Журналистлар һәм матбугат чаралары хезмәткәрләре һөнәр берлеге Мәскәү мэриясенә 500 кешедән торган митинг уздырачагы хакында белдерү җибәргән. Бу хакта оешманың Telegram-каналы хәбәр итә. "Журналистларны һәм матбугат чараларын "ят агентлар" реестрына теркәүгә" һәм "ят агентлар" хакындагы канунга каршы оештырылачак бу чара 4 сентябрьгә билгеләнгән. Гариза бирүчеләр чараны уздыру өчен урынны Пушкин мәйданыннан яки Никита бульварыннан бирүләрен сорый. Һөнәр берлеге рәистәше Софья Русова шәһәр хакимиятеннән җавап өч көн эчендә килер дип саный. "Күп кенә хезмәттәшләрнең митинг турындагы канунны бозган өчен штрафлары бар, шуны да исәптә тотып, митингны хакимият белән килештереп уздырырга телибез. Беркемне тоткарламасыннар һәм штрафка тартмасыннар", дип белдергән Русова "Коммерсантъ"ка.
БУ ТЕМАГА: Венециан комиссиясе Русиягә "ят агент" кануннарын гамәлдән чыгарырга киңәш иттеЖурналистлар һәм матбугат чаралары хезмәткәрләре һөнәр берлеге 2016 елда оештырылган. 2020 елга анда Русиянең 40 төбәгеннән 600 әгъза исәпләнелә.
Соңгы биш айда юстиция министрлыгы "Медуза", Insider, , "Первое антикоррупционное СМИ", VTimes басмаларын ят агентлар дип таныды. Ә Роскомнадзор идарәсе "Баш прокуратура таләбе буенча" "Открытые медиа", "МБХ-медиа" басмаларының сайтларын томалады. "Проект" басмасы исә, "теләнмәгән оешма" буларак танылды. 20 августта ят агент ресстрына "Дождь" телеканалы, "Важные истоии" басмасы һәм җиде журналист та кертелде.
"Ят агент" медиа исемлегенә беренчеләрдән булып Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпоорациясенең Русиядә эшләүче проектлары, шул исәптән Азатлык Радиосы да кертелде.
22 августта Лубянкадагы ФСБ бинасы янында журналистлар хезмәттәшләрен яклап пикетларга чыкты. Полиция 12 кешене тоткарлады, аларга ачык чаралар уздыру кагыйдәләрен бозган өчен административ беркетмәләр төзелде.
23 августта Казанда "Сота" хәбәрчесе Наилә Муллаева "Дождь" телеканалына теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкты.
"Дождь" телеканалының "ят агент" исемлегенә кертелүе турында фикер белдереп, Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "ят агентлар" турындагы канун "матбугат чарасын ябуга китерми, ә аңа өстәмә бурычлар гына йөкли", диде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!