Кибер-иминлек өлкәсендә дөньядагы иң эре ширкәтләрнең берсенә – Group-IB-га нигез салган Илья Сачковка дәүләткә хыянәт итү эше нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу хакта чыганакларына сылтанып ТАСС һәм "РИА Новости" хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Сачков белән тикшерү эшләре алып барыла.
Тикшерү фикеренчә, Сачков чит дәүләтнең күзләү хезмәте белән хезмәттәшлек иткән, шулай ук Русия мәнфәгатьләренә абруй зыяны һәм дәүләт зыяны китергән. Сачков дәүләткә хыянәт итүдәге бу гаепләүләрне кире кага, дип хәбәр иткән ТАССка үз чыганагы.
Дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.
28 сентябрьдә Group-IB ширкәте офисында тентү булды. Икенче көнне Илья Сачковны кулга алдылар.
6 октябрьдә Forbes басмасы сак астына алынган эшкуарның әнисе язган хатны бастырып чыгарды. Ул президент Владимир Путинга аталып язылган.
"Илья Сачковны төгәл генә нәрсәдә гаепләүләрен, бу гаепләүләр гадел булганмы, әллә ул кемгәдер комачау иткәнме икәнен беркем дә белмәячәк бит. Аның җинаятьчеләргә, хакерларга комачаулавы – анысы хак", дип язган Людмила Сачкова. Шулай ук улының чын ватанпәрвәр булуын һәм үз иленә зыян салырга сәләтле түгеллеген әйткән. Аны сак астына алулары Русиядәге "рухи климатка" бәрә һәм мәгълүмат иминлегенә куркыныч тудыра, дигән.
Президент сүзчесе Дмитрий Песков Кремльдә Илья Сачковның әнисе язган хатны күрмәүләрен, ләкин аның эмоциональ халәтен аңлауларын белдергән.
Алданрак Кремльдә Сачковны тоткарлауларының Русиядәге "эшлекле һәм инвестицион климатка бернинди катнашы юк" дип белдергәннәр иде. Гаепләүләр "икътисад белән түгел, дәүләткә хыянәт белән бәйле", диде президент сүзчесе Дмитрий Песков.
Матбугат чарасының мәгълүмати иминлек базарындагы әңгәмәдәшләре фаразлавынча, Сачковны эзәрлекләүләре 2016 елгы дәүләткә хыянәт эше белән бәйле булырга мөмкин. Бу эштә Сачков шаһит иде. Әлеге эш нигезендә гаепле дип табылган Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) элеккеге хезмәткәре Руслан Стоянов, "Касперский лабораторияләре" һәм Мәгълүмати иминлек үзәге хезмәткәре Георгий Фомченков озын мөддәтле төрмә җәзалары алган иде.
Bloomberg чыганаклары исә, бизнесын чит илгә чыгарырга ниятләве аркасында Сачковтан куәт оешмалары хезмәткәрләре канәгать булмаска мөмкин дип белдергән. Group-IBның халыкара офисы Сингапурда урнашкан. Сачковның соңгы елларда күп вакытын шунда уздыруы билгеле. Ширкәт хиссәләрен чит ил биржаларының берсенә урнаштырырга әзерләнде.
Group-IB – компьютер иминлеге өлкәсендә алдынгылыкта барган Русия ширкәтләренең берсе. Ул 2003 елдан бирле эшли һәм каибер-һөҗүмнәр, онлайн-мошенниклык, спам белән көрәшә, югары технологияле җинаятьләрне тикшерүдә катнаша.
Мөштәриләре арасында Сбербанк, Тинькофф-банк һәм Альфа-банк кебек эре банклар, "Ростех" дәүләт корпорациясе бар, шулай ук ул Русия махсус хезмәтләренә һәм Интерполга консультацияләр бирә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!