Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венециан комиссиясе Русиягә "ят агент" кануннарын гамәлдән чыгарырга киңәш итте


Русиягә кимендә әлеге кануннарны куллануны киметергә тәкъдим ителде.

Европаның хокук аша демократия комиссиясе (Венециан комиссиясе) Русиягә "ят агентлар" турындагы кануннардан баш тартырга киңәш итте. Русиягә кимендә әлеге кануннарны куллануны киметергә, ә програм-минимум буларак терминның исемен үзгәртергә тәкъдим ителде. Венеция комиссиясе хисабын Idel.Реалии редакциясе тикшергән.

Документта "ят агентлар" турындагы кануннар артык томанлы һәм аны физик затлар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм сивил оешмалары даирәсенә каршы кулланырга мөмкинлекләре чикләнмәгән дип билгеләп үтелә. Тәкъдим авторлары фикеренчә, кануннар Русия хакимияте белдергән максатларны үтәргә мөмкинлек бирми. Нәтиҗәдә кешенең төп хокукларын бозулар күзәтелә, моңа кешенең үз-үзен белдерүгә, шәхси тормышына, дискриминациядән азат булу хокукы да керә. Авторлар канун үзгәрешләренең сивил һәм сәяси хокукларны ирекле тормышка ашыруга тискәре йогынты ясарга мөмкинлеге турында кисәтә.

Русиягә кануннардан баш тартырга яки һәрхәлдә аларның гамәлгә ашырылуын, оешмаларның "ят агентлар" исемлегенә кертер дәрәҗәдә сәяси тормышка кысылу критерийларын "ачыкларлык" итеп аныкларга тәкъдим ителде. Русия хакимиятенә сәүдәгә корылмаган оешмаларны чит илдән финанслануда чикләмәскә тәкъдим ителде. Венеция комиссиясе хисабында "ят агент" термины "стигматизацияләүче һәм тонык термин" дип аталган.

Европаның хокук аша демократия комиссиясе – Европа Шурасы каршындагы конституцион хокук буенча консультатив оешма, анда Русия дә катнаша. Комиссия 1990 елда, Берлин дивары җимерелгәч төзелә. Венециан комиссиясе Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә Европаның хокукый мирасы стандартларына туры килә торган конституцияләр кабул итүдә төп рольне уйнады. Комиссия тәкъдимнәре киңәш сыйфатында бирелә.

Венециан комиссиясе экспертлары фикеренең бер өлеше Азатлык Радиосы медиакорпорациясенең позициясе белән туры килә. RFE/RL күп мәртәбәләр "ят агентлар" турындагы Русия кануннарының дискриминацион һәм гаделсез булуын күрсәтте. Азатлык Радиосы һәм RFE/RL ширкәтенең башка урыс телле проектлары юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елда "чит ил агентлары" исемлегенә кертелде һәм хәзер дә Русия хакимияте тарафыннан җитди басымга дучар ителә, соңгы вакытта медиакорпорация Роскомнадзорның журналист материалларын тамгалау турындагы боерыгын үтәмәүдә гаепләнә. Үтәлүе авыр булган бу техник кагыйдәләрне RFE/RL цензура үрнәге дип саный. Мәскәүдә медиакорпорация мәнфәгатьләрен вәкиллек итүче "РСЕ/РС" офисына салынган штрафларның гомуми күләме 2 миллион доллардан артып китә, җаваплылыгы чикләнгән оешманың банк хисаплары томаланган.

2021 елның июнендә Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсе "РСЕ/РС" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте һәм аның баш мөдиренең Русия хакимиятләре гамәлләренә карата шикаятен карый башлады. Дәгъвачылар "ят агент" турындагы кануннарны куллану Европаның кеше хокуклары конвенциясе маддәләрен боза дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG