Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:13

"Язмыш кочагы" һәм "Адашкан мәхәббәтем" газетларына яр эзләп тормышларын бәян иткәннәрнең ун проценттан артыгы кавыша. Мөхәррир Лилия Сөнгатуллина сүзләренчә, алар чыгарган газетлар – кәгазьдәге социаль челтәр.

Дөньяның кайсы гына кыйтгасы булмасын, интернет үтеп кермәгән, аны үз итмәгән кешеләр калмагандыр инде дип уйлаучылар да бардыр. Кайберәүләр интернетны әби-бабайлар да белә, уллары, оныклары анда ниләр булып ятканны аларга җиткереп тора дип тә уйлый. Баксаң, алай түгел икән.

"Язмыш кочагы", "Безнең авыл гыйбрәте", "Гыйбрәтханә" һәм "Адашкан мәхәббәтем" газетлары бүген беркадәр татарлар өчен үзгә социаль челтәр вазифасын да башкара. Эшмәкәр Айдар Мирсаитов 2014 елдан бирле әлеге газетларны чыгара һәм икесе – "Язмыш кочагы" һәм "Адашкан мәхәббәтем"дә ялгызлар тормышлары турында сөйли, ялгызаклар анда үзләренә пар эзли. Газетлар Казанда басыла.

Әлеге газетларның мөхәррире, яр эзләүчеләр белән телефоннан аралашучы, төрледән-төрле язмышларны укучыга бәян итүче Лилия Сөнгатуллина безне алдыручылар интернетның ни икәнен дә белми ди. Редакциядә булган мәгълүматларга күрә, бу газетларга үзләре турында сөйләгәннәрнең ун проценттан артыгы үзенә пар тапкан инде. Газет аша яр эзләүчеләр күпме? Урта буынмы, әллә өлкәннәрме алар? Нигә газетка өмет баглыйлар соң? Әлеге сорауларга җавап эзләп Азатлык Сөнгатуллина белән сөйләште.

Лилия Сөнгатуллина
Лилия Сөнгатуллина

–​ Сезнең газетларны алдыру ничегрәк?

– Башлап җибәргәндә бер-ике меңнән артмас дип уйлаган идем, чөнки бүген шәхси газетлар күп. Базарда урыннар барсы да бүленеп беткән кебек иде. Әкренләп арттык-арттык та, бүген "Язмыш кочагы" 8200, "Безнең авыл гыйбрәте" 8 мең, "Адашкан мәхәббәтем" 7 мең, "Гыйбрәтханә" 8200 данәдә басыла. Моңа язылучылар һәм сатуга чыккан саннар да керә.

2017 елның июленнән газеталарыбыз Башкортстан, Оренбур, Чуашстан, Пермь, Удмуртия, Самар, Ульян, Мари Иле якларында да тарала башлаячак. Татарларга танышу җәһәтеннән мөмкинлекләр тагын да артачак дигән сүз бит бу.

– Күп газетларга тираж киму куркынычы янаганда, сезнекеләр артуга таба бара. Төбендә нәрсә ята соң моның?

– Беренчедән, без язылу бәясен арттырмаска тырышабыз. 120 сумнан башалап җибәргән идек. Газет бәясе бүген дә шул килеш кала, 150 сумга җиткән икән, бу почта хезмәте арттырган сумнар.

Икенчедән, халык газетларыбызның эчтәлеген үз итә. 50 тәңкә булса да, газет кызык түгел икән, халык аңа барыбер язылмый. Безнең газетлар кешенең бүгенге тормышын күрсәтә бит. Алар безгә үзләре яза, үз тормышларын үзләре сөйли. Мин төп сәбәп менә шунда дип уйлыйм.

– Ничек уйлыйсыз, яр табармын дип нигә сезнең газетларга өметләнәләр соң алар?

– Газетларны чыгара башлагач, үземә кешеләрне бүген нәрсә борчый соң дигән сорау бирдем. Кешеләр үзләре үк миңа җавап бирделәр. Шалтыраткан вакытта алар: "Менә үзем генә утырам әле, балаларым китте", дип сөйләде. Шуннан мин безнең халык арасында ялгызлык иң беренче урында торган проблем икән дигән нәтиҗә ясадым.

Халыкның түләп танышасы килми, акчалары да бик юк

Башта без яучы Гөлназ Мөхәммәт белән эшли башлаган идек. Ул үзенең белдерүләрен бирде, ә без аларны газетта бастык. Аларның агентлык булгач, ул түләүле, бәяләр төрле – өч меңгә кадәр иде. Безнең халыкның түләп танышасы килми, акчалары да бик юк. Бу алым кешеләргә кызык булып чыкмады. Шуннан соң кешеләр үзләре шалтыраткач, без аларга, әйдәгез, үзегез турында сөйләгез дип тәкъдим итә башладык. Шуннан берсе, икенчесе, өченчесе шалтыратты да, шуннан башланып киткән әйбер бу. Хәтта үзләренең фотоларын бирүчеләр дә бар. Газетны кулларына алганнар, әһә, танышуның мондый юлы да бар икән бит дип безгә батырланып шалтырата хәзер.

Менә бу алым, минемчә, безнең татар матбугатында яңалык. Без бит буем фәлән, авырлыгым фәлән дип кенә бирмибез, ә кешене үзе сөйләгәнчә, тулысынча тасвирлыйбыз, тормышын, аның язмышын ачып бирәбез. Укып чыккач кеше аның шунда ук азма авторының ниндирәк кеше булуын аңлый һәм күп кенә сорауларга җавап та табыла. Кем икән бу дип баш ватып утырасы түгел, язмада кеше тулысынча ачылган була инде.

Безнең газеттагы бу язмалар танышу да һәм шул ук вакытта гыйбрәтле мәкалә булып та бара. Чөнки язган кеше нинди авырлыклар кичерүен курыкмыйча батырланып сөйли. Алар арасында ярты Русияне гизеп кире Татарстанга кайтып егылганнар да, бик авыр язмышлылар да бар. Ә алар ялгыз... Алар үз тормышларын курыкмыйча сөйлиләр, чөнки югалтыр нәрсәләре юк, хәзер табарга гына кирәк.

Газет битләреннән
Газет битләреннән

– 2014 елдан бирле бүгенге көнгә кадәр үзләренең ялгызлыкларын белдереп сезгә ничә кеше мөрәҗәгать итте?

– "Адашкан мәхәббәт" айга бер, ә "Язмыш кочагы" айга ике чыга. Һәрберсендә өчәр-дүртәр белдерү чыккан очракта да өч ел эчендә уртача алганда танышырга теләп 250-360 язма чыккан. Аны 15-20 мең кеше укый бит. Кавышкан парларга килсәк, без белгәннәре 30лап кына. Чөнки без аларның артларыннан кавыша алдыгызмы дип сораштырып эзләгән юк.

Без белгәннәр ул – безнең белән яр табулары турында шатлыкларын уртаклашучылар. Алар кунакка, никах ашларына, бәби туйларына чакыралар. Йә булмаса, без алар турында башка кешеләрдән ишетәбез. "Менә сезнең газет аша танышканнар иде, инде миңа да ярдәм итегез әле", дип шалтыраталар.

Без ничә кеше кавышкан икән дип санап утыру максаты да куймыйбыз. Без язманы бирәбез һәм алга таба кеше үзе хәл итсен, алдагысы үзләренең тормышы. Безнең газет аша күрше авылдан табышучылар да бар. Мисал өчен, Лениногорски шәһәреннән бер апа 30 чакрымдагы авылга кайтты. Сыер сава, хәзер матур гына яшәп яталар. Шул авылдан ике абый: "Алар кавыштылар, безгә дә танышырга ярдәм итегез әле?" дип шалтыратты.

– Газетыгызны укыган идем, сезгә төрле кешеләр яза, хәтта түрә булып эшләгәннәр дә бар. Менделеевски районыннан бер абый язганны укыган идем.

– Ул хәзер тәэминатчы булып эшли, шуңа күрә аның бөтен нәрсәсе дә теркәлеп бара. Бездә мәкалә басылгач зур амбар кенәгәсе ачкан да, хәзер барсын да язып бара. Әле генә аңа шалтыраткан идем. "Ышансаң-ышанмасаң, миңа 23 районнан 127 хатын-кыз элемтәгә чыкты", дип әйтә.

Татарстанда миннән башка бер ир-ат та калмаган микәнни?

Бөтен дөнья купкан. Хәтта Магнитогорскидан да шалтыраттылар ди. Татарстанда миннән башка бер ир-ат та калмаган микәнни дип аптырый хәзер. Ул 127 хатынга да ир була алмый бит инде. Аралашып торабыз дип әйтә. Үзенә туры килердәй берничә хатын-кызны билгеләгән ул. "Хәзер алар арасыннан кем белән калырга икән дип уйланам", ди.

– Сан ягыннан караганда кемнәр күбрәк үзенә яр эзли, хатын кызлармы, әллә ирләрме?

– Без башта ялгыз хатын-кызлар күбрәктер дип уйлаган идек, Башта язучыларның 70-80 проценты хатын-кызлар иде. Әкренләп-әкренләп бу сан тигезләшә башлады. Ялгыз ир-атлар да мондый мөмкинлекне күреп алып яза, шалтырата башлады. Яшь егетләр, яшь ирләр, пенсия яшендәге абыйлар да бар. Хәзер хатын-кызлар һәм ирләр тигезләште дип исәплим. Менә бу Мендлеевски абыен алсак та, ул пенсиядә, әмма эшли. Бөтен нәрсәсе бар. Хәзер хатын-кызлар аңа бик актив шалтырата башлаган. Булдыклы икәнен күргәннәр.

– Андый тырыш кешенең холкы-фигыле дә бик кырыс, таләпчән булырга мөмкин бит?

– Әйе, алай да булырга мөмкин. Характерларына килгәндә, алар алга таба үзләре чамаларлар инде. Без аларны күрсәтәбез, менә мондый кеше дә бар дип кенә әйтәбез. Без кешеләргә: "Менә без сезгә табып бирәбез, алга таба үзегез карыйсыз инде", дибез. Бу очракта без арадашчы кебек.

Ә кемнәрдер еллар буе үзенә яр эзләп йөри. Шундый апалар бар, аларның кайберләре 2014 елдан бирле үзләренә яр таба алмый. Шалтыраталар да: "Лилиякәем, булмады бит инде. Табып бирә алмассың микән?", диләр. Күп әйбер кешенең холкыннан тора. Табасы килгән кеше бер атна эчендә таба да, миңа рәхмәт белдереп шалтыратып: "Без табыштык, киләсе атнага никах укытабыз", диючеләр дә бар.

– Кайсы буын күбрәк яр эзли? Алар 35 яшькә кадәрме, әллә 35-55 тирәләреме, әллә 55тән өлкәнрәкләрме?

– 50 яшьтән 65 яшькә кадәр булганнар күпчелекне тәшкил итә. 50 яшькә кадәр ничектер үзләре яр табарга тырышалардыр дип уйлыйм. Аннан да кала, мин белгәннәре, 40 яшьләр тирәсендәге өйләнмәгән өч ир безнең газет аша яр тапты. Берәү Казаннан Сарманга кайтып кияүгә чыкты.

Алар "Мин ялгыз" дигән плакат күтәреп урамга чыгып китә алмый бит

Бу өйләнмәгән ирләр каян яр тапсын ди, чөнки алар иртәдән кичкә кадәр эштә. Районда ялгызлар юк, яшьтәшләре кияүгә чыгып беткән. Күпчелек очракта иреннән аерылган балалы хатын кайта да, бергәләшеп яши башлыйлар.

Минемчә, безнең газет аша танышу менә дигән мөмкинлек. Бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырырга ярамый. Өлкәнрәк яшьтәгеләргә килгәндә, аларның йә хатыны, йә ире үлгән, йә яшьрәк чакта аерылышкан булалар. Алар "Мин ялгыз" дигән плакат күтәреп урамга, күрше авылларга чыгып китә алмый бит. Безнең язма астында телефон күрсәтелгән, теләгәннәргә шалтырату һәм аралашып китү мөмкинлеге бар.

– Бүген интернетта социаль челтәрләрне урта буын гына түгел, ә өлкәнрәкләр дә үз итә башлады. Анда да танышу мөмкинлеге бар. Ә татар халкының бер өлеше яр табуда сезнең газетка ышана. Сәбәп нәрсәдә?

– Төгәл беләм, безнең укучылар интернетта утырмый. Күбесе интернетның нәрсә икәнен дә белми. Иң кызыгы да шунда. Безнең газетларның эчтәлеге дә кырын ятып, кулга тотып укый торган. Кайчан тотып укысаң да актуаль шикелле, чөнки бездә җәһәт хәбәрләр юк.

Безнең газетлар – кәгазьдәге социаль челтәр ул. Кеше, мисал өчен, Фейсбукка кереп пост яза бит, ә безнең танышу язмалары кәгазьдәге шул ук постлар кебек. Укучылар язманы укый, төрле язмышлар күңелен канатландырып җибәрә дә, комментарлар язасы килә башлый. Шунан ул тота да безгә шалтырата, йә булмаса хат яза. Безнең 95 процент мәгълүмат телефон аша алына, гадәттә безгә шалтыраталар. Без кичке 10да шалтыратсалар да сөйләшәбез. Аның комментарын калдырасы килә бит. Ә без язып алабыз. Бетте-китте.

Газет битләреннән
Газет битләреннән

– Ялгызлар, танышырга теләүчеләр үзләренең тормышын сөйли. Һәм алар арасында бер өлеше вакытсыз ирен, йә булмаса хатынын югалтучылар. Аерылучылар күпчелек өлешне тәшкил итә. Алар язганга күз салсаң, йә кайнана гаепле, йә ир, йә булмаса хатын гаепле булып чыга. Монда гаеп атта да, тәртәдә дә дигән әйбер дә бар бит әле. Язмаларда берьяклы гына гаепләү ярылып ята.

– Беләсезме, кайберәүләр соңгы вакытта "атта да, тәртәдә дә бар" дигән гыйбарәне куллана башлады. Чыннан да, аерылышучылар күп. Әгәр үзләренең гаебен һәм теге якның да гаебен танып яшәгән булсалар, аерылышмаган да булырлар иде. Безгә шалтыратып үз тормышларын сөйлиләр икән, без аны берничек тә матурлый алмыйбыз. Кеше ирен, кайнансын гаепли икән, ул аны ничек сөйли, шулай итеп газетка басабыз. Шушы ук язмадан аның нинди кеше икәнлеге күренеп тора.

Кеше бик сизгер. Укучы язманы укып нәтиҗәсен шунда ук ясый. "Кешене гаепли торган кеше икән бу, димәк, миңа туры килми һәм минем белән яши башласа, мине дә гаепле итеп калдырачак", дип уйлаучылар да бар, минемчә. Үз хаталарын таныган кеше аерылышуга барып җитми, менә бу ягы, уртак фикергә килү мөмкинлеге дә бар.

Бер апа: "Эх, менә шундый газетлар без яшь чакта булса, минем тормышым бөтенләй икенче булган булыр иде", дип тә әйткән иде. Мин кешеләрне тыңлыйм-тыңлыйм да, үземә дә тормыш дәресе алам.

Алсу Сабирова (с) - редакция хезмәткәре һәм Лилия Сөнгатуллина
Алсу Сабирова (с) - редакция хезмәткәре һәм Лилия Сөнгатуллина

– Тормыштан, хатыннан һәм ирдән зарлануны безнең татар халкының милли холкы-фигыле дип әйтә алабызмы соң?

– Татар хатыннары аеруча зарланучан. Бездә дилбегәне хатын-кызлар тоткан шикелле. Бездә хатын-кызның баш ию дигән әйбер юк та юк. Гаиләләрдә гел көрәш барган шикелле. Кем кемне җиңә дигән көрәш барган кебек. Бер-берсенә юл бирмичә әнә шулай аерылышуга да килеп җитәләр. Әмма алар икенче кеше белән әйбәтрәк булыр дип өметләнәләр. Төрлесе бар инде, кайберәүләр икенче, йә булмаса өченче тапкыр кушылып матур гына яшәп тә китә.

Тагын беләсезме, татар халкы "мәхәббәт" сүзеннән курка. Әлеге газетлар чыгу дәверендә мин аның нәкъ шулай икәнен аңладым. 2014 елда безнең газетлар чыга башлады. Яздырып алуда "Адашкан мәхәббәтем" газетының тиражы бермә-бер кимрәк. Сатуда бөтен газетлар да бертигез. Чөнки сатуда "син кем?" дип фамилияңне сорамыйлар. Язылганда газет исемен дә, фамилияңне дә, адресыңны да күрсәтү кирәк. Шуннан мин халкыбызның "мәхәббәт" сүзеннән читенсенүен, оялуын аңладым. Үзе мәхәббәткә тартыла, үзе бу сүздән курка. Шуннан, татар халкы "язмыш", "сагыш" дигән сүзләрне үз итә. Безнең "Язмыш кочагы"н нык якын иттеләр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG