Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 март Башкортстан татарларының төп рәсми гәзите "Кызыл таң" нәшер ителә башлауга 100 ел тулды. Юбилей уңаеннан гәзит махсус китап нәшер итте. Бәйрәм чарасы 5 апрель көнне Уфада узачак.

Казандагы “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият ширкәтендә чыккан "Кызыл таң шәхесләре" исемле китапка гәзиттә эшләп киткән күренекле 47 шәхес турында очерклар, иҗади портретлар һәм сурәтләмәләр тупланган. “Татар матбугаты” сериясендә чыккан бу китап гәзитнең 100 еллыгы уңаеннан нәшер ителсә, 90 еллык юбилее уңаеннан “Кызыл таң” энциклопедиясе”, 95 еллыкка “Кызыл таң” фотоальбомы” дигән китаплар чыккан иде. Әйткәндәй, татар-башкорт редакцияләрендә башка мондый китаплар чыкканы юк.

“Кызыл таң” 23 февраль үзендә эшләп киткән хезмәткәрләрне чәй табынына җыйган иде. Юбилей чарасы исә башкаладагы иң затлы биналарның берсе булган “Конгресс-холл”да 5 апрель узачак. Шул ук көнне татар матбугатына багышланган бөтенрусия конференциясе дә үтәчәк.

"Кызыл таң" нәшрияты басмалары
"Кызыл таң" нәшрияты басмалары

Йөз яшьлек “Кызыл таң” бүген гади бер гәзит кенә түгел. “Кызыл таң” нәшрияты канаты астында әлеге гәзиттән тыш балалар өчен чыгучы “Әллүки” һәм татар яшьләренең “Тулпар” журналлары да тупланган. “Кызыл таң” нәшрияты республикада яшәүче татарларның рухиятенә хезмәт итүче, мәгълүмат бирүче зур үзәк булып тора.

“Кызыл таң” үз дәверендә Башкортстан әдәбиятына зур көчләр дә үстергән. Алар арасында Башкортстанның халык шагыйрьләре: Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, халык язучылары Нәҗип Асанбаев һәм Суфиян Поварисов та бар. Республикадагы башка бер генә редакциянең дә бу кадәр әдәби көчләр үстерә алганы юк. Азатлык бу олуг юбилей уңаеннан “Кызыл таң” нәшриятенең баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдиновның фикерләрен белеште:

Фаил Фәтхетдинов
Фаил Фәтхетдинов

– “Кызыл таң”ның бу олуг юбилее ил күләмендәге зур мәдәни вакыйга дип бәялим. Чөнки Русиядә мондый зур тарихлы, 100 ел чыккан гәзит башка юк. Әлбәттә, “Кызыл таң”нан алдарак чыккан татар гәзитләре булган, ләкин алар ябылып беткәннәр, ә “Кызыл таң” гәзите калган. Ни өчен шулай? Чөнки хөкүмәт гәзитләрен сүксәләр дә, финанс яклаучың булмаса, ерак китеп булмый. Заманында меценатлар, иганәчеләр ярдәм иткән. Ләкин иң зур меценат – ул дәүләт. Гәзит халыктан җыелган казна акчасына нәшер ителә. Шуңа күрә басмабыз яши дә.

– Башка татар басмалары арасында “Кызыл таң” нәрсәсе белән аерылып тора?

– Башкортстанда татар телендәге электрон сәхифәләрне чагыштырып караганда, иң күп укылганы “Кызыл таң” сәхифәсе. Аны аена 30 меңгә якын кеше укый. Статистика буенча алар арасында Америкада, Европа илләрендә, хәтта Африкада яшәүчеләр дә бар. Басма гәзит Башкортстан, Татарстан, Чиләбе һәм Оренбур өлкәләрендә генә таралса, электрон басманы барлык җир шары укый. Басма тиражлары зур булган кайбер татар басмаларының да интернетта бу кадәр укучылары юк. Бу безнең эшкә югары бәя, минемчә.

– Гәзитнең киләчәге хакында фаразлар ничек?

– Матбугат, әлбәттә, еллар үткән саен үзгәрәчәк. Гәзит нәшер ителә башлаган чорда ул бер төрле форматта чыкса, ул вакыттагы тематика шул чор өчен хас булса, бүгенге көндә башка форматлы һәм эчтәлекле. Яңадан 10-15 елдан да татар басмалары, әлбәттә, үзгәрер. Ул гәзит форматында калырмы яки электрон юнәлештә эшләрме, ничек кенә булмасын, редакция бервакытта да бетмәячәк.

Менә без, “Кызыл таң” нәшрияты, бүген ике журнал, бер гәзит чыгарабыз, үзебезнең интернет сәхифәбез бар. Интернет телевидениебез, интернет радиобыз да булырга мөмкин. Шулай итеп, киңәер өчен мөмкинлекләр бар. Моның өчен журналистлар конвергент, ягъни якын мөмкинчелеккә ия булырга тиеш. Алар гәзит өчен дә, электрон басмалар өчен дә язмалар әзерләрдәй, фото, видео, аудио белән дә эш итә белгән журналистлар булырга тиеш. Минемчә, “Кызыл таң” шушы юнәлештә дә үсәр, татар басмалары ниндидер яңа формаларда да эшләр дип уйлыйм.

Илдар Фазлетдинов
Илдар Фазлетдинов

Гәзитнең җаваплы сәркатибе, филология фәннәре кандидаты Илдар Фазлетдинов тираж мәсьәләләре хакында сөйләде:

– Моннан 10-12 ел элек тиражлар төшү әлеге кебек дәвам итсә, тагын 15 елдан басма матбугатның хәле көрчеккә терәләчәк дип чыгыш ясаган идем. Милли телләрдәге төп басмаларның ун ел эчендә тиражларын ике тапкыр югалту фактына нигезләнгән ул чыгышым аерым галимнәр тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Кызганычка каршы, фаразларым хаклы. Әйтик, “Кызыл таң” 2008 елда 20 мең тираж белән нәшер ителсә, бүген ул 5700 данә белән басыла. Бу әле чагыштырмача яхшы күрсәткеч, чөнки заманында дистә, хәтта йөз меңләгән тираж белән нәшер ителгән кайбер милли телләрдәге журналлар 100-200 данәгә калып, үзаллы яшәүдән туктап, көчлерәк басмалар канаты астына сыенды.

100 еллыккка чыккан китап
100 еллыккка чыккан китап

Басма матбугатның тиражлары төшүен, беренче чиратта, аудиториянең елдан-ел азая баруы белән бәйләргә кирәк. Ә ни өчен шулай? Сәбәбе гади генә: 40, хәтта 50 яшьтән яшьрәк булганнарның бик сирәге генә кулына басма гәзит алып укый. Төп абунәчеләребез булган 60-80 яшьлекләр исә дөньялыктан китә бара. Яшьләр кирәкле мәгълүматны күпкә оперативрак һәм уңайлырак булган электрон мәгълүмат чараларыннан ала. Димәк, без дә электрон төрдәге киңкүләм мәгълүмат кырына үтеп керергә тиеш. Бу юнәлештә дә эшләр бара. 2006 елда интернет сәхифәбез оештырылган чорда анда керүчеләр берничә йөз кеше булса, узган елны 300 меңнән артык кеше кергән, әмма сайтны укучылар саны артканнан редакция бер сум да керем алмый. Электрон төрдәге мәгълүмат чаралары базары үсеш алуга егерме елга якын вакыт үтүгә карамастан, редакцияләрнең бу юнәлештәге эшчәнлеген дәртләндерү көйләнмәгән.

Белешмә: Башкортстандагы рәсми мәгълүматларга караганда 1918 елның 4 (17) февралендә Оренбур шәһәрендә Башкортстан Вакытлы Революцион Советы (БВРС) игълан ителә, 1 мартта аның органы булып “Башкортостан” гәзите дөньяга килә. Вакыт-вакыт чыгудан туктап һәм исеме алышынып татарча нәшер ителүче бу басма ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетының 1924 елның 2 август карары белән мөстәкыйль ике гәзиткә бүленә. Башкортчасы – “Башкортостан”, татарчасы “Яңа авыл” исеме белән чыга башлый.

1930 елның 1 гыйнварыннан гәзитнең исеме “Коммуна” дип үзгәртелә. 1941 елның 8 июлендә гәзит чыгудан туктый, басманың баш мөхәррире һәм редакциянең тагын берничә журналисты фронтка китә.

1944 елның 12 мартында гәзит “Кызыл таң” – дигән исем белән яңадан чыга башлый.

2003 елдан төсле булып басыла башлый.

Рәсми булмаган мәълүмат чаралары “Кызыл таң”ны 1917 елның 14 июнендә Оренбургта чыга башлаган “Башкорт иттифаки бюросының мөхбире” исемле гәзит белән бәйли. Аңа караганда, гәзит татар телендә басыла. Соңрак башкортча да язмалар бирелә башлый. 1924 елда гына саф башкорт басмасы булып китә. Рәсми булмаган чыганаклар Башкортстанда башкорт телендәге гәзитнең тарихы зуррак булсын өчен аның оешуын басманың башында торган татар гәзитеннән исәпләнүен белдерә.

Башкортстандагы башкорт телендәге “Башкортстан” рәсми гәзите 100 еллыгын узган елның 14 июнендә искә алды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG