Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллин вафат


Фәнис Яруллин
Фәнис Яруллин

Җомгага каршы төндә Казанда 73 нче яшендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин вафат булды. Шагыйрь белән хушлашу иртәгә сәгать унбердә Камал театрында булачак.

Ул 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган.


“Без, гомумән, фаҗигаләр илендә яшибез. Шул фаҗигаләр иленнән чыгу өчен, субъектив фикерләр булса да, язарга кирәк. Киләчәктә аларның объектив фикергә дә әйләнеп куюы бар. Яшьләргә теләгем – бары тик кыю булырга, кыю кеше бу дөньяда беркайчан да югалып калмый”, дигән иде шагыйрь быел җәен “Азатлык” радиосына әңгәмәдә.

Фәнис Яруллин – Татарстанның халык язучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (1985), 1968 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
XS
SM
MD
LG