Accessibility links

Татарстанда аерылышучылар алты процентка арткан


2016 елның алты аенда 6710 гаилә таркалган.

Татарстанда гыйнвар-июньдә аерылышучылар узган елның алты ае белән чагыштырганда алты процентка күбәйгән. Быел 6710 гаилә таркалган.

Узган елның көзендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына юлламасында гаиләне саклап калу өчен комплекслы чаралар күрү зарур, аерылышу өчен бирелгән һәрбер гаризаны анализлау кирәк, дип белдергән иде.

Быел 19 февральдә Татарстан Дәүләт шурасы Русиянең Гаилә кодексына үзгәрешләр тәкъдимен кабул итте. Анда гаиләдә балигъ бала булса, ир белән хатынның берсе никахны бетерүгә әзер булмаганда аерылышу вакытын озайту, мәхкәмәләрнең килештерү чараларын билгеләве турында язылган.

Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, хәзер республикада аерылышуны планлаштырганнарны сораштыру үткәрелә.

Татарстан ЗАГСы катнаш никахлар арасында аерылышучылар саны артык күп түгел, ди. Белгечләр исә, хәзер милләт күрсәтелмәгәч, статистика дөрес булмаска да мөмкин дип белдерә.

XS
SM
MD
LG