Болгар Ислам академиясенә яңа уку елына 40 кеше кабул ителгән

Болгар Ислам академиясе бинасы

Аларның 40 проценты Татарстаннан. Абитуриентлардан гарәп телен яхшы белүне һәм аңлауны таләп иткәннәр

Болгар Ислам академиясе (БИА)яңа уку елында магистратурага 25 шәкертне кабул иткән. Бер урынга дүрт кеше туры килгән. Докторантурага 15 кеше кабул ителгән, бер урынга алты кеше туры килгән. "Бу - узган елгы нәтиҗәләрдән югарырак", дип белдерде Болгар Ислам Академиясенең ректор вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов матбугат очрашунда.

Ул узган ел белән чагыштырганда, быел укырга керергә теләүчеләрнең белем ягыннан яхшырак әзерлекле булуын искәртте. Моны уку йортының абитуриентлар алдына куйган таләпләре көчәюе белән аңлатты. "Без, студентлар беренче көннән үк лекцияләрне тыңлап кына түгел, аңлап та утырсын өчен, алардан гарәп телен шактый яхшы дәрәҗәдә белүләрен таләп итәбез", диде ул.

Быел Болгар Ислам академиясенә магистратурага беренче мәртәбә Удмуртиядән, Ульян өлкәсеннән, Кемерово һәм Новосибирски шәһәрләреннән укырга керүчеләр булган. Докторантурага Чечня һәм Кабарда-Балкардан ике студент кабул ителгән. "Гомумән алганда, Русия төбәкләреннән генә түгел, БДБ дәүләтләреннән дүрт студентыбыз бар. Тагын бер вәкил — чит илдән, Гарәп Әмирлекләреннән. Укырга керергә теләүчеләр арасында Индонезия, Алжирдан гариза бирүчеләр дә булды, ләкин сайлап алудан үтмәделәр, ди ректор вазифаларын башкаручы.

Айнур Тимерханов әйтүенчә, БИА үзенә чит илләрдән күбрәк студентлар җәлеп итүне максат итеп куймый. "Әйе, аңлыйбыз, күпмедер дәрәҗәдә андыйлар да кирәк. Ләкин безнең төп максат — студентларны яхшы белгечләр итеп әзерләү һәм сыйфатлы белем бирү. Академиядә укучыларга, Исламның җәмгыятьнең бүлгәләнүен һәм террорчылыкны хупламавын җиткерергә тырышабыз", диде ул.

БУ ТЕМАГА: "Академия төзелгәч ислам белемен алу өчен чит илгә бару ихтыяҗы калмады"

Быел укырга керүче студентларның 40 проценттан артыгы — татарстаннар, ди ректор урынбасары. "Аларны татар булганнары өчен генә кабул итмәдек, белем дәрәҗәләре башка еллар белән чагыштырганда уңай якка шактый аерылып тора. Ислам фәннәре өлкәсендәге белемнәре ягыннан да татарстанлы шәкертләр чит илдән укырга керүчеләрдән нык аерылып тора, дип әймәс идем мин. Ә инде гарәп телен шундый яхшы итеп өйрәнә алуларын исәпкә алсак, Татарстаннан булган укучыларыбыз өстенрәк тә тора", диде ул.

Болгар ислам академисендә барлык студентларга да тулы социаль пакет тәкъдим ителә. Уку, яшәү, ашау һәм белем йортының барлык матди-техник базасыннан файдалану тулысынча бушлай. Шәкертләрнең укудагы уңыш дәрәҗәсенә карап, ун мең сумга кадәр стипендия дә түләнә. "Спорт белән шөгыльләнү өчен дә барлык шартлар тудырылган", дип искәрттеАйнур Тимерханов.

Болгар Ислам академиясе 2017 елда ачылды. Аны "дөрес ислам" динен тарату белән шөгыльләнәчәк дип белдерделәр. БИА багучылар шурасы рәисе - Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!