Accessibility links

"Җитди матбугат юкка чыга бара. Надан халык өстеннән идарә итү җиңелрәк"


Татарча газет-журналлар
Татарча газет-журналлар

Кайбер мөхәррирләр татар интеллектуаль, җитди матбугатына юкка чыгу куркынычы яный дип белдерә. Алар моны илдә халыкны томаналандыру сәясәте бару белән аңлата.

Кайбер татар газетлары, беренчел мәгълүматларга күрә, икенче ярты еллыкны абунәчеләре кимеп каршы ала. Мөхәррирләр арасында газет-журналларга язылу бәясе арту гына түгел, ил җитәкчелегенең халыкның миен томалау сәясәте үткәрүе, ялганга корылган язмалар белән тулган басмалар, хакимиятләрне тәнкыйтьләргә ярамау җитди һәм интеллектуаль басмаларның кимүенә китерә дигән фикердәгеләр дә бар. Азатлык җитди матбугатның юкка чыга бару сәбәпләрен барлау өчен "Мәдәни җомга", "Безнең гәҗит", "Ирек мәйданы" мөхәррирләре белән сөйләште.

"Мәдәни җомга" мөхәррире, язучы Вахит Имамов фикеренчә, хәзер ил җитәкчелегенә уйлый торган халык кирәкми, коллар тәрбиялиләр. Вахит әфәнде халык күбрәк алдырсын дип хөкүмәттән финанслана торган газетларны чүп-чар белән тутыру да халыкның зәвыген төшерә ди.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

"Түрәләргә уйлый торган халык кирәкми"

"Ил җитәкчелегенә уйлый торган, үз хокукларын таләп итә торган халык кирәкми. Мәскәүдә хәзер бөтен матбугатны үз кулларына алып бетерделәр. Хәзер Алинә Кабаева, исәпләвемчә, Русиянең, ким дигәндә, 30-40 процент матбугатына хуҗа. Григорий Березкин "Комсомольская правда", тагын әллә никадәр матбугат чарасы сатып алды. Хәзер ул нәшриятларга да, телеканалларга, социаль челтәрләргә дә хуҗа. Газпром җитәкчесе Алексей Миллер ничә каналны сатып алды. Олигархлар матбугатны үз кулында тота һәм без аларга каршы сүз дә әйтә алмыйбыз. Безнең ирек бетте. Ә Русиядә демократиянең беркайчан да булганы да юк.

Хөкүмәткә каршы сүз әйтә алмыйбыз

Бездә дә матбугат "Татмедиа" кулында. Әнә шуңа күрә, хөкүмәткә каршы сүз әйтә алмыйбыз.

Русия көнендә 150 шәһәрдә демонстрацияләргә чыктылар, митинглар үтте. Аны телевидениедән әйтмәделәр, газетларга язмадылар. Бөтен матбугат ялган белән тулды, дөреслек юк. Коллар тәрбиялиләр. Надан кеше өстеннән җитәкчелек итүе, идарә итүе рәхәтрәк. Акыртып таласаң да, халык дәшмәячәк. Тотып кычкырырга баш кирәк. Шуңа чабата кисә дә, халык: "Единая, неделимая" дип кычкыра. Үзе ач, аена ике тапкыр итле аш ашый, ә үзе "единая" дип тәкърарлый".

"Халык күңеленә курку сеңде"

"Совет чорында тәрбияләнеп, тирән белем алган кешеләр олыгайды. Вафат була барганнарны санамыйм да, чынлап та күпләрне югалттык. Халык күңеленә курку сеңде. Кешенең өендә сөйләшергә батырлыгы җитә, ләкин шул ук проблемнарны аудиториягә, сәхнәгә чыгып сөйләргә һәм газетка язарга кыюлыгы юк. Ул үзен төрмәгә ябарлар дип курка.

"Болай әйтсәм ярамас, тегеләй әйтсәм мине алып китәрләр", дигән курку керде. Әмма чирне яшереп булмый бит. Кибән артына качып кына янгыннан котылып калып булмый. Булган проблемнарны язу кирәк бит. Әнә шул сәбәпле дә интеллектуаль дәрәҗә югала башлады".

"Читабельный" булсын дип куалыйлар"

"Безне хәзер "читабельный" (укыла торган) булсын дип куалыйлар. Башка газетлар үз битләрен нинди генә әкиятләр белән тутырмый. Кайсы җырчы кем белән ял итәргә барган, кайсы җырчы бала таба, кайсы тамаданың әбисе үлгән – берсе дә калмады.

Миңа кемнеңдер әбисенең үлеменең нигә кирәге бар соң? Нигә минем газиз башымны әнә шул пүчтәк белән тутыралар? Байлар кесәсен каерып яшәгән, янәсе, танылган тамаданың әбисе яшәде ни дә, яшәмәде ни минем өчен. Хәзер матбугатны чүп белән тутыру чорнап алды. Әле дә ярый "порнуха" рөхсәт ителми, әгәр рөхсәт ителсә, иртәгә анысы да булачак".

"Матбугат кысалар эчендә"

"Безнең матбугатны тимер кысаларга, "Татмедиа" дигән колхозга куып керттеләр. 10 элек билгеләнгән бюджет бүгенгә кадәр шул күләмдә калды. Шул ун ел эчендә бер генә тәңкәгә дә арттырмыйлар. Бездә инфляция, бөтен әйбергә бәя үсә. Журналистлар – бүген Татарстанда иң аз хезмәт хакы алучылар.

Иртәгә татар газет-журналлары ябыла башлый икән – аптырыйсы түгел

Хәзер Казанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 37 мең сумга җитте дип ялган хисап бирәләр. Миллиард сум алып яшәгән кешеләрнең акчасын бүлсәң, уртача 37 меңгә җитә торгандыр.

Акыллы журналист газетка килеп, ни өчен 15 мең сумга эшләп йөрергә тиеш? Акчалы урынга китә ул. Татар матбугатын саклап калыйм, татар матбугатын үтертмим дип эшләү өчен бүген фанатик булу кирәк. Без соңгы чиккә килеп җиттек, әгәр иртәгә татар газет-журналлары ябыла башлый икән – аптырыйсы түгел".

"Татарча белем бирә торган мәктәпләр бетте"

"Безнең хәзер 10 ел инде татарча укыта торган мәктәпләр юк, димәк килә торган чишмәләр дә корыды. Яшь буын хәзер бөтен җаны-тәне белән милләтенә, татарга бирелеп үсми. Аларны мәктәптә аннан-моннан гына татар чараларына җәлеп итәләр һәм бала татарча бер җырга кушылып җырлый алса, җырлый, ә җырлый алмаса, авызын ачып тыңлап тора. Ул татар биюен дә, татар моңын да белми.

"Халык җырлары радиода тыелды"

"Без Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакировларга табынып үстек, безнең өчен алар бөек иде. Хәзер алар радиоларда тыелды, аларны бирмиләр. Имеш, бу хәзер инде искелек калдыгы.

Әнә хәзер кыска итәклеләр һәм бозау кебек сикереп биегәннәр модада. Алар – тавышлары һәм моңнары булмаган тамадалар. Хәзер җырчыларның бөтенесе дә карак җитәкчеләрнең туйларында, юбилейларында тамада булып йөри. Шуңа алар җитәкчеләр белән бик дус, шуңа аларга ирек ачылган. Алар акча суга. Татар эстрадасы элекке Совет берлеге җирләрендә иң аска тәгәрәгән, иң очсызлы эстрадага әйләнде".

"Театрларда җитди әсәрләр юк"

"Театрларда тамашачы күбрәк килсен, күбрәк билет сатылсын, акча керсен дип уен-көлкегә, юморга корылган әйберләр куя башладылар. Ә җитди әсәрләр юк. Җитди тәрбия дә, милли аңны уяту да юк. Әгәр без бөтенесен дә комедиягә әйләндереп бетерәбез икән, димәк, ул вакытта без дәүләтчелек турында онытырга тиеш.

Берәү дә бүгенге буынның ходай тәгаләдән төшерелгән вазифасын онытмаска тиешлеген аңламый. Аңа ходай тәгаләдән һәм безнең бабайлардан калган вазифа шул – безнең бабайлар 550 ел буе дәүләтчелек идеясен саклаган, көрәшкән, кире татарны аягына бастырырга омтылган.

"Романнарда – гаилә низагы"

"Язучылар берлегендә хәзер әгъзалар саны 350гә җитте. Ләкин анда кемне генә тутырмадылар? Берлек "алар баралар, алар ашыйлар, алар укыйлар" дип яза торган кеше белән тулды. Әнә шуңа күрә, бер генә җитди роман да юк, кайсы – мәхәббәт романы, кайсы – уйдырма хәтирәләр, кайсысында – гаилә низаглары. Әнә шуның ише шырдый-бырдый. Бабайлардан калган милләт язмышы дигән әманәтне безнең балаларга һәм оныкларга тапшыру юк хәзер", дип Вахит Имамов Азатлыкка җитди, интеллектуаль матбугатның юкка чыга бару сәбәпләрен барлады.

"Безнең гәҗит"нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та "җитди матбугатның юкка чыга баруы инде шактый вакыт дәвам итә һәм миңа бу махсус сәяси програм белән эшләнә кебек тоела", дип белдерә. Аның фикеренчә, бөтен медианың мәгънәсез һәм фикерсез язмалар һәм тапшыруларга нигезләнүе, өстән төшкән пропаганданың йогынтысы җитди матбугатның юкка чыга баруына нигез булып тора.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Халык деградациясе тирәнәя"

"Базар түбән зәвыклы бизнеска корылды. Хәзер шуңа ияреп акча эшләү максаты гына куелган. Газет-журналларда гына түгел, радио-телевидениедә дә сәяси уйландыра торган тирән эчтәлекле җитди тапшырулар да, фильмнар да юк дәрәҗәсендә.

