Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда газет-журналларның тиражы кими, интернетта укучылары арта


Республикада чыгучы басмаларга язылу, басма газетларның киләчәге турында берничә газет мөхәрриренә белән сөйләштек.

Башкортстанда 2019 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу нәтиҗәләренә караганда, милли матбугат арасында иң зур тиражны татар яшьләренең "Өмет" газеты җыйган. Аңа 11 меңнән артык кеше язылган.

Барлык газет-журналларга язылучылар саны беренче яртыеллыкка караганда кимегән.

Рәсми газетлардан урыс телендә чыгучы “Республика Башкортостан” – 8400, башкорт телендә нәшер ителүче “Башкортостан” – 5600, “Кызыл таң” 4700 данә булып чыга. Яшьләр газетларына килгәндә, урыс телендә чыгучы “Молодежная газета” берничә ел инде интернет басма булып калды. Башкорт яшьләренең “Йәшлек” газеты – 8000, татар яшьләренең “Өмет” газеты 11400 булып чыга. Балалар һәм үсмерләр өчен башкорт телендә чыгучы “Йәншишмә” 1040 данәдә чыга.

Журналларга килгәндә, “Башкортостан укытыусыһы” – 9382, “Башкортостан кызы” – 4000, балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы “Аманат” – 2800, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәгаенләнгән “Акбузат” – 2500, әдәби журнал “Агыйзел” – 2200, яшьләр журналы “Шоңкар” 1430 данәдә чыга. Татар телендәге балалар журналы “Әллүки” – 1600, “Тулпар” 1300 тираж җыйды. Ике айга бер чыгучы “Тулпар”га язылу дәвам иткәнен искә алганда, тираж тагы да артыр дип көтелә.

Азатлык басмаларга язылу авырлыклары, басма газетларның киләчәге турында кызыксынып берничә газет мөхәрриренә мөрәҗәгать итте.
“Кызыл таң” газеты баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов газетны интернет аша укучыларның кисәк артуын әйтә.

Фаил Фәтхетдинов
Фаил Фәтхетдинов

"Бүгенге көндә басма газет булып саклану бик җиңел түгел. Бу, беренчедән, почта хезмәтенә бәйле. Аларның почта таратудан кереме нибары 8 процент тәшкил итә. Шулай булгач, аларның газет-журнал таратуга кызыксынуы да шул чама. Икенчедән, язылу хаклары бик кыйммәт. Мәсәлән, “Кызыл таң” газетына ярты елга язылу 1,5 мең сумнан күбрәк тәшкил итә. Безнең төп абунәче – авыл халкы, ә аларга бу акчаны чыгарып салу җиңел түгел. Өченчедән, мәгълүматны интернеттан алырга була. Ләкин аналитик язмалар интернетта бик булмый. Аналитика сирәкләрне генә кызыксындыра. Андыйлар газет алдыра. Электрон чыганаклардагы укучылар саны көн саен үсеп бара. Бер ел элек аена 1 мең кеше укыса, бүген 60 мең тирәсе тәшкил итә. Агымдагы елның өч аенда 73 мең кеше укыган. Басма газет сакланачак, ләкин электрон газет алданрак барачак. Көнбатыш илләрдә басма газет яши, димәк, без дә яшәячәкбез. Атналык, айлык газетлар яшәячәк. Мин басма газет ничек тә 10-15 ел яшәр дип уйлыйм”, дип исәпли Фаил Фәтхетдинов.

Башкорт телендә нәшер ителүче “Башкортостан” сәяси-иҗтимагый газет мөхәррире Вәдүт Исхаков:

Вәдүт Исхаков
Вәдүт Исхаков

"Газетны кулга тотып халыкка күрсәтерлек булырга тиеш. Халык яхшы газетка языла ул. Районнарда, шәһәрләрдә матбугатка язулуда ярдәм күрсәтүчеләребез дә бар.
Газетның киләчәге булсын өчен милләт, тел кирәк. Балалар бакчалары, гаиләләр белән эшлибез. Телне югалтмау өчен көч салабыз. Киләчәктә эшләр өчен хезмәткәрләр мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. Элек эш сорап килүчеләр күп була иде. Бүген юк дәрәҗәсендә. Редакция хезмәткәрләре уртача 47 яшьтә. Милли басмаларда эшләү өчен журналистлар әзерләү мәсьәләсен күптән түгел узган Дөнья башкортлары корылтаенда да күтәрдек. Казна исәбенә журналистлар әзерәү кирәклеге корылтай карарына да кертелде."

"Вечерняя Уфа" газеты баш мөхәррире, татар һәм башкорт телләрендә иркен аралашучы Вячеслав Голов та басма газетлар сакланыр дип өметләнә.

Вячеслав Голов
Вячеслав Голов

"Элекке кебек абунәчеләр җыя алмасак та, кулга килгәнчә эшләргә тырышабыз. Уфа районнары, оешмалар, ширкәтләр белән килешүләр төзибез. Совет чорында 150 меңгә якын тираж белән чыксак, бүген 5800гә калды.
Интернетта үз сәхифәбез бар иде, хәзер берләштерелгән сәхифәгә дә кушылдык. Шулай ук “ВКонтакте”, “Одноклассники” һәм башка социаль челтәрләрдә дә төркемнәребез бар. Без көн саен интернет сәхифәбезгә язмалар куябыз, ләкин газетта басылган язмалар арасыннан сайлап кына урнаштырабыз. Эш көннәрендә урынбасарларым куя, ял көннәрендә үзем шөгыльләнәм.

Мин язма матбугат сакланыр дип уйлыйм. Чит илләрдәге газетлар яши бит. Шулай булгач, безнең дә, халыкка кирәкле басма чыгарган хәлдә, яшәвебез ихтимал дип исәплим. Укучыга акыллы газет кирәк. Һәркемнең ниндидер проблемнары, сораулары бар. Укучы шуларга газеттан җавап табарга тели. Мин басма газетның киләчәге бар дип өметләнәм", ди Голов.

Татар яшьләренең Өмет” газеты баш мөхәррире Рәдис Ногманов әйтүенчә, газет электрон вариантка игътибарны арттыра бара.

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

"Матбугатка язылу бу яртыеллыкта узганына караганда авыр булды, киләсе язылуда тагы да авыррак булачак. Башка тармакларда үсеш бара, бары тик безнең тармакта гына юк. Бу иң башта почта хезмәтенә бәйле. Без нинди генә матур, тирән эчтәлекле газет чыгармыйк, әгәр аны тарату кыйммәт икән, икенчедән, ул вакытында укучыга барып җитми икән, тиражлар тагын да төшә дигән сүз. Матбугатка дәүләт оешмаларының ярдәме тимәвен дә билгеләргә кирәк. Матбугатка язылу турында дәүләт дәрәҗәсендә сөйләшергә вакыт. Элекке кебек дәүләт оешмалары матбугатка яздыру белән шөгыльләнми, алар аны редакциянең үз эше дип саный. Бу дөрес түгел. Әгәр дәүләт газетлары бар икән, дәүләт һәм хакимият аларны якларга, таратуда ярдәм итәргә тиеш. Без бит оппозициядәге яки хосусый газет түгел.

Без социаль челтәрләрдә арта барбыз. Бу да кәгазь басмага күпмедер дәрәҗәдә аяк чаладыр дип уйлыйм. Безгә электрон вариант планнары да куелган. Ләкин басма газетны да сакларга кирәк. Мин консерватив карашлы кеше түгел, ләкин кәгазь басмалар яклымын. Ташка басылган язма ныклы терәк, ә электрон ул ышанычлы түгел. Ут сүнүе, яки башка сәбәп белән юкка чыгуы ихтимал.

Без башкалар белән бер үк шартларда яшибез, бер үк шартларда эшлибез, ил күргәнне без дә күрәбез. Бүген журналистлар тирән фикер йөртүдән читләштеләр. Хәбәр язып, өстән-өстән генә эш итүне якын күрәләр. Безгә күләм турында түгел, ә сыйфат турында уйларга кирәк. Газетта саллылык өчен беничә төпле аналитик, шулай ук кеше үзе кызыксынган сорауларга җавап тапкан язмалар булырга тиеш. Ялкыткыч түгел, төпле һәм нигезле булырга тиеш. Булган журналистлар белән газетны яхшыртырга исәбебез, Аллаһ бирсә.

Элек басма матбугат турында уйласак, бүген ярты вакытыбызны электрон вариантка бүләбез, бу 50гә 50 дигән сүз. Без “ВКонтакте”, “Одноклассники” һәм башка челтәрләрдә дусларны арттыра брабыз.
Интернет киңлекләрен дә яуларбыз дип уйлыйм", ди Ногманов.

Башкорт телендә балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы “Йәншишмә” газеты мөхәррире Мирсәет Юнысов тираж кимүне демографик үзгәрешләргә бәйләп карый.

Мирсәет Юнысов
Мирсәет Юнысов

"Без киләчәк укучылар турында да уйлыйбыз. Моның өчен балалар бакчалары белән эшлибез. Мәсәлән, мин үзем әле өч балалар бакчасында булып кайттым. Яшь журналистлар тәрбияләү белән дә шөгыльләнәбез. Яхшы язганнарны бүләклибез, “Яшь журналист” таныклыгы бирәбез. Басма газетларның киләчәге бар дип исәплим. Китапханәләргә кеше йөри бит. Укыйлар. Аеруча авыл халкы укырга ярата. Шуңа кулга тотып укый торган газет-журналларга ихтыяҗ бар дип уйлыйм. Бүген газет бер меңнән артык тираж белән чыга. Совет чорында 60 меңнән артык булган еллар бар иде. Тиражлар төшүгә килгәндә, демографияне искә төшерик. Авылларда элек сыйныфлар “А”, “Б”, “В”ларга бүленсә, бүген хәтта берничә сыйныфны бергә укыталар. Замана балалары күбрәк интернетта утыруын да билгеләргә кирәк", ди Юнысов.

Башкортстандагы бердәнбер хосусый татар газетын оештыручы Галия Сәфәрҗанова әйтүенчә, бу яртыеллыкта газетка язылучылар нык кына кимегән.

Галия Сәфәрҗанова
Галия Сәфәрҗанова

“Узган яртыеллыкта 20 мең тираж белән чыккан идек, әле 17 меңгә калдык. Җәй һәрвакыт шулай кимеп ала. Мин газетның киләчәге бар дип уйлыйм. Чөнки халык аны алдыра, башка басмалар арасыннан сайлап ала. Элекке кебек мәҗбүри яздырулар бетте. Халык үзенә кирәген һәм ошаган газет-журналны алдыра” , диде Галия Сәфәрҗанова.

Республикада чыгучы газет-журналлар “Республика Башкортостан” нәшриятының гомум интернет сәхифәсе нигезенә урнашкан. Анда һәрберсенең мөстәкыйль сәхифәсе бар. Һәр газет һәм журнал социаль челтәрләрдә төркемнәр оештырган. Мәсәлән,“Республика Башкортостан” нәшриятының статистикасына караганда, бер айда “Йәшлек”не – 7483, “Өмет”не – 1418, “Тулпар”ны 1279 кеше укыган. Иң күп укылганы – “Комсомольская правда” газеты сайты. Ул статистикада беренче урында тора, аны бер айга 500 мең кеше укыган. Социль челтәрләргә килгәндә, “ВКонтакте”да “Йәшлек”нең – 17 201, “Башкортостан”ның – 15 173, “Кызыл таң”ның – 9254, “Тулпар”ның – 3822, “Өмет”нең – 2740 дусты бар.

Газет-журналларның басма тиражлары төшсә дә, интернетта укучылары айдан-айга арта бара. Журналистларга агымдагы елдан интернетка язган өчен гонорар түләү дә кертелде.

XS
SM
MD
LG