Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли матбугат ни хәлдә: Татарстан, Башкортстан, Кырым


Татар басмалары кибеттә

Азатлык Татарстан, Башкортстан һәм Кырымда басма матбугатка кышкы язылу кампаниясенең нәтиҗәләрен барлады. Милли матбугатның хәле төрлечә: дәүләт басмалары булган тиражны саклап калырга тырышса, хосусый газетлар чит төбәкләрдә таралу юлларын барлый, абүнәчеләр санын арттыра.

Әбүнәчеләр саны артыннан куу, тираж җыю шаукымы декабрь аенда ук тәмамланды, укучылар инде бу айның газет-журналлар санын укый башлады.

ТАТАРСТАН

Татарстанда чыгып килүче татар телле басмаларның тиражлары былтыргыдан әллә ни кимемәгән. Бик үк артмаган да. Мөхәррирләрдә "әлегә укучылар бар, өлкән буын калмаса, нишләрбез" дигән борчу сизелә, шуңа күрә әкренләп сайтларын да үстерергә омтылулар бар, әмма шулай да "интернет белән мавыгып ялыккач, халык басма матбугатка кайтыр" дигән өметләре дә юк түгел. Азатлык төрле басмаларның мөхәррирләренә шалтыратып язылу нәтиҗәләрен сораштырды.

Хосусый басмалар: "Без мәҗбүриләп яздыртмыйбыз"

Елдагыча иң күп тиражны быел "Ирек мәйданы" җыйган - 39447 данә. Аның 3,5 меңе Русиядә таратыла. Икенче урында "Акчарлак" килә - 37227 данә. Русия төбәкләрендә 5271 данә таратыла. "Акчарлак"ның тиражы Русия тираж хезмәте (НТС) тарафыннан сертификацияләнгән. Мондый сертификацияне татар телле басмаларның башкалары үтәргә ашыгып тормый, мөхәррирләрнең сүзләренә генә ышанабыз.

"Безнең гәҗит"нең 13 мең, "Сираҗи сүзе"нең 10 меңләп язылучысы булган. "Ирек мәйданы" газеты Башкортстанда "Манзара" дип атала һәм инде берничә ел дәвамында шулай ук тиражын арттырып килә. Бу юлы 8478 язылучысы булган, тагын 1700е киоскларга чыга.

Әлеге газетлар дәүләттән бер тиен дә алмый эшләп тираж җыя һәм аны берничә ел дәвамында саклап кала.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

"Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы Искәндәр Сираҗи язылу кампаниясе 15 декабрьдә үк тукталганга күрә, әле гыйнвар-февральдә дә дәвам итәчәк дип сөйләде Азатлыкка. Аның газетына 8600 кеше почта аша язылган. Тагын бер меңнән артыгы киоскларга чыга. "Без әле яшь басма, шуңа күрә тираж артуга таба. Тираж җыю өчен өйдән өйгә дә йөрмибеә, хат ташучыларны сатып алырга да акчабыз юк. Бу мәсьәләдә безне гаепләүчеләр тынычланырга мөмкин. Реклам да бирә алган юк. Кешеләр үзләре белеп языла. Газет халыкның мәкаләләре белән җәлеп итәргә тиеш", ди Сираҗи.

Басмага ярты елга язылу 450 сум тора. Газетның электрон версиясен булдыру аны арзанайтыр иде ди мөхәррир. Әмма, аның уйлавынча, ул бер-ике төймәгә генә басып теләсә кем сатып алырдай систем булырга тиеш. "Кем дә булса шуны уйлап чыгара икән, ул кеше, беренчедән, үзе баер иде, икенчедән, халык өчен дә файда булыр иде, почта чыгымнары күтәрәсе булмас иде", ди Сираҗи. Ул алдагы ун ел эчендә электрон версиягә барысы да күчеп бетәр дип саный. Ә менә сайт акча да китерми, газетның тиражын да киметә, ди. Әлегә аны үстерү планнары юк. Сайт тоту дәүләттән акча эшләүчеләр кулыннан гына килә, ди Сираҗи.

"Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов исә басманың сайтына да материалларны куеп бара. Сайт эшли башлагач ике-өч меңлек тиражын югалтса да, киләчәк - интернетта, аның белән эшләргә кирәк дип саный Илфат әфәнде. Сайтка Төркия, АКШ, Австралия, Германиядән керүчеләр бар. Ул да символик бәягә булса да газетның электрон вариантын сату әйбәт булыр иде дип саный. ​

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

Илфат Фәйзрахманов белдерүенчә, газетның тиражы былтыргы шушы чор белән чагыштырганда бераз арткан. Басманың 11,5 мең язылучысы бар, 1,5 мең тирәсе киоскларга чыга. "Әле февральгә кадәр языла халык, өлгерми калучылар булды. Шунысы кызык, дәүләт газетларының бер-ике айдан тиражлары, киресенчә, кими. Чөнки мәҗбүриләү системы аркасында күпләр газетларны "миңа бәйләнмәсеннәр" дип бер яки ике айга гына языла да", ди Илфат әфәнде.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән дәүләт газетларына язылуны таләп итү күренешен берничә тапкыр телгә алды ул. "Моңа тешем-тырнагым белән каршы. Халык та зарлана. Мәҗбүрилек нәтиҗәсендә кешеләр укудан бизә. Без сезнең газетка язылыр идек, әмма фәлән газетка язылырга куштылар, шуны алдырабыз инде диләр. Дәүләт акчасы - безнең дә акча дигән сүз. Күпме салым түлибез. Нормаль тираж җыя алмый икән газетлар, берләштерсеннәр. Ни өчен бюджет хисабына шул кадәр басма тотарга? Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра дип әйтеп киләм. Ул бюджет акчасын нәтиҗәле эшләгән басмаларга бирсәләр ярамыймы?" дигән сорау куйды "Безнең гәҗит" мөхәррире.

Ул үзләренең үгетләп йөрмәүләрен, хат ташучылар белән дә аерым эшләмәүләрен әйтеп узды, почта, типография хезмәтләренең артуына зарланды.

"Ирек мәйданы" мөхәррире Раиф Усманов исә моңа кадәр чыгып килгән дәүләт газет-журналлары яшәргә тиеш саный. "Алар тарихи басмалар. Бер япсаң, яңадан ачып булмаячак. Хәзер грантлар системы алга китте, без дә берничәсендә катнашабыз. Барыбызга да җитә, янып эшләргә генә кирәк", ди Раиф әфәнде.

Раиф Усманов
Раиф Усманов

​"Ирек мәйданы" электән үк газетны нәтиҗәле чыгаруның һәм таратуның төрле ысулларын эзли һәм куллана. Башкортстанда аның "Манзара" дип аталганы чыга. Анда Башкортстан яңалыклары да бирелә. Русия өчен таралганы "Ирек мәйданы. Җомга көн кич белән" дип атала. Аны да аерым эшлисе иде, Татарстан яңалыклары белән генә чикләнмәскә иде ди басма хуҗасы.

Русия буенча таралучы газетны "Русия почтасы" каталогыннан интернет аша яздырырга була. Казан кешесе Мәскәү кешесе өчен дә яздыра ала. Бәясе бөтен төбәктә дә бер төрле.

Раиф әфәнде газетның сайты да, социаль челтәрләрдә төркемнәре дә булырга тиеш дигән фикердә. Әмма "Ирек мәйданының" әлегә сайты юк. Сайт, иң беренче чиратта, укучының фикерен белергә, аңа ниләр кирәк икәнен ачыкларга ярдәм итә ди ул. "Алдынгы илләрдә кайбер газетлар интернетка күчте, әмма моны ничек тә файдалы итеп эшләргә кирәк", дип уртаклашты Раиф Усманов.

Дәүләт басмалары: тиражны саклап калу - казаныш

"Ватаным Татарстан" басмасыннан тыш башка дәүләт газетлары "Татмедиа" ширкәте канаты астында чыга. 2019 елга аңа Татарстан казнасыннан 319 764 300 сум акча бүленгән. 2018 елда 319 242 300 сум бүленгән иде. Бу сан әллә ни үзгәрми, инде биш еллап бер тирә тора. Шунлыктан кайбер басмаларны оптимизацияләргә туры килгән, күрәсең. Балалар өчен атна саен чыгып килүче "Сабантуй" газеты журналга әйләнде һәм айга бер чыгуга калды, Чаян журналының битләре кимеде, бер мөхәррирнең ике басманы берьюлы җитәкләү күренеше дә гадәтигә әйләнде.

Татар журналлары кибет киштәсендә
Татар журналлары кибет киштәсендә

"Ватаным Татарстан"ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сүзен "сорамагыз хәлләремне" дип башлады. "Почта белән тарткалашу дәвам итә. Көндәлек газетны атнага бер яки ике тапкыр илтеп ыргыту безгә иң зур антиреклам. Көндәлек басмадан биздерү бара", ди ул. Шул ук вакытта почтага яраклашып, газет саннарын киметү дә дөрес түгел дип саный. ​

Миңназыйм Сәфәров
Миңназыйм Сәфәров

​"Бу чарасызлык булыр иде. Безнең хөкүмәт бар, республика бар икән, сыйфатлы матбугат юк ителмәсен иде. Кыскарту бик җиңел, әмма кеше укудан бер бизсә, яңадан уяту бик авыр булачак. Без болай да балалар газетын бетердек, "Сабантуй" журналга әйләнде, айга бер генә килә. Кешене гел укырга өйрәтергә кирәк. Газет аша фикер йөртергә, үз хокукларын якларга, тормыш алып барырга өйрәтергә. Без былтыргысы быелга ярый торган кызык-мызык язмыйбыз", ди Миңназыйм әфәнде.

Газетның сайтын яңартырга җыеналар. Ләкин басмалар интернетка күчеп бетәренә ышанып булмый әле ди мөхәррир. "Авылда бөтен җирдә телефон да тотмый, интернет турында сүз дә юк. Интернетны артык күпертәбез, кечкенә бала уенчык белән мавыккан кебек мавыгабыз. Ләкин кеше моннан туячак. Алдынгы илләрдә дә газетлар чыгуын дәвам иттерә", дип сөйләде Азатлыкка Миңназыйм Сәфәров.

"Ватаным Татарстанның" көндәлек тиражы дүрт мең, атнага бер чыга торган күп битле саны 14 мең абүнәче җыйган. "Тиражны саклап калу - зур казаныш, булганына сөенәбез", ди мөхәррир.

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да тираж инде берничә ел әллә ни үзгәрми дип сөйләде.

Рөстәм Галиуллин
Рөстәм Галиуллин

"Бу юлы журналны 4100 кеше укыячак. Бу - гомум тираж. Әле китапханәләр язылмый калган, димәк, тагын берничә йөзгә арту булачак. Чит төбәкләрдә укучылар саны арткан, бер мең данәгә җиткән. Журналны 30дан артык төбәктә алдыралар. Моннан тыш, Мәскәүнең бер агентлыгы аша Литва, Латвия, Казаккъстан һәм БДБнең башка илләренә җиткерү мөмкинлеге туган.

Интернетта түләүле формат бар, ләкин аны алучылар күп түгел диде Рөстәм әфәнде. Ә менә сайтка керүчеләр саны арткан. Көненә 1300ләп уникаль керүче бар. Башкортстаннан, Төркия, Кыргызстан, АКШтан еш керәләр.

Редакция журналны альтернатив тарату юлларын да эзли. Ул укучы өчен дә, журнал өчен файдалы ди Рөстәм Галиуллин. Чаллы, Арча, Казан мәктәпләренә ай саен үзләре илтеп бирәләр. Редакциягә килеп язылучылар да бар. Альтернатив язылу бәясе 300 сум, почта аша язылсаң, 489 сум тора.

Журналны саклап калыр өчен яшьләрне җәлеп итәргә кирәк дип саныйлар. "Казан утлары" моңа кадәр өлкән, тәҗрибәле авторлар журналы буларак танылып килде. Әмма киләчәктә журнал яшәсен өчен бүгенге вазгыятьтә яшьләрне дә үзебез тәрбияләргә тиеш. Әле авторлар күп. Былтыр соңгы бер айда гына да 40тан артык проза әсәре килде, 2-3 ел туктамый эшләргә була. Әмма яхшырак сыйфатлы да булсын иде алар. Төрле конкурслар оештырып, яңа авторлар эзлибез", ди Рөстәм әфәнде.

"Идел" журналы мөхәррире Радик Сабиров интернет заманында яшьләрне басма матбугат белән кызыктыру авыр, барысы да уч төбенә сыя торган смартфон белән эш итә, шуңа без дә үзгәрергә мәҗбүр, дип сөйләде Азатлыкка.

Радик Сабиров
Радик Сабиров

"Гыйнвар аеннан "Идел" 1 мең 918 тираж белән тарала, узган елның кышкы язылу кампаниясе вакытында 1 мең 940 данә иде. Журналның урысча варианты тиражы 1 мең 328 данә, узган елның шушы вакытында журнал саны 1 мең 125 данә булып басылды. Ярты елга язылу бәясе 546 сум, әллә ни зур акча да түгел, әмма халык барыбер кыйммәтсенә.

Районнарга, авылларга да йөрдек, тиражлар аңа карап үсми. Халык татар теле, татарча матбугат кирәкми, болай да тел бетә дигән күңел төшенкелеген сизмәдем, әмма тормыш мобильләште. Әдәбият сөючеләр бар, алар озын әсәрләрне дә укый ала, әмма андыйлар күп түгел. Халыкның күпчелегенә тиз, кыска, аңлаешлы булсын. Видео яки рәсем булса, шул җитә. Шуңа да без журналларда мәгълүматны мөмкин кадәр кыска бирергә тырышабыз. Интернет сәхифәне баетабыз, электрон версиягә басым ясый башлыйбыз, YouTube-та үз каналыбызны ачарга йөрибез. Тагын бер максат - язылудан кергән акчаны "Русия почтасы" йотып бетергәнгә журналларны таратуның башка юлларын эзләп табу", диде Радик әфәнде.

"Сабантуй", "Ялкын" журналлары мөхәррире Илназ Фазуллин балалар, яшүсмерләр өчен милли басмалар дәүләт ярдәменнән башка яши алмый, бу - социаль проект, шуңа күрә зур тиражлар өмет итеп булмый дип сөйләде.

Илназ Фазуллин
Илназ Фазуллин

​"Булган тиражны үстерү түгел, саклап калу да авыр. Көндәшлек бик зур. Беренчедән, баланы смартфон, компьютер, телевизордан аеру бер бәла булса, икенчедән, милли басмаларга урыс телле журналлар белән көч сынашырга туры килә. Урысча уку җиңелрәк, алар төрлелек белән дә аерылып тора. Базарда урыс телле журналлар бик күп, чыннан да. Әмма федераль балалар басмаларын караганда, почта аша язылу тиражлары күп түгел, алар аерым сатуга чыгара, шуның белән акча эшли.

"Ялкын"ның тиражы 2800 данә, узган ел 2450 данә иде. Бераз үсеш бар. "Сабантуй"ның кышкы язылу кампаниясенең нәтиҗәләре болайрак: узган елның кышында 2800 данә белән чыккан булса, быел 3000 тираж җыелды. Без моңа да сөенәбез. Мәктәпләргә күп йөрдек. Укытучылар, мәктәп мөдирләре белән турыдан-туры эшләдек. Милли тәрбия бирергә теләүчеләр балаларына милли матбугат яздыртырга тырыша. Әмма барыбер авыр, дәүләт ярдеменнән башка милли матбугат җан асрый алмый. Башка милли төбәкләр белән чагыштырганда, безнең хәлләр ярыйсы, кемдәдер инде күптән үз телендә балалар өчен журнал чыкмый, әмма без башкаларда тагын да начаррак дип утырырга тиеш түгел, урыс матбугаты белән аудитория өчен көрәшкәндә алардан да яхшырак продукция тәкъдим итәргә бурычлы", диде Илназ Фазуллин.

БАШКОРТСТАН

​Башкорт телендә нәшер ителүче төп рәсми гәзит – "Башкортостан" узган елның икенче яртыеллыгында 4386 данә булып чыкты, быел тиражы 7010 данә. Ә узган ел башында ул 2019 ел чамасында, ягъни 7000 артык нәшер ителде.

Башкортстан татарларының төп рәсми гәзите булган "Кызыл таң" 2019 елны 5337 данә булып чыга. Узган елның икенче яртыеллыгында ул 5102 данә иде. Ләкин бу тираж арткан дигән сүз түгел, чөнки "Кызыл таң" узган елның беренче яртыеллыгында 5770 данә иде. Икенче яртыеллыкта республиканың барлык гәзит-журналларының да тиражлары төшә. Моны Башкортстан журналистлары берлеге рәисе, башкорт яшьләренең "Йәшлек" гәзите мөхәррире Артур Дәүләтбәков шулай аңлатты:

Артур Дәүләтбәков
Артур Дәүләтбәков

"Узган ел башында тираж әлегегә караганда бер мең чамасы күбрәк иде. "Йәшлек" гәзите быел 10252 данә белән тарала. Былтыр икенче яртыеллыкта 10400 иде. Тираж берникадәр кимеде. Ләкин икенче яртыеллыкта тагы да төшәсе бәхәссез. Бу җәй айларының тыгыз чор, ял вакыты булуы белән бәйле. Күпчелек әбүнәчеләребез авыл халкы. Алар кулларына гәзит-журналны иркенләп кыш айларында гына тота. Шуңа саннар тотрыклы рәвештә икенче яртыеллыкта кими. Бу барлык гәзит-журналларга кагыла", диде Башкортстан журналистлары берлеге рәисе, башкорт яшьләренең "Йәшлек" гәзите мөхәррире Артур Дәүләтбәков.

Татар яшьләренең "Өмет" гәзите милли басмалар арасында һәрвакыттагыча иң алда бара. Узган ел тираж 14000 данә булса, быел 13132.

Башкорт телендә балалар өчен чыгучы "Йәншишмә" гәзите узган ел 1400 данә булса, быел 1257гә калды.

Бакшкортстанда чыгучы басмалар
Бакшкортстанда чыгучы басмалар

Татар телендә чыгучы "Әллүки" балалар журналы 2018 ел башында – 2550 данә, ел ахырында – 2522 данә иде. 2019 елның тәүге саны 1703 данә булып нәшер ителде.

Башкорт телендә чыгучы төп әдәби журнал – "Агыйзел" журналы 2100 данә тираж җыйды. Былтыргысы да шул чама иде.

Татар телендә чыгучы яшьләр журналы "Тулпар" икенче яртыеллыкта 1739 данә булса, әле 1600 данә тираж җыйган. Узган елның беренче яртыеллыгында ул 2300 данә булып басылды. Ике айга бер чыгучы әлеге журналга язылу дәвам итүне искә алганда, ул тагын берникадәр үсәр дип көтелә.

Аның башкорт телендәге аркадашы – "Шоңкар" исемле башкорт яшьләре журналы агымдагы елда 2280 данә булып басыла. Узган ел ул 2300 данә иде.

Татар яшьләренең "Өмет" гәзите мөхәррире Рәдис Ногманов тираж җыю авырлыкларын шулай дип аңлатты:

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

"Гадәттә, басма матбугатның кими баруын интернет, телевидение шаукымы белән аңлаталар. Сүз дә юк, алар тиражлар кимүгә китерә. Ләкин почта да элекке дәрәҗәдә эшләми. Элек хат таратучылар көн саен эшләсәләр, бүген атнага бер генә йөргән авыллар бар. Хәтта аена бер тапкыр җыеп китерү очраклары да булды. Соңлап килгәч, халык матбугаттан бизә башлый. Без ул проблемнарны узара сөйләшеп хәл итәргә тырышабыз.

Элек "ведомство подпискасы", ягъни хакимият бүлеп биргән акчага мотлак яздырту бар иде. Хәзер мондый мәҗбүри яздырулар юк. Аны урыннарда район башлыклары үзләре хәл итә. Рәсми гәзитләр хакимият идеологиясен үткәрә икән, аларны хакимият таратырга да ярдәм итсен иде.

Шулай да без заман авырлыкларына карамый эшлибез. Халык белән очрашып торабыз. Искерми торган, аналитик язмаларга өстенлек бирәбез", диде Рәдис Ногманов.

Шулай итеп, Башкортстанда матбугат ничек тә җан асрарга тырыша. Тиражлар азлап кимеп бара. Дөрес, күпкә кимеми, ләкин кимүнең тотрыклы рәвештә ел саен эзмә-эзлекле дәвам итүен искә алганда, аның ни белән бетәсе билгеле.

КЫРЫМ

Кырымтатар басма матбугатының әбүнәчеләр саны елдан-ел кими бара. 2018 ел башында кырымтатар матбугатының гомумән 11984 әбүнәчесе булган булса, 2019 елда бу сан 10015-кә калган. Ягъни, әбүнәчеләр саны якынча ике меңгә кимегән.

Кырымдагы басмалар 2018 ел 2019 ел
"Кырым" газеты (бәйсез)54604160
"Яңа дөнья" газеты (хакимиятнеке)11091060
"Голос Крыма" газеты (рус телендә, бәйсез)35602960
"Авдет" газеты (рус телендә, бәйсез)999999
"Йолдыз" әдәби журналы (хакимиятнеке)770650
"Мераба" газеты (рус телендә, хакимиятнеке)8691
Җәмгысы1198410015

Бәйсез газет-журналлар укучыларын югалтса да, дәүләт химәясендә булганнарга караганда аларның укучылары күбрәк сакланып калган. Моның төп сәбәбе - аларның редакция сәясәте иркенрәк, алар аны үзләре билгели.

Кырымтатар матбугатының хәле халыкның хәленә тиң

Дәүләт карамагындагы "Яңа дөнья" газеты һәм "Йолдыз" әдәби-нәфис журналында мондый ирек юк. Бу ике басма 2014 елдан соң бер елда укучыларының яртысын югалтты. "Яңа дөнья" газетының 2500 абүнәчесеннән 1200-1300 калды, "Йолдыз"ның 1600дән 800 калды. 2019 елда бу тенденция сакланып калды, әбүнәчеләр саны тагын да кимеде. Язылу кампаниясе вакытында журналга тик ярты елга язылу мөмкинлеге булдырылды. Моны журнал кергән Медиаүзәк башлыгы бер елга язылу өчен җиде мең сум түләргә кирәк дип аңлатты. "Йолдыз"ның һәм "Яңа дөнья"ның 2018 елда 1 миллион сумнан артык әбүнә акчасыннан редакцияләргә бер тиен дә тимәгән, бу акча кая китә дигән сорауга да җавап юк.

2019 елның әбүне кампаниясе вактында бер ел урынына ярты елга язылырга мәҗбүр булган әбүнәчеләр моны журналны бетерү өчен махсус эшләмиләрме дигән сорау биреп редакциягә шалтыратып торганнар. Чыннан да шулаймы, юкмы - билгеле түгел, ләкин нәтиҗәдә елның икенче яртысына журналның хәзер бер әбүнәчесе дә юк.

2016 ел башында юридик статуслары бетерелгән бу ике басма үз-үзен яклый алмаган басмага әверелде. Аларның икесенең дә штатлары кыскартылды. Журналда 8 хезмәткәрдән 4, газетта 11 хезмәткәрдән 6 калды.

Хакимияткә ышанмау матбугатка ышанмауга китерә

Бу ике басманың редколлегияләренә мөхәррирдән сорамыйча хакимияткә, мөфтияткә якын булган кырымтатар түрәләрен кертү дә әбүнәчеләр санына тискәре йогынты ясады. Тапшыруларны Киевтан алып барган бәйсез АТР кырымтатар телеканалы Кырым хакимияте кәнәфиләрендә утырганнары сатлыкҗан дип (араларында хакимият ягыннан редколлегияләргә кертелгәннәре дә бар иде) видеороликлар күрсәтеп торды. Журнал һәм газетның гаебе булмаса да, әбүнәчеләрнең моңа реакциясе тиражларның төшеүенә китерде. Хакимият кулындагы газет-журналга шик белән карау - хакимияткә ышанмау күрсәткече.

Бәйсез кырымтатар газет-журналларның хәле дә шатланырлык булмаса да, аларның әбүнәчеләре дә күбрәк, югалтулар да чагыштырмача кимрәк. Иң зур тиражлы кырымтатар-рус (80%-20%) телендә чыккан, хәзерге шартларда Мәҗлес яклаган "Кырым" газеты 2019 елда 1300, рус телендә чыккан "Голос Крыма" газеты 600 әбүнәчесен югалтты. Рәсми теркәлмәгән Мәҗлеснең "Авдет" газеты 2015 елдан бирле 999 данә булып чыга һәм кулдан-кулга бушлай таратыла.

Кырымда кырымтатар телендә чыгучы басмалар
Кырымда кырымтатар телендә чыгучы басмалар

Рус телендә чыккан "Авдет", "Голос Крыма", "Мераба" газетларын санамаганда, кырымтатар телендә чыккан матбугатка 5965 әбүнәче (60%) язылганын күрәбез. Ни өчен кырымтатар телендә чыккан матбугатка язылмыйсыз дигән сорауга кайбер әбүнәчеләр "анда укырга әйбер юк", кайберләре "мин кырымтатарча укый алмыйм", тагын бер өлеше "мин рус телле газетларга язылам" диләр.

Заманында 11 мең әбүнәчесе булган "Голос Крыма" газетына килгәндә, ул рус телендә чыга, шуңа аның абүнәчесе күп диләр иде. Аның да әбүнәчеләре елдан-ел кимеп бүген 3 меңгә калды. Димәк, мәсьәлә тик телдә генә түгел. 2014 елдан соң "Голос Крыма" усал, тәнкыйди язмалардан баш тартып, үзен саклау өчен мәдәни, сәнгәть темаларын яктырта башлады. Күрәсең, укучылар моны яратмаган.

Рус телле кырымтатар матбугаты югалткан әбүнәчеләр кырымтатар телендә чыккан матбугатка күчәргә әзерме дигән сорау да ачык кала. Кырымда 300 мең дип исәпләнгән кырымтатарлардан кырымтатар телендә чыккан матбугатка нибары 5965 кеше (әбүнәчеләрнең 60 проценты) язылуы күпләрне борчый. Бу сан вазгыятьнең кайсы якка борылып киткәнен ачык күрсәтеп.

Укучыларның бәйсез һәм хакимият карамагында булган кырымтатар матбугатына карашлары да төрле, хакимият карамагындагыларына ышаныч бик аз. 2014 елдан соң Кырымдагы матбугат аланы шактый чистартылды, чит ил һәм Кырымның бер төркем бәйсез басмалары, шул исәптән АТР кырымтатар телеканалы, радио, хәбәрләр агентлыгы ярымутраудан китәргә мәҗбүр булды, калганнары контроль астында эшли. Махсус төзелгән "Милләт" кырымтатар телеканалы 2015 елдан бирле эшләп килсә дә, АТР хәтле аудиторияне туплый алмады.

Ә инде кырымтатар исеме белән хакимият оештырган, 2015 елда рус телендә чыга башлаган "Мераба" ("Сәләм") газетының әбүнәчеләре нибары 90га калган, шуңа карамастан ул 500-1000 данә чыгарылып бушлай таратыла. Кырымтатарларның Кырымда "матур" тормышын яктырган бу газетны кайбер үткен телле кырымтатарлар "Мир раба" дип атый.

фикерләр (11)

XS
SM
MD
LG