Илнең үзәк телеканалына чыгарып, мәгънәсез шаркылдап көлү, йә булмаса ике күршенең, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен, низагын тикшереп бәхәсләшеп утыру басты. Менә бу түбән зәвыкка балачактан ук тәрбияли башладылар. Хәзер карарлык мультфильмнар да юк. Халыкның деградациясе дәвам итә һәм ул тагын да тирәнәя".

"Газет һәм китап укымаган буын барлыкка килде"

"Бөтен кеше, кая гына карама, автобусларда, тукталышларда телефоннар, планшетларында теләсә-нинди мәгънәсез гайбәтне тикшерүгә чумган. Бөтен кеше шуннан хәбәр эзли, газет актарып утыручылар бик сирәк, алары да өлкән буын кешеләре.

Хәзер җитди матбугатны югары белемле интеллегенция генә укый. Белмим, алга таба ничек булыр? Бүгенге вазгыятьне бары тик вакытлы күренеш кенә дип ышанасы килә. Хәзер газет һәм китап укымаган буын барлыкка килде".

Татарча газет-журналлар
Татарча газет-журналлар

"Уйлый белмәгән масса белән идарә итү бик җиңел"

"Русия дәүләтенә уйлый белә, үз хокукларын таләп итә торган халык кирәкми мәллә соң дигән шик тә туа миндә. Хәзер, бер яктан, аракы сатуга чикләүләр кертелгән кебек, әмма, икенче яктан, аракы сәүдәсе бюджетны тулылындыруның бер өлеше. Сер түгел, нишләп сездә аракы аз сатыла дигән темага багышланган киңәшмәләргә шаһит булганым бар. Эчүчелеккә каршы көрәш формаль рәвештә алып барыла. Әмма эчүчеләр, сәрхүшләр һәм уйлый белмәгән соры масса белән идарә итү бик җиңел. Аларны сайлауларга да куып кертү дә, сәяси максатларны тормышка ашырганда да куллану да җиңел.

Халык Америка килмәсен өчен барсына да түзәргә әзер

Авылга кайтасың, кешеләр белән аралашасың, халык сәясәт белән кызыксына ул. Әмма халык зомбиланган. Аларны тыңласаң, бүген, баксаң, Русиянең иң зур дошманы Украина фашистлары һәм Америка икән. Менә шул мәлгуньнәр булмаса, без чәчәк атып һәм матур итеп яшәр идек, менә шуларга каршы торырга, аякка басарга һәм шуның өчен көчле хакимият тирәсендә берләшергә кирәк безгә дигән фикердә алар.

Алар ил каналларындагы пропаганданы кабул итеп алган. Минем чит илләрдә булганым бар, без (Русия - ред.) беркемгә дә кирәк түгел. Ә без һаман дошман эзлибез. Соры массаны өркетү бик җиңел. Балаларны елаган вакытта "әнә, бабай килә" дип куркыталар бит әле, шуның шикелле хәзер халыкны "дошман" белән өркетү сәясәте бара. Хәзер халык Америка килмәсен өчен барсына да түзәргә әзер", дип сөйләде Азатлыкка Илфат Фәйзрахманов.

Раиф Усманов
Раиф Усманов

"Ирек мәйданы" газеты нәшире Раиф Усманов җитди матбугатка юкка чыгу куркынычы яный дип санамый.

"Хәтта басма матбугат үзе бетү чигенә җиткәндә дә, җитди матбугат иң озын гомерлесе булачак. Чөнки тормышта гел төрле хәл ителәсе мәсьләләр туып тора һәм аларны үзара фикерләшмичә берничек хәл итеп булмый", ди ул.

Раиф әфәнде фикеренчә, бүген илдә матбугатның йогынтысы нык кимегән.

Тәнкыйтьләнгән түрәне тагын да зуррак урынга утырталар

"Совет берлеге чорында матбугатта тәнкыйть сирәк булгандыр, ләкин ул күтәрелә калса, нәтиҗәсе булган һәм проблемнар күп вакытта чишелгән. Бүген матбугатта булган тәнкыйтькә реакция юк диярлек, күтәрелгән проблемны ешрак күрмәмешкә салышалар.

Хәзер матбугат тәнкыйтьләгән түрәне эшеннән алмыйлар, ә тагын да зуррак урынга утырталар. Шуңа җитди матбугат үсеше өчен илдә демократия булу, хакимиятнең сайланып куелуы һәм ватандашлары алдында хисап тотуы, сайлаучыларга бәйле булуы кирәк. Бүген болар юк, шуңа күпләрдә битарафлык. Ә алга бару өчен шушы битарафлыкны җиңәргә кирәк. Үзебез көрәшмәсәк, беркем берни дә китереп бирмәячәк", ди Усманов.

XS
SM
MD
LG