Accessibility links

Кайнар хәбәр

14 июнь – Башкортстанда матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне. Республика журналистлары бу көнне, елдагыча, фестиваль белән билгели. Кайбер бәйсез журналистлар исә юкка чыгып барган рәсми матбугатны "Титаник"тагы музыкантлар белән чагыштыра.

Фестиваль 14 июнь Башкортстанның Караидел районында башланды. Ике көн дәвам итәчәк бу чара журналистлар сабантуе рәвешендә уза. Анда шулай ук һөнәри проблемнар турында сөйләшүләр дә уза. Быелгы фестиваль "Милли матбугатның тел, мәдәният һәм этносны саклауда урыны" дигән темага уза.

Венера Хәкимова
Венера Хәкимова

Фестивальгә кадәр Уфадагы Матбугат йорты каршында урнашкан Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәк салу чарасы узды. Анда республика басмаларын берләштергән нәшрият йорты җитәкчесе Венера Хәкимова да катнашып, Шаһит Ходайбирдинне Башкортстан журналистикасына нигез салучы дип атады.

Хезмәт хаклары түбән

Агымдагы ел башында "Республика Башкортостан" һәм "Истоки" редакцияләре журналистлары республика башлыгына мөрәҗәгать юллаган иде. Анда алар хезмәт хакларының кимүенә борчылу белдерде. Шул ук вакытта республика җитәкчелеге журналистларның хезмәт хакларын арттырырга ышандырды. Нәтиҗәдә 1 апрельдән хезмәт хакларын түләү тәртибе берникадәр үзгәрде, ләкин хезмәт хаклары артмады. Дөрес, апрель аеннан башлап өч рәсми гәзитнең интернет сәхифәләренә язучыларга гонорар түләнә башлады.

Соңгы айларда гына да ике баш мөхәррир урыннарын бушатты. "Республика Башкортостан" гәзитенең баш мөхәррире Эльза Хорева үз теләге белән вазифасыннан китте. Аның пенсия яше җиткән иде. Шулай ук башкорт телендә нәшер ителүче төп рәсми гәзит "Башкортостан"ның да баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев үз теләге белән эшеннән китте. Ул бу адымын "үз ирегем белән "Мосафир" остаханәсендә эшләү өчен китәм" дип белдерде.

Тиражлар кими

Башкортстанда бүген 153 басма чыга. Аларның 27се республика, калганнары шәһәр һәм район басмалары. Гомум аудитория миллион ярым кеше, шуның 300 меңе гәзит-журналлар, калганнары интернет сәхифәләр һәм социаль челтәрләр.

Бүген барлык басма гәзит-журналлар кризис кичерә. Төп проблема – тиражларның төшүе. Моның сәбәпләре күп. Алар – гәзитләрнең оперативлыгы кимүе, интернет үсеш алуы, матбугатка язылу хакларының югары булуына бәйле. Мәсәлән, Башкортстандагы татар телендәге төп рәсми гәзит "Кызыл таң" иң шәп елларында 130 мең данә булып чыга иде. Бүген гомум тиражы 6 мең тирәсе. "Тулпар" журналының кайчандыр 40 мең тирәсе абунәчесе булса, бүген аның тиражы 3 меңнән дә артмый. “Өмет” яшьләр гәзите 40 меңгә якын тираж җыйган булса, бүген 14 мең абунәчесе бар. Әлегә. Һәр ярты ел саен матбугатка язылуда тиражлар кимеп бара.

Милли күтәрелеш сүнде

Башкортстан дәүләт университетында татар журналистлары әзерләү бүлеге дә берничә ел элек бетерелде.

Милли матбугатның иң зур тираж җыйган еллары туксанынчы – милли күтәрелеш елларына туры килә. Бүген милли күтәрелеш сүнде, шөрепләр кысылды, бәяләр бәйдән ычкынды, интернет һәм социаль челтәрләр мәйданны көннән-көн киңрәк били. "Өйрәнгән гадәт буенча" язылып килгән өлкән яшьтәгеләр бакыйлыкка күчкән саен, тиражлар да кими. Ягъни алар белән милли матбугат та җан тәслим кылып бара.

Кайбер бәйсез журналистлар фестивальләр, һөнәри Сабантуйлар уздырып, хакимияткә тел-теш тидерми, үз мәнфәгате өчен көрәшми әкренләп юкка чыгып барган рәсми матбугатны "Титаник"тагы музыкантлар белән чагыштыра.

Белешмә

Русиядә тәүге гәзит Петр I заманында 1703 елда нәшер ителсә, Башкортстанда матбугат тарихы 1838 елдан исәпләнә. Нәкъ шул елның 1 гыйнварында Уфада "Оренбургские губернские ведомости" дигән атналык гәзит чыга башлый. 1865 елда Оренбур губернасы Уфа һәм Оренбур губерналарына бүленгәннән соң, әлеге гәзит "Уфимские губернские ведомости" булып китә.

Милли матбугатка килгәндә, 1917 елның 14 июнендә "Башкорт иттифаки бюросы" гәзитенең тәүге саны табадан төшә. 1998 елның 23 мартында Башкортстан президенты карары белән бу көн Матбугат көне дип игълан ителә. Республикада әлеге бәйрәм булдырылуга 20 ел тулды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG