Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар җыенында ислам академиясенә зур өметләр багладылар


Болгар җыенында яңа академияне күрсәттеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

20 май Изге Болгарда ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган җыенда Болгар ислам акдемиясе "дөрес ислам" динен тарату белән шөгыльләнәчәк дип белдерделәр.

Быелгы Болгар җыенының ачылышы инде төзелеп беткән ислам академиясе каршында узды. Иртәнге 8дә үк аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев килгән кунаклар белән карап чыкты. Ләкин анда берничә матбугат чарасы гына кертелде. Башка журналистларга академия өйлә намазыннан соң президентсыз гына күрсәтелде.

Аяк киемнәрен салып яңа келәмнән атлап 14000 квадрат метрлы академияне йөреп чыктылар. Заманча җиһазландырылган бүлмәләрдә аклы-зәңгәрле төсләргә өстенлек бирелгән, түбәләрнең пыяладан эшләнүе иркен бүлмәләрне тагын да зурайта. Соңрак бирегә мөфтинең урынбасары, Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да килеп җитте. Ул журналистларга Болгар ислам академиясенә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Азатлык Мөхәммәтшин белән бер әңгәмә корган иде, әлегә яңа мәгълүмат юк. Бары тик әлеге бинаны салу миллиардтан артык сумга төшкәнен, Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге "Ярдәм" фонды тарафыннан төзелүен, чыгымнар фонд тарафыннан табылуын, Алишер Усманов ярдәме һәм гади халык ярдәме белән акча җыелуы турында әйтте.

Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясе белән таныштырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Төркия Болгар ислам академиясенә ничек ярдәм итәр дигән сорауга Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач бу өлкәдә Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә телибез, дип белдерде. "Бу Русиянең төрки халыклары өчен әһәмиятле һәм тарихи вакыйга. Без дә, Аллаһ бирсә, бу өлкәдә татарстанлы кардәшләребез белән, русияле туганнарыбыз белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Бу академия эше белән шөгыльләнгән Камил Исхаков Төркиягә барып безнең дин эшләре идарәсе җитәкчесе Мәхмүт Гермез белән очрашты. Безнең планнарыбыз бар, бу академия һәм безнең университетлар хезмәттәшлек итәчәкләр һәм Русия мөселманнарның, төрки халыкларның файдасына булачак дип өметләнәм", диде баш консул.

Ачылыш тантанасында Миңнеханов уку йорты Корбан гаете көннәрендә, 2 сентябрьдә ачылыр дигән өметен белдерде.

Моннан тыш, президент "Кол Гали" кунакханәсе төзелешен дә карады. Әлеге кунакханәдә элеккәчә Болгар мунчасы да булачак, дип сөйлиләр.

Ачылыш тантанасында "дөрес ислам" кирәк дип сөйләделәр

Ачылыш тантанасын артистлар Фәнис Җиһанша белән Алсу Вәҗиева алып барды. Берничә җырчы җырлап, "Мирас" ансамбле чыгыш ясаганнан соң тезелешеп VIP-түрәләр, кунаклар чыкты. Татарстан президенты "Бисмилласын" әйтеп җыенга килүчеләрне сәламләде. Академиядә сентябрьдән укулар башлансын өчен мөгаллимнәрне туплап бетерергә тырышабыз, дип ышандырды. "Болгар академиясе ислам белгечләре үзәгенә әйләнсен иде", диде Миңнеханов. Ул шулай ук "Кол Гали" кунакханәсе төзелеше дә быел тәмамланырга тиеш, дип белдерде һәм Болгарда шундый зур эшләр башкару мөмкинлеге биргәнгә Русия президенты Владимир Путинга рәхмәтен җиткерде.

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев үз чыгышында ислам дөньясында дөрес юнәлеш кирәк диде. "Һәркем үзенекен дөрес дип саный инде. Ләкин "дөресенә" чыгарга кирәк, чөнки дөнья үзгәрә, үзебез үзгәрәбез, технологияләр үзгәрә", диде дәүләт киңәшчесе. Аның фикеренчә, Ислам академиясе Болгардан башка җирдә төзелә дә алмас иде.

Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин "Башка берәүләр корал белән, халыклар арасында коткы салу, җир йөзендә җәбер-золым тарату белән танылса, илебез һәм шушындый җитәкчелерәбез Аллаһ каршында да, бәндә каршында да изге нияттә изге хезмәттә лаек кешеләр икәнен күрсәттеләр", дип әйтте.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин революциягә кадәр Татарстанда 30 мең китап басылып чыгуын һәм, дөньяда беренче басма буларак, 1803 елда Коръәни-кәрим басылуын әйтте. "Яңа академиядән дә, иншалла, зур галимнәр чыгар. Ул бердәмлек диндары булыр, чөнки таркаулык өчен бернинди сәбәп юк. Аллаһыбыз бер, пәйгамбәребез бер, динебез бер, китабыбыз бер, хәтта милләтебез дә бер", дип белдерде мөфти.

