Татарстан һәм Башкортстан җанисәптә катнашу ягыннан лидер төбәкләр арасына кергән. Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков хәбәр итте.
Моннан тыш, халык исәбен алу төгәлләнеп килгән төбәкләр арасына Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Петербур, Төньяк Кавказ, Ставрополь, Краснодар крае, Волгоград өлкәсе, Мордовия, Тульски өлкәсе һәм Чукотка кергән.
Малков сүзләренчә җанисәптә русияләрнең 91,6 проценты катнашкан, бу якынча 133,5 млн кеше дигән сүз. Алданрак Башкортстанда җанисәптә 4 млннан артык кешенең катнашуы хәбәр ителгән иде.
"Күпчелек төбәкләрдә халыкның 80-90 процентының исәбе алынган, бу эш графигында да каралган. Кызганыч, алты төбәк әлеге графиктан артка калды" дип белдергән Росстат җитәкчесе.
Павел Малков сүзләренчә 24 млн русияле җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашкан. Халык исәбен алуга 314 исәпче җәлеп ителгән, җанисәпне дигиталлаштыру хисабына бу 10 ел белән чагыштырганда ике мәртәбә кимрәк дигән сүз. Тагын бер яңалык булып бу юлы җанисәптә волонтерларның катнашуы да тора.
"Рәсми исәпчеләрдән тыш проектка 25 мең волонтер да җәлеп ителде. Алар стационар бүлекчәләрдә ярдәм итә, җанисәп турында сөйли һәм аны узарга булыша. Нәкъ бу җанисәп өчен волонтерларның катнашуы яңалык булып тора, чөнки моңа кадәр беркайчан да мондый әйбер булмады" дигән Малков.
БУ ТЕМАГА:
Русиядә җанисәп дәвам итә: татар авылларында халыкта сүлпәнлек көчлеТатарстан, Башкортстанда җанисәп актив барса да, кайбер башка төбәкләрдә татарлар яшәүче районнарда халык санын алу сүлпән баруы турында хәбәрләр бар. Мәсәлән, Самарның Киров районы Зубчаниновка бистәсендә яшәүче "Болгар мирасы" мәчете имам-хатыйбы Расыйх Вакказов "татарлар әзерлекне бик соң башлады. 2010 елдагы җанисәптән соң ук булачак җаинсәпкә әзерләнә башларга кирәк иде. Халыкта наданлык та күп, сүлпәнлек тә бар. Язылыйк дип чәчрәп тормыйлар", дип сөйләде Азатлыкка.
Җанисәп 2021
Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамлана. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.
Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла ала. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкин.
2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.
Your browser doesn’t support HTML5
Милләт полициясе, татар снобизмы һәм җанисәп дилеммасы
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!