Европа мәхкәмәсе полициядән зыян күргән 17 русиялегә 500 мең евро түләү карары чыгарган 

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы

Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстаннан Радик Гыйлметдинов та бар. Ул Казанда җинаятьчел төркем оештыруда шикләнеп тоткарланганнан соң, полициянең җәзалавыннан шикаять иткән.  

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) полиция тарафыннан көчләү һәм тикшерү эшләренең нәтиҗәсезлеге турындагы дәгъвалар уңаеннан 17 Русия ватандашына 500 мең евро күләмендә акча түләттерү турында карарлар чыгарган.

Һәр мөрәҗәгать итүчегә мәхкәмә 11дән 45 мең еврога кадәр рухи зыян компенсациясе билгеләгән.

Страсбург мәхкәмәсе Русия хакимиятләре җәзалауны тыю, шәхси кагылгысызлык, гадел мәхкәмә тикшерүе һәм шәхси тормышка хокук турындагы маддәләрне бозган дип нәтиҗә ясаган.

Беренче документта әйтелгәнчә, 2007 елдан 2015 елга кадәр куәт оешмасы вәкилләре Татарстанда, Мурмански, Томски, Ярослав, Саратов өлкәләрендә, шулай ук Алтай краенда сигез русияләрне тоткарлаган. Аларның һәрберсе кыйналуы турында хәбәр иткән.

Шикаять итүчеләрнең берсе – Радик Гыйлметдиновны 2011 елның 5 апрелендә җинаятьчел төркем оештыруда шикләнеп Казанда тоткарлаганнар һәм изоляторга җибәргәннәр. Зыян күрүче әйтүенчә, ике көннән аны эчке эшләр бүлекчәсенә китергәннәр, милиционерлар көч кулланып гаебен танып күрсәтмәләр бирүен таләп иткән.

Гыйльметдиновның кулларына богаулар, башына эшләпә кидергәннәр һәм сулый алмаслык итеп ябыштыргыч тасма белән ябыштырып куйганнар. Соңыннан кулларын каерып йөгерергә мәҗбүр иткәннәр. Аннары Гыйльметдиновны ике матрас арасына кысканнар, ул сулыш ала алмаган. Шулай ук электрошокер кулланганнар диелә документта.

Табиблар шикаять итүчеләрнең бөтен тәнендә бәрелгән, сынган һәм янган урыннар, күгәрекләр, баш мие селкенү билгеләре теркәгән. Барлык зыян күрү очракларында да тикшерүчеләр куәт оешмасы вәкилләренә карата эш ачудан баш тарткан. Бер Русия ватандашының шикаяте нигезендә генә эш ачылган, шулай да гаеплеләр табылмаган.

Икенче карарда 2008 едан 2011 елга кадәр тагын тугыз русиялене тоткарлаулары турында әйтелә. Зыян күрүчеләр кыйналулары һәм җәзаланулары (шул исәптән электрошокер белән дә) турында сөйләгән.

Табиблар аларда бәрелгән, сыдырылган һәм күгәргән җирләре булуын теркәгән. Аларның гаризалары нигезендә дә полициягә каршы җинаять эшләре ачылмаган. Моннан тыш, Русия мәхкәмәләре зыян күрүчеләрне төрле җинаятьләрдә гаепле дип тапкан. Кайберләре гаебен җәзалаулар аркасында таныган булган.

Мәскәүдә яшәүче Михаил Масалгинны милиционерга карата көч куллану эше нигезендә хөкем иткәннәр.

Куәт оешмасы вәкилләре фаразынча, 2008 елда тоткарланган вакытта ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең башына суккан һәм киеменнән күкрәк тамгасын йолкып алган.

Масалгин үзе исә тоткарланган вакытта милиционерларның аны җиргә егуын һәм кыйный башлавын сөйли. Соңыннан кулларындагы богавыннан тотып, полиция машинасына сөйрәп алып барганнар һәм шунда кыйнауларын дәвам иткәннәр. Масалгин сүзләренчә, эчке эшләр бүлекчәсенә китерелгән вакытта ул аңсыз булган һәм касыгына сугуларыннан соң гына аңына килгән. Милиционерлар моны "йомшатучы сугулар" дип атаган диелә ЕСПЧ карарында.
Күптән түгел Gulagu.net хокук яклау проектын оештыручы Владимир Осечкин Русия колонияләрендә махсус хезмәтләрнең хөкем ителгәннәрне рәхимсез рәвештә җәзалаулары яздырылган видеоархивны ала алуын белдергән иде.

Русия тикшерү комитеты тоткыннарны көчләү турындагы видеодан соң җинаять эше ачты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!