Җыенда Төньяк Кавказ мөселманнары координация шурасы рәисе, Чечня мөфтие Сәлах Меджиев та чыгыш ясады. Ул да ислам динен дөрес юнәлештә аңлату әһәмиятенә басым ясап: "Исламны дөрес аңламаган очракта, сугышлар, болгавыр вакытлар барлыкка килә. Әгәр Русия мөселманнары бердәм булса, Аллаһтан куркып, изге гамәлләр кылсак, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт ярдәм итәр. Мөселманнар бөтен кешелек өчен үрнәк булырга тиеш", диде.

Халык алдына чыгучылар арасында Камил Исхаков, Алексей Песошин, Ислур Метшин да бар иде. Ләкин алар бер сүз әйтми, кире кереп киттеләр. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин быел да Болгар җыенында күренмәде.

Түрәләр чыгышыннан соң җырлар дәвам итте, ләкин халык тизрәк чыгу ягын карады.

Этәләр дә, төртәләр, безне ятим итәләр

Болгар җыенында соңгы елларда зур түрәләр катнашуы аркасында көчле иминлек чаралары күрелә. Бу юлы да ачылыш тантанасын күпләр койма аша карады. Хәер, сакчылар үзләрен итәгатьле тотты, татарча сөйләште, тантана барган мәйданнан теге яки бу сәбәп белән чыгып китүчеләр урынына яңаларын кертеп торды.

Тантана тәмамланганнан соң да халык бөтен ялан буйлап таралып китә алмады. Аларны башта бер капкадан, аннары бераз баргач икенче капкадан чыгардылар. Бер капка янына барып, аннан борып җибәрелгән өлкән яшьтәге бер апа "Этәләр дә, төртәләр, безне ятим итәләр" дип икенче капка эзләп китте. Башкалар да шулай бераз адашып йөрергә мәҗбүр булды.

Шул ук вакытта фотографларга һәм видеоператорларга уңайлы урыннар бирелгән иде. Өйлә намазында VIP кунакларны төшерү бернинди чикләүләрсез диярлек узды.

Намазда Рөстәм Миңнеахнов да катнашты. Аңа кадәр ул төзекләндерелгән Идел яры буен ачты.

Мөфтиләр селфи ясады, Ислам университеты кызлары яулык бәйләргә өйрәтте

Болгар җыенына Kazansammit кунаклары һәм Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында катнашучы имамнар килгән иде. Русиянең 70кә якны төбәгеннән җыелган әһелләр бер-берсе белән дә, аерым гына да фотога төшеп, селфи ясап йөрде.

Мәйданда сату-алу гөрләде, осталарның төрле кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде, берничә җирдә пылау пешерделәр, ит кыздырдылар. Чатырлар корып, җиргә ашъяулык җәеп ял итеп, ашап утыручылар да бар иде.

Русия ислам университеты кызлары бер чатырда яулык бәйләргә һәм намаз укырга өйрәттеләр. Яулык бәйләргә өйрәнергә теләүчеләрдән чират та барлыкка килде.

Халыкны автобусларга төяп иганәчеләр алып килгән

Кайбер елларда Болгар җыенына мәчетләр махсус автобуслар җибәрә иде. Соңгы ике елда мондый эш оештырылмый. Казанның "Көньяк" автостанциясеннән 20 майда Болгарга өстәмә рейс җибәрелде.

"Безнең депутат Таһир Һадыев ел саен оештырып алып килә, нигездә мәчеткә йөрүчеләр килә, аңа зур рәхмәт", диде Балтачтан Раушания Шәйхиева.

"Зәкәт" фонды ярдәмендә арбалы инвалидлар да килә алган иде. Алар "Сила духа" оешмасы әгъзалары.

Тукталыштагы автобусларның географиясе һәрвакыттагыча киң булды. Башкорстан, Чуашстан, Ульян кебек якын-тирә төбәкләрдән автобуслар һәм җиңел машиналар күп иде.

Изге Болгар җыенында күпме кеше катнашканлыгы турында рәсми белдерүләр юк. Кеше былтыргыга караганда күбрәк иде диючеләр булды.

XS
SM
MD
LG