Accessibility links

Русиядә җанисәп дәвам итә: татар авылларында халыкта сүлпәнлек көчле


Архив фотосы
Архив фотосы

Русиядә җанисәп тәмамланырга ун көнләп вакыт калып бара. Азатлык төбәкләрдә җанисәп барышы белән кызыксынучы, бу өлкәдә эш алып баручы кайбер татарлар белән сөйләште.

Берничә кат кичектерелеп килгән җанисәп Русиядә 15 октябрьдә башланды. Ул 14 ноябрьдә тәмамланачак. Элегрәк "Госуслуги" аша язылу 8 ноябрьгә кадәр генә мөмкин диелсә, хәзер аның вакытын да 14 ноябрьгә кадәр озайттылар.

Җанисәп нәкъ коронавирус котырган чорга туры килде. Шул сәбәпле, кайбер төбәкләрдә халык яздырып йөрүчеләрне өйләренә кертергә курка дип әйтүчеләр дә булды.

Хәрәмләшүләр турында мәгълүмат күбрәк Башкортстаннан килә. Дөнья татар конгрессы җанисәп вакытында татарларның хокукларын яклау максатыннан SERGIS оешмасы белән килешү төзегән иде. SERGIS адвокатлар коллегиясе партнеры Гөлнара Сергеева элегрәк Азатлыкка әйтүенчә, татар конгрессы аша 227 мөрәҗәгать кергән. Анда төрле төбәкләрдә булган хәрәмләшүләр әйтелә. Азатлык шулай ук татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә җанисәп мәсьәләсе белән кызыксынып баручылар белән сөйләште.

Самарның Киров районы Зубчаниновка бистәсендә яшәүче "Болгар мирасы" мәчете имам-хатыйбы Расыйх Вакказов волонтерлар туплап татарлар арасында җанисәп алуны башлаган иде. Аның әйтүенчә, бу эш әле дә дәвам итә. Шулай ук ул хәзерге җанисәп проблемнары белән дә кызыксынып тора.

"Без әле үзебез оештырган халык санын алуны туктатмадык, яңа татар гаиләләре өстәлеп тора. Урбанизация көчле. Шулай ук Оренбур якларыннан күп күчеп килделәр, чөнки анда икътисади яктан хәлләр мөшкел.

Татарлар да әзерлекне бик соң башлады

Җанисәпне игътибар белән күзәтәбез. Бик сүлпән бара. Татарлар да әзерлекне бик соң башлады. 2010 елдагы җанисәптән соң ук булачак җаинсәпкә әзерләнә башларга кирәк иде. Халыкта наданлык та күп, сүлпәнлек тә бар. Язылыйк дип чәчрәп тормыйлар.

Яшьләр җанисәпне "Госуслуги" порталы аша уза. Минем улларым, киленнәрем дә шулай эшләде. 45-50 яшьтән узганнар аны куллана белми.

Мин үзем "Госуслуги"дан кереп карадым, әмма пароль сорый. Аны оныттым. Минем ише андый кешеләр бик күп бит.

Халык яздыручыларны көтә. Аларның әле ишегебезне какканы юк. Самарда танышларым арасында "переписчиклар керде" дип әйткән кеше булмады. Җанисәп тәмамланырга вакыт бар-барын. Әгәр яздыручылар кермәсә шул хакта мәгълүмат җыеп, исәпкә кермәгән татарларны терки башлыйбыз. Алар теләсә-кайсы мәхкәмәдә: "Безгә яздыручылар кермәде" дип әйтә алачак. Аларның барысын да яздырып Youtube каналыма урнаштырачакмын. Без аны Самарда башлап җибәрсәк, бу тәҗрибә Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләргә дә таралыр.

Яздыручыларны кертмәүдән тыш тагын бер проблем – милләтне сорамау. Бу хәл Самарда түгел, ә Башкортстанда булды. Миңа бу хакта аудио җибәрделәр.

Башкортстанда җанисәп турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00
Коронавирус чикләүләре сәбәпле хәзер бөтенесенең шул кодлар белән башы каткан

Татарның яртысыннан күбрәге хисапка алынмыйча калу ихтималы зур, чөнки Русиядә бу эш тиешле сыйфатта куелмаган. Безнең максат - Самарда татарлар санын 130 меңнән 160 меңгә җиткерергә иде. Потенциал бар. Әгәр яздыручылар болай начар эшләсә, 80 меңне дә җыя алмыячакбыз.

Коронавирус чикләүләре сәбәпле хәзер бөтенесенең шул кодлар белән башы каткан. Җанисәп әһәмияте бөтенләй арткы планда калды.

Мин татарлар белән бәйле 30дан артык төркемдә торам, әмма берсендә дә татар конгрессының SERGIS адвокатлар коллегиясе белән эшчәнлеге турында мәгълүматны күрмәдем. Номерлары да чыкмады, роликларын да күрмәдем. Ике-өч минутлык роликлар булса чатларда таралыр иде.

Алда әйткәнемчә, Башкортстаннан бер апай "милләтне язмый чыгып киттеләр" дип миңа язып җибәргән. Мин ул кешене бөтенләй белмим. Ник ул аны миңа җибәргәнен дә белмим. Менә ул шул адвокатларга китәсе мөрәҗәгать бит. Алай игътибарсыз калмасын иде аның мөрәҗәгате.

Әфганстанда шактый күп татар бар дип укыдым. Аларның кызлары безнең авыллардагы буйдак татар егетләренә кияүгә чыга алыр иде. Татарларга ничек тә санын арттыру өлкәсендә эшләү кирәк.

Түбән Новгородның татар-мишәрләр күпләп яшәгән авылларда җанисәпне күзәтү өчен махсус кешеләр булдырылган. Сергач авылындагы "Татар радиосы" мөхәррире Фәрит Аймалетдинов фикеренчә, быелгы җанисәптә алар төбәгендә татарлар саны кимергә мөмкин.

Без җанисәп барышын күзәтү өчен 16 кеше билгеләдек

"Түбән Новгород өлкәсендә утыз дүрт татар авылы бар, биредә татарлар яши һәм барысы да татар дип языла. Мишәр дип язылучылар юк. Мин безнең татар милли үзәгенең житәкчесе дә булып торам, без җанисәп барышын күзәтү өчен 16 кеше билгеләдек. Бу күзәтүчеләр "татар дип язылыйк" дигән эш тә алып бара. Халыкны дәртләндереп торалар. Хәрәмләшүләр булса миңа әйтәләр. Күзәтүчеләрне булдыру минем идея иде, чөнки халык бит сүлпән.

Бу юлы халык саны әзрәк булыр дип уйлыйм, чөнки яшьләребез читкә китә – Мәскәүгә күченәләр. Алар шул шәһәрләрендә татар булып язылырлар, дип ышанам. Казанга күчкән яшьләребезнең саны кимендә ике йөз. Кала жирендә, Түбән Новгород белән Дзержинскида яшәүчеләр турында әйтә алмыйм, анда татарлар авылларга караганда таркаурак яши.

Бездә хәзер иң зур проблем - коронавирус, шуңа күрә халык жанисәпне дәүләт хезмәтләре аша электрон рәвештә тутыра. Безнең өлкә ковид таралу ягыннан дүртенче урында бит, шуңа кеше сан алучыларның өйгә килүен көтеп утырырга теләми. Безнең "Татар радиосы"н 34 авыл тыңлый, радиодан үзебезнең дин башлыклары, имамнарыбыз да үз милләтенә язылырга чакыра. Шулай да татарлар саны әзәер дип уйлыйм", диде ул.

Әстерхан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге мәктәп укытучысы Гөлфия Вәлиева җанисәптә татарларны нугай дип яздыру сәясәте көчле алып барылуын әйтте.

Кызан дигән авылда бер тарихчыбыз нугайлар сәясәтен бик көчле алып барды

"Әстерханның Идел буе районы авылларында бик күп нугайлар яши дип әйтә килделәр. Шуңа да карамастан минем туган авылым Җәмәледә күбесе татарлар дип язылган. Бер-ике гаилә эчендә хатыны татар, ире нугай дип язган кешеләр генә булган. Шулай ук тагын бер Киләче дигән татар авылы бар. Ул авыл өчен дә нык борчылган идек. Анда да татарлар дип язылганнар. Кызан дигән авылда бер тарихчыбыз нугайлар сәясәтен бик көчле алып барды. Җанисәпне яздыручылар белән сөйләштем. Алар әйтүенчә, анда да нугай дип түгел, ә татарлар дип язылганнар. Шуңа куанып йөрибез әле.

Нугай активистлары элек мәчетләрдә дини кешеләр аша сәясәтләрен алып барды. Кызан авылындагы тарихчы "Без нугайлар" дигән видеолар төшереп күрсәткән диләр. Без үзләрен нугай дип әйтүчеләрдән: "Нинди җырлар җырлыйсыз? "Татар җырын җырлыйсыз", ТНВдан татар тапшыруларын карыйсыз бит" дип әйтәбез инде.

Мин укыткан мәктәптә катнаш гаиләләрдән балалар күп. Алар: "Әнием урыс, әтием татар, ә үзебезне татар дип таныйбыз" диләр.

Әстерханда 90нчы еллар башында 80 мең татар яшәгән чаклар да булды. Аннары инде 60 мең дип яза башладылар (соңгы җанