Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медуза" язмаларын "ят агент" буларак тамгалый башлады


Русия Юстиция министрлыгы Медузаны "ят агент" исемлегенә кичә кертте.

"Медуза" язмаларын "ят агент" буларак тамгалый башлады.

Язмалар: "Бу хәбәр (материал) ят агент функцияләрен башкаручы чит ил массакүләм мәгълүмат чарасы тарафыннан һәм (яки) ят агент функцияләрен башкаручы Русиядәге юридик зат тарафыннан әзерләнгән һәм таратылган", дип тамгаланган.

23 апрель Русия Юстиция министрлыгы Медузаны "ят агент" массакүләм мәгълүмат чаралары исемлегенә кертте. Шулай ук бу исемлеккә "Первое антикоррупционное СМИ" басмасы да кертелде.

Медузаның баш мөдире Галина Тимченко "Подъём"га министрлыкның "ят агент" исемлегенә кертү турында бернинди дә белгертү җибәрмәгәнен әйтте.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2017 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
  • Былтыр 28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче тапкыр физик затларны ят агент функцияләрен үтәүче медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG