Казанның Жуковский урамы 9нчы йорт диварына куелган мемориал тактада "Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәде", дип ике телдә язылган.
Тантанада Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым, туганнары, татар зыялылары һәм түрәләр катнашты. Татарстан хакимияте исеменнән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, президент каршындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Халык алдында ул Фәнис Яруллинның "Күп сорамыйм бер дә" дигән шигырен укыды.
Халык шагыйре Разил Вәлиев үз чыгышында Фәнис Яруллин яшәү дәрте өстәүче шигырьләр язды дип белдерде.
"Бик күп шагыйрьләрдә бүген уфтану, зарлану, елау. Аларны укыгач кешедә яшәү дәрте сүнә. Фәнис Яруллин шигырьләрен укыгач яшисе килә башлый", диде ул.
Шагыйрь Рәдиф Гаташ Яруллинны пәйгамбәрләр затыннан дип әйтте.
"Ул халыкның бәхетенә, рухының көчен исбат итәргә, аның чыдамлыгын, мәңгелек геройлыгын исбат итәргә яралган Муса Җәлил кебек үк пәйгамбәрләр затыннан. Пәйгамбәрләр билгеле бер вакытта гына килә. Яшәешне, рухны күтәрә, халыкның пассионарлыгын күтәрә торган шагыйрь", диде ул.
Истәлек тактасы ачылышы
Күренекле язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллин 2011 елда вафат булды. Ул 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган.
"Без, гомумән, фаҗигаләр илендә яшибез. Шул фаҗигаләр иленнән чыгу өчен, субъектив фикерләр булса да, язарга кирәк. Киләчәктә аларның объектив фикергә дә әйләнеп куюы бар. Яшьләргә теләгем – бары тик кыю булырга, кыю кеше бу дөньяда беркайчан да югалып калмый", дигән иде шагыйрь Азатлыкка.
Фәнис Яруллин – Татарстанның халык язучысы, "Халыклар дуслыгы" ордены кавалеры, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты һәм Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы иде. 2015 елда Баулы шәһәрендә Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханыма һәйкәл ачтылар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!