Уфада Навальный тарафдары Лилия Чанышева ике айга сак астына алынды

Лилия Чанышева

Тикшерү фикеренчә, Чанышева качарга, шаһитләргә янарга, Алексей Навальныйның эзләүдә булган көрәштәше Леонид Волков белән элемтәгә чыгарга һәм тикшерү барышына комачау итәргә мөмкин. Активист изоляторда 2022 елның 9 гыйнварына кадәр калачак.  

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының (Русиядә экстремист оешма дип табылды һәм тыелды) Уфадагы элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышеваны сак астына алган.

Мәхкәмә карарына күрә, Чанышеваны 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторына җибәрәләр. Тикшерү фикеренчә ул качарга, шаһитләргә янарга, Алексей Навальныйның эзләүдә булган көрәштәше Леонид Волков белән элемтәгә чыгарга һәм тикшерү барышына комачау итәргә мөмкин.

Мәхкәмә утырышында Чанышева йөкле булуын хәбәр иткән. Көмәненә 14 көн булуын җиткергән. Ул мәхкәмәдән сак астына алу белән бәйле чикләү чарасы сайламавын сораган. Адвокат Владимир Воронин әйтүенчә, җинаять эше материалларында Чанышеваның илдән чыгып китәргә яки тикшерүгә комачауларга мөмкин булуы турында дәлилләр юк.

БУ ТЕМАГА: Уфада Навальный тарафдарларында тентүләр узган. Лилия Чанышева тоткарланган


9 ноябрьдә полиция Башкортстанда һәм Кемерово өлкәсендә яшәүче активистларга тентү уздырырды. Алексей Навальный штабының (Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) Уфадагы элекке җитәкчесе Лилия Чанышева 48 сәгатькә тоткарланган иде. Ул экстремистик җәмгыять булдыруда шикләнелә.

Чанышевадан тыш полиция штабның элеккеге юристы Федор Телин, активистлар Альберт Гаскәров, Ольга Комлева, Виктор Прядильщиков һәм Рөстәм Мөлековның өйләренә дә тентү уздырды. Кайбер активистларны сорау алу өчен Тикшерү комитетына алып киттеләр.

2021 ел башында чит илдә дәваланып Русиягә кайткан Алексей Навальныйны сак астына алгач һәм аны хуплап оештырылган протест чараларын куып тараткач хакимиятләр оппозиционер тарафдарларына каршы репрессияләр башлады. Навальныйның оешмалары экстремист дип танылды, аның күпчелек көрәштәшләре төрле сәбәпләр аркасында җинаять эзәрлекләвенә дучар булды, кайберләре Русиядән чыгып китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!