Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты тоткыннарны көчләү турындагы видеодан соң җинаять эше ачкан


Gulagu.net хокук яклау проекты видеолары чыкканнан соң, Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Саратов идарәсендәге 1 нче төрмә хастаханәсенә тикшерүчеләр җибәрелгән.

Русия тикшерү комитеты Саратовтагы тоткыннарга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылулары турында җинаять эше ачкан. Җинаятьтә катнашы булганнарны 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әлегә аларның кем булулары ачыклана.

Элегрәк Gulagu.net хокук яклау проекты Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренең видеорегистраторларына төшерелгән язмаларны чыгарган иде.

Шуннан соң тикшерү комитетының үзәк идарәсе үзенең вәкилләрен көчләүләр булган урын дип фаразланган җирләрнең берсенә — Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Саратов идарәсендәге 1нче төрмә хастаханәсенә тикшерү белән җибәргән.

Шулай ук сишәмбе көнне берничә мәгълүмат чарасы Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Саратов идарәсе җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Алексей Федотовның эштән җибәрүләре турында үтенеч язуын хәбәр итте. Әлегә бу мәгълүматны рәсми расламадылар.

Алданрак Gulagu.net хокук яклау проектын оештыручы Владимир Осечкин Русия колонияләрендә махсус хезмәтләрнең хөкем ителгәннәрне рәхимсез рәвештә җәзалаулары яздырылган "яшерен" видеоархивны ала алуын белдерде. Осечкин сүзләренчә, видеоархив ФСИНның Владимир, Саратов һәм Иркутскидагы өч төбәк идарәсенә кагыла.

Сүз 40 ГБ-тан артык видеолар турында бара. Осечкин сүзләренә күрә, бу видеолар "Русия төрмәләрендә федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) агентларының "зондеркомандалары" гамәлдә булуын, кураторлар кушканда аларның тоткыннарны җәзалавын һәм көчләвен дәлилли".

Моннан тыш, корбаннарны бу видео компроматлар ярдәмендә "җәзалау конвейерендә" алга таба да катнаштыруларын дәвам итәләр: аларны "әләкчеләр" сыйфатында кулланалар яки тикшерүчеләр алдан әзерләп куйган күрсәтмәләрне имзалаталар.

Gulagu.net мәгълүматына күрә, җәзалаулар һәм көчләүләр аша 200дән артык кеше узган, әмма видеоларда аларның 40ын гына мыскыл итүләр яздырылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG