтны да алып барыр идек", диде "Акчарлак" мөхәррире.

Кәгазь басмаларның үз укучысы киләчәктә дә булачак

Аның фикеренчә, басма матбугат 20-30 елдан соң да калачак. "Газет – тынычлык бирә. Аннары интернетта озак утыру сәламәтлеккә дә яхшы түгел. Психик авырулар саны арта. Кәгазь басмаларның үз укучысы киләчәктә дә булачак. Дөрес, сайтлар да артыр дип уйлыйм", ди ул.

Темаларга килгәндә, Рузилә Сафина җитди темаларның үз укучысы бар һәм алар әлегә күп түгел дип саный. "Сәнгатьтә дә җитди әйберләрне бөтен кеше дә аңламаска мөмкин, аның үз кулланучысы бар. Кеше һаман җиңеллеккә омтыла. Театрлар да җитди әсәргә тамашычы җыеп булмый дип борчыла. Хәзер хосусый газетлар гына түгел, хөкүмәт газетлары да шул җиңелчә әйберләр язуга күчте", ди Рузилә ханым.

"Бер генә татар газетының дә тиражы артмаган, барысы да кимегән​"

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Безнең Гәҗит" басмасы тиражы әлегә 12 мең тирәсендә саклана. Узган язылу белән чагыштырганда 500-600 данәгә кимрәк бу. Басманың баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов берничә айдан тираж бераз артыр, элекке хәленә кайтыр дип уйлый. "Минем мәгълүматларга күрә, узган ел белән чагыштырганда бер генә татар басмасының да тиражы артмаган, барысы да кимегән", ди ул.

Дәүләт басмалары арасында 1000 данә җыя алмаган басмалар бар

Быелгы язылу кампаниясеннән шул ачык күренә: вакытлы матбугатның киләчәге кыл өстендә, ди Фәйзрахманов.

"Дәүләт басмалары арасында 1000 данә җыя алмаган басмалар бар, ләкин алар өчен бу һәлакәт түгел, алар дәүләт акчасына яши бит, бу исә безнең барыбызның акчабыз дигән сүз. Татмедиа – гаять зур аппарат, анда күпме редакцияләр бар, хакимият басымы куллана алалар, 1000 данә дә җыя алмаган редакцияләрдә дистәләгән штат, 20-30лап кеше утыра бит. Түрәләрдә кичекмәстән вакытлы матбугатны саклап калырга кирәк дигән фикер-ният булса, алар моны мөһим санаса, Татмедиада кичекмәстән реформалар, оптимизацияләр үткәрергә кирәк дип саныйм", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Татарның берничә бәйсез басмасы Татмедиага караган бөтен басмаларга караганда да күбрәк тираж җыя ди ул. Бәйсез басмалар дәүләттән бер тиен дә акча алмый, салымнар түли, гаделсезлекне гел тәнкыйтьләп килә, ришвәтчелекне һәм үз вазифаларын тиешенчә башкармаучы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы түрәләрне фаш итә. Һәм хосусый газетларны гел тикшереп тору, ясалма проблемнар тудыру гадел түгел, ди "Безнең Гәҗит"нең баш мөхәррире.

Шәхсән үземә берсе дә "бу теманы язма, күтәрмә", дип әйтүче дә, шалтыратучы да булмады әле

Тиражлар кимү сәбәпләренең берсе дип ул почтаны атый, күп авылларда почта бүлекчәләре ябылган, почта хезмәткәрләре дә аз. Типография дә бәяләрен күтәрә, ә халыкта акча күп түгел, редакция бу чыгымнар артуны үз өстенә алырга мәҗбүр. Фәйзрахманов бу "халык федераль каналлардагы ялганга корылган, Украинаны сүгеп, дошман эзләп утырган ток-шоуларны карап кына утырсын, ирекле сүз ишетмәсен" өчен махсус эшләнә ди. "Хосусый басмаларда, аерым алганда "Безнең Гәҗит"тә әле ирекле сүз бар. Шәхсән үземә берсе дә "бу теманы язма, күтәрмә", дип әйтүче дә, шалтыратучы да булмады әле", ди ул.

"Безнең Гәҗит"нең сайты да бар, тик ул хәзер күп сораулар тудыра ди баш мөхәррир. Сайтны караучылар күп булуы күренеп тора, көзгә таба аны яңарту эшен планлаштырабыз, анда блоглар ачылачак, укучылар да үз фикерләрен яза алачак ди ул. Сайт газетны кабатламаячак, алар бер-берсен тулыландырып торачак дип сөйләде Азатлыкка Илфат Фәйзрахманов.

"Интернетка аерым видеоконтент булдыру кирәк"

Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгып килгән "Ялкын" һәм "Сабантуй" журналлары баш мөхәррире Илназ Фазуллин сүзләренчә, аларның язылу кампаниясе ярты еллыкларга бүленми, аны уку елы белән санау дөресрәк, саннар гел үзгәреп тора, сентябрьдә саннар артачак. Тираж арту эше турында гел уйланабыз ди ул.

Илназ Фазуллин
Илназ Фазуллин

Июль аенда "Сабантуй" да, "Ялкын" да 2,5 меңләп тираж белән чыга. Җәен ялда булган балалар, яшүсмерләр өчен басмалар тиражы гел кими ди баш мөхәррир. "Мәктәпләрдә татар телен укыту кимү тиражга тәэсир иттеме?", дигән сорауга Фазуллин "бу хәл безне бик борчыса да, әлегә зур тәэсир булмады. Ләкин киләчәктә әлеге хәлләр безнең дә тиражларга тәэсир итмичә калмас", дип җавап бирде.

Яшьләр өчен басмаларның интернетта актив эшчәнлек алып баруы табигый. Моңа бәйле "Ялкын" һәм "Сабантуй" басмалары актив эшчәнлек алып бара, сайтлары да, социаль челтәрләрдәге төркемнәре дә актив эшләп килә. Бу – заман таләбе ди Фазуллин. Социаль челтәрләр өчен алар махсус видеоконтент та булдыра, киләчәктә сайтны яңартырга, яңа форматларга күчәргә тели. Материаллар сайтка да эленә, кәгазь вариантта да басыла, ике юнәлешне дә бергә алып барырга тырышабыз ди баш мөхәррир.

Liveinternet статистикасы нигезендә, июнь аенда "Ялкын" сайтына барлыгы 8 мең 622 уникаль кулланучы кергән. "Сабантуй" журналы сайтын шул вакыт аралыгында 2 мең 276 уникаль кулланучы караган.

Электрон газетны бер төймә белән генә сатып алуны уйлап табучы милли каһарман булачак

"Сираҗи сүзе" басмасының тиражы хәзер 7 мең 200гә якын. Былтыргы җәй белән чагыштырганда ул 300-ләп данәгә кимегән. "Кем әйтмешли, димәк безнең тагын 300ләп әби-бабай үлгән, газетка күбрәк пенсионер языла бит. Кешенең хәзер акчасы юк, бәяләр котырып арта, халыкта газет-журнал кайгысы түгел. Русиядә күпчелек кеше телевизор карый, кәгазь газет уку елдан ел кими бара", дип сөйли гәзитнең баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Гәзитне интернетка күчерү тиражга нык суга, чөнки интернет басманы акчага эшләтү нык авыр ди баш мөхәррир. "Газетның интернет версиясен укучыга ирештерерлек итеп, реклам урнаштырырлык итеп ясарга йә күп вакыт, йә күп акча тотарга кирәк. Шуңа без әлегә кәгазь газет чыгарабыз, барган хәлдә бара инде бу. Кәгазь версиянең әле бераз гомере бар", дип саный.

Сираҗи газетның сайтыннан бигрәк, электрон версиясен булдыру һәм аны сатып алу мөмкинлеге тудырырга кирәк ди. Аның уйлавынча, ул бер-ике төймәгә генә басып теләсә кем сатып алырдай систем булырга тиеш. "Мондый әйберне уйлап чыгарган кеше милли каһарман булыр иде", ди Искәндәр Сираҗи.

Без – проблем хәл итә торган басма, районарга чыгабыз, җирле халык проблемнарын чишәргә тырышабыз

Җитди темаларны киметеп, җиңелрәк материаллар язу тираж күтәрүгә ярдәм итмәсме дигән сорауга, "артыр иде", дип җавап бирә Сираҗи. "Әмма без – андый темаларга яза торган кешеләр түгел. Безнең өчен бу – артка чигенү, сыйфат кимү булыр иде. Минем алай эшләп караган булды инде, айга бер санны җиңел темаларга ясыйм дигән идем. Нәтиҗәдә, бу безнең хезмәткәрләр холкына туры килмәвен аңладык, бездә җитди журналистлар эшли бит. Укучылар да бездән башка әйбер көтә, без – проблем хәл итә торган басма, районарга чыгабыз, җирле халык проблемнарын чишәргә тырышабыз", дип әйтте ул.

Сираҗи сүзләренчә, газетны Казан кирмәнендә дә укыйлар, язган проблемнарга игътибар итәләр, шуңа аның тәэсир итү көче дә бар.

XS
SM
MD
LG