Accessibility links

Кайнар хәбәр

РСЕ/РС Роскомнадзордан "ят агент" медиа турындагы фәрманны кире кагуны таләп итә


Әлеге белдерү Петербур халыкара икътисад форумы кысаларында узган "Русиядә ят агент чит ил матбугат чаралары" дип аталган эшлекле иртәнге аш вакытында яңгырады.

"Роскомнадзорның "ят агент" дип аталаган матбугат чараларында журналист материалларын тамгалау фәрманы кире кагылырга тиеш", дип саный Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Русиядәге вәкиллеге (РСЕ/РС ) мөдире Андрей Шарый. "Әлеге фәрман да, Русиянең "ят агент" медиа кануннары да халыкара хокуклар нормасын, Русия Конституциясен, матбугат чаралары турында канунны боза, медиа-базарда тигез көндәшлек принципларына каршы килә", диде ул.

Әлеге белдерү Петербур халыкара икътисад форумы кысаларында узган "Русиядә ят агент чит ил матбугат чаралары" дип аталган эшлекле иртәнге аш вакытында яңгырады. Чараны тышкы эшләр министрлыгы уздырды. Очрашуның күп өлеше АКШның "ят агентлар" турында кануннарын һәм көнбатыш илләрдә Русия мәгълүмати йогынтысын чикләү чараларын тәнкыйтьләүгә кайтып калды. Мәскәүдә ул чараларны гаделсез дип саныйлар.

RFE/RL вәкиле һәм Европа берлегенең Мәскәүдәге делегацияләренә чыгыш ясау өчен ахырда 5-7 минут кына бирелде.

Русия тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты мөдире Мария Захарова Русиянең "ят агент медиа" турында кануны "Америкада Русия журналистларына каршы" АКШ гамәлләренә җавап булып тора диде. Аның фикеренчә, "ят агент" матбугат чараларына бернинди дә чикләүләр юк, аларның хокуклары Русиядә бу өлкәдә эшләүче башка кешеләрнекеннән аерылмый".

RFE/RL җитәкчелеге һәм халыкара жуналистика оешмалары әлеге фикерне кире кагып килде, Русиядә Азатлык Радиосы өчен бирелгән шартларны АКШта RT яки "Россия сегодня" агентлыгы шартлары белән чагыштырып булмый диде.

  • Русиядә әзерге вакытта "ят агент медиа" исемлегендә 20 атама бар, аерым алганда, шундый тамга Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм медиакорпорациянең берничә проекты, шулай ук биш Русия ватандашы – физик затка тагылган. Күптән түгел исемлеккә "Медуза" басмасы да кертелде. Бу карарны "Медуза" мәхкәмәдә шикаять итте. Исемлеккә кертелгән медиага аерым таләпләр куела, бу таләпләрне үтәү аларның эшен нык авырайта.
  • Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" дип аталучы медиа исемлегенә кертелгән VTimes эшлекле басмасы 12 июньнән ябылачагын белдерде. Белдерүдә әйтелгәнчә, ул "оппозиция сәяси медиа" төркемендә эшләргә һәм хезмәткәрләрен куркыныч астына куярга теләми.
  • 2021 елның гыйнвар-май айларында Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы проектларын "ят агент" канунында каралган тамгалау тәртибен бозуда гаепләп, мәхкәмәгә 520 беркетмә юллады. Русия канунннарын тулысынча үтәгән Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм корпорациянең башка проектлары бу таләпләрне үтәүдән баш тартты, моны редакция сәясәтенә тыкшыну буларак кабул итте.
  • Мәхкәмәләр корпорациягә якынча 100 миллион сум күләмендә штрафлар билгеләде. Штрафлар түләнмәгән очракта хакимиятләр Русиядә медикорпорациянең сайтларын томалау белән яный, ә Радио Свобода җитәкчелеге җинаять эзәрлекләвенә дучар ителергә мөмкин.
  • Майда Азатлык Радиосының Русиядәге юридик вәкиле һәм аның баш мөдире Андрей Шарый "ят агент" кануны куллану аркасында Русиягә каршы Страсбург мәхкәмәсенә шикаять бирде. Шикаять авторлары әлеге канунны куллану Кеше хокуклары Европа конвенциясе маддәләрен боза дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG