Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ят агент" исемлегенә кертелгән VTimes басмасы ябылуын игълан итте


Басма эшчәнлеген 12 июннән туктата. Ябылу сәбәбе – оппозиция сәяси медиасы булып эшләргә һәм хезмәткәрләрен куркыныч астына куярга теләмәү, диелә.

Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" дип аталучы медиа исемлегенә кертелгән VTimes эшлекле басмасы 12 июньнән ябылачагын белдерде. Белдерүдә әйтелгәнчә, ул "оппозиция сәяси медиа" төркемендә эшләргә һәм хезмәткәрләрен куркыныч астына куярга теләми.

VTimes – мәгълүмати-аналитика сайты, 2020 елда ул элек Ведомости газетында эшләгән журналистлар тарафыннан ачылган иде. Бер төркем журналист Ведомостиның хуҗасы алышынгач медиадан китте. Проектны тормышка ашырырга акчалар аның булачак укучыларыннан җыелды диелде.

Сыйфатлы медианы финанслау өчен укучыларның ихтыяри тапшырган акчалары гына җитми, диелә белдерүдә.

"Ят агент медиа" дигән тамга VTimes-ның бизнес-моделен җимерде. Ә без басманы нәкъ менә бизнес буларак булдырган идек. Реклама бирүчеләр һәм партнерлар ничек итеп "ят агент" белән хезмәттәшлек итеп булганын аңламый – без аларны моның өчен гаепли алмыйбыз" дигән сайт вәкилләре. "Ят агент" медиасы белән түрәләр, бизнесменнар һәм аналитиклар да аралашырга курка, бу материаллар әзерләүне кыенлаштыра, диелә.

"Үзебезнең үрнәктә инандык – хакимияткә профессиональ һәм контрольдә тотып булмый торган медиа кирәкми" дигән редакция.

Хәзерге вакытта "ят агент медиа" исемлегендә 20 атама бар, аерым алганда, шундый тамга Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм медиакорпорациянең берничә проекты, шулай ук биш Русия ватандашы – физик затка тагылган. Күптән түгел исемлеккә "Медуза" басмасы да кертелде. Бу карарны "Медуза" мәхкәмәдә шикаять итте. Исемлеккә кертелгән медиага аерым таләпләр куела, бу таләпләрне үтәү аларның эшен нык авырайта.

Майда Азатлык Радиосының Русиядәге юридик вәкиле һәм аның баш мөдире Андрей Шарый "ят агент" кануны куллану аркасында Русиягә каршы Страсбург мәхкәмәсенә шикаять бирде. Шикаять авторлары әлеге канунны куллану Кеше хокуклары Европа конвенциясе маддәләрен боза дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG