Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февраль Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның тууына 90 ел тулды. Шагыйрь иҗатына багышланган хәтер кичәсе 26 февраль Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтәчәк. Анда Атнабайның шигырьләре, спектакльләрдән өзекләр һәм шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Республикада Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның юбилей чаралары башланды. Уфа “Нур” татар дәүләт театры Әнгам Атнабайның юбилеена “Ул кайтты” дигән спектаклен әзерләде. 22 февраль әлеге спектакль алдыннан Әнгам Атнабайга багышланган “Безнең Атнабай” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы узды. Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров төзегән бу китапка әдипнең шигырьләре, каләмдәшләренең мәкалә-истәлекләре, Атнабайга багышлап язылган шигырьләре тупланган.

Интернеттагы Вконтакте социаль челтәрендә Әнгам Атнабай иҗатын яратучылар төркеме бар. Анда шагыйрь иҗатын сөйләүчеләрнең флешмобы бара. Әлеге төркем турында Азатлыкка аны оештыручы Әнгам Атнабайның якташы Юныс Миңнемөхәммәтов сөйләде.

Юныс Миңнемөхәммәтов
Юныс Миңнемөхәммәтов

​"Якташым булса да үзем өчен Атнабай иҗатын инде дөньяга карашым ныгыган вакытта гына ачтым. Аның әсәрләре мәктәп програмына кертелмәгән иде, әлеге сыман интернет челтәрләре дә үсешмәгән, шуңа аның иҗатына юллар урау булды дисәм дә була. Төркем 2012 елның июнь аенда ачылды. Иҗатын үзем өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә ачу иде беренче максатым. Икенче максатым – чын, затлы шигъриятнең нинди булуын күрсәтү иде. Тагы да бер максатым – Әнгам аганың иҗатын пропагандалап, таратып, туган Тәтешле районыбызның данын тирә-якка таныту иде. Уллары, оныклары, энесе төркем хакында белә, оныклары белән сөйләшкән бар.

Атнабайның 90 яшенә замана модасына ияреп флешмоб игълан иттем

Төркемгә төрле кешеләр яза, төрле язмалар килә. Төркемнең чын дуслары дип атарлык ике-өч кешем бар (еш кына Атнабайның шигырьләрен, фотоларын, башка материаллар белән уртаклашкан), калганнары исә күбрәк гади укучылар: керәләр, укыйлар, репост ясыйлар, лайк куялар.

Атнабайның 90 яшенә замана модасына ияреп флешмоб игълан иттем. Бер үк вакытта шундый ук флешмобны “Татар-информ” агентлыгы һәм Татарстан дәүләт филармониясе дә игълан иткән булып чыкты. Алар белән сөйләшеп, бу чараны берләштердек. Бу чараны Татарстан артистлары хуплап каршы алды. Тәтешле районы балалары да актив. Атнабай шигырьләрен Башкортстанның сәнгать осталары башкаруында да ишетәсе килә иде.

Теләгем бер генә: Атнабайны укысыннар, чөнки аның әсәрләрендә яктыртылган темалар, тирән фәлсәфә, юмор һәм гадилек – безнең бүгенге тормышта бик кирәк", диде Әнгам Атнабай иҗатын яратучылар төркемен оештыручы һәм алып баручы Юныс Миңнемөхәммәтов.

Error rendering VK.

Азатлык Әнгам Атнабайның бөеклеген ачыклау максатыннан берничә кешегә дә мөрәҗәгать итте. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов:

"Мин Әнгам Атнабай белән 1953 елда танышкан идем. Аның белән бик күп чараларда катнашырга, сәфәрләргә чыгарга туры килде. Шулай бер очрашуда бер авыл картының: “Карагыз, безнең телдә дә әйбәт шигырьләр язып була икән”, дигән сүзләре истә калды. Аның бөеклеге – халыкчанлыкта. Ул халык уен, халык кичерешләрен, халык аһ-зарларын гади генә сүзләр белән әйтеп бирү сәләтенә ия шагыйрь. Ул шигырьләрен бик оста укый иде. Артистлар укыган шигырьләре “фальшивый” килеп чыга, аңа җиткерүче юк, минемчә. Ул югары интеллектуал, фәлсәфи тирән иҗатлы шагыйрь түгел. Югары белемгә дә ия түгел. Аның урта белем алуы турында документларының ялганлыгы ачыклангач, Казан педагогия институтыннан куып кайтарган иделәр. Ул югары белемсез дә бердигән шагыйрь булырга мөмкин икәнлеген күрсәтте. Чөнки ул зур талант иясе иде. Аның шигырьләре үзеннән-үзе күңелгә керә.

Марат Кәримов
Марат Кәримов

– Республика татарларының “Кызыл таң” гәзите 130 меңгә якын тираж җыйган еллары редакциядә Әнгам Атнабай эшләгән чорга туры килә. Монда аның да өлеше булгандыр?

– Әйе. Гәзитнең баш мөхәррире булып Гата Алмаев эшләгән иде. Ул бик тәртип яратучы, пунктуаль мөхәррир иде. Ул Атнабайга 23 тапкыр шелтә чәпәгән. Әнгам бу шелтәләре белән горурланып йөри иде. Алмаевтан соң килгән Таһир Ахунҗанов белән бик тиз уртак тел таптылар. Икәү республикадагы барлык авылларны йөреп чыктылар. Бу гәзитнең тиражын үстерүгә дә булышлык итте. Ахунҗанов үзе дә язучы кеше, тальянда өздереп уйный белә иде.

– Ул чорда Башкортстанда иҗат итүчеләр башкортчага күчеп беткән. Ни өчен бер Атнабай гына татар булып калды?

– Мин башкортлар күпләп яшәгән Зианчура районындагы бердәнбер татар авылында тудым. Кечкенәдән башкортча аралашып үскәч, ике телне дә беләм. Атнабай татарлар күпләп яшәгән Тәтешле районыннан. Тәтешле, Яңавыл яклары Казанга якын. Мин аның татарлыгын Казан тәэсире белән дә аңлатам. Дөрес, аның паспортында “башкорт”, минекендә “татар” дип язылган иде. Ул милләте турында бәхәсләргә урын калдырмый “Менә шулай!” шигырендә шулай дип язган иде:

...Хатыным да оныклары белән
Сука сөрә урыс телендә...
Менә шулай яшәп яткан булам
Мин – чи татар башкорт илендә.

Әнгам Атнабай
Әнгам Атнабай

Үзенең милли чыгышы хакында Әнгам Атнабай Чечня канкоешлары башлангач, “Мин синең яклы” дигән шигырендә дә әйткән иде.

Мин синең яклы

Ирек даулап күтәрелде
Туганым чечен халкы.
Бөтен җаным-тәнем белән,
Мин, татар, синең яклы.

Ирек даулаган халыкның
Максаты изге, якты.
Саф йөрәкле көрәштәшем,
Мин, татар, синең яклы.

Һәрбер милләт үз илендә
Азат яшәргә хаклы.
Горур чечен карындашым,
Мин, татар, синең яклы.

Шагыйрь Рим Идиятуллин: “Мин урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Әнгам Атнабайның һәр китабын, гәзит-журналларда чыккан шигырьләрен, шагыйрь хакында язмаларны җыеп бардым. Аның вафатыннан соң мирас комиссиясендә дә эшләдем. “Башкортстанның халык шагыйрьләре” сериясендә чыккан Әнгам Атнабайның икенче томын да мин төзедем. Атнабай шигырьләре һәм аның хакындагы кызыклы фикерләрне туплап 560 битлек китап әзерләгән идем. Ул Әлмәт шәһәрендә яшәүче шагыйрьнең улы Азаматта өч ел инде чыга алмый ята.

Рим Идиятуллин
Рим Идиятуллин

Атнабай – көчле лирик шагыйрь. Соңгы еллар иҗатында публицистика да зур урын алып тора. Ул – милләтпәрвәр шагыйрь. Аның бөклеге шунда, минемчә”, диде шагыйрь Рим Идиятуллин.

Әнгам Атнабай татарлыгы өчен нахак сүзләрне дә аз ишетмәгәндер. Андыйларга җавап итеп ул 1984 елда “Милли дуска” исемле шигырен язган.

Милли дуска

Татар-башкорт мәсьәләсе
Каяндыр килә һаман –
Бетми торган чир шикелле
Теңкәгә тия һаман.

Ник татарса һөйләшәһең,
Башкортса һөйләш, имеш,
Был һөйләшең менән һиңә
Казанга китеү тейеш!”

Нишләп Казанга китим ди,
Шушында туып-үскәч?
Яфрак ярып, чәчкә атып,
Җимеше булып пешкәч?

Нишләп Казанга китим ди?
Шушында атым-затым –
Минем сөйләшне аңлаучы
Миллионнан артык халкым.

Нишләп Казанга китим ди?
Шушында минем Уфам,
Казанда яшәп Уфаны
Сагына иде Туфан...

Моннан ары “һин татар” дип,
Җаныма тимә давай.
Җанга тиеп, җан ачуын
Чыгара күрмә, малай!

Атнабайның Казанга китү-китмәү мәсьәләсендәге дүртьюллыгын Башкортстан татарларының күпчелеге яттан белә:

Ник талантлы татар якташларым
Казаннарга китеп торып кала?
Казаннарда татар булу җиңел,
Уфаларда татар булып кара!

Татар-башкорт каршылыклары турында җан атып язган “Мәсьәлә” дип аталган шигыре актуальлеген югалтмау түгел, елдан-ел үзенең ачы дөреслеген чагылдыра:

Мәсьәлә

Син башкорт дип, син татар дип,
Әрләшмәек, туганнар.
Бу халыклар гомер бакый
Бергә тормыш корганнар.

Син башкортмы, син татармы –
Анда түгел мәсьәлә.
Башкорттан да, татардан да
Урыс туа – вәт бәла! –
Менә кайда мәсьәлә!

Белешмә. Әнгам Атнабай (Атнабаев Әнгам Касыйм улы) – Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башҡортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премиясе лауреаты. 1928 елның 23 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була. Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә. Аксәет авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. 1950 елда Әнгам Атнабаев Уфага килеп, “Кызыл таң” редакциясендә эшли башлый. Хаклы ялга китәр алдыннан “Һәнәк” журналында хезмәт итә.

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми.

1999 елның 13 октябрендә вафат булды.

Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән аның исеме туган авылындагы урта мәктәпкә кушылган. Туган авылында Әнгам Атнабай музее эшли, бюсты куелган. Яңавыл шәһәре, Үрге Тәтешле һәм Иске Күрдем авылларындагы урамнарга исеме бирелгән. Уфада ул яшәгән йортҡа мемориаль тактаташ куелган. 2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафынан Атнабай исемендәге премия булдырылган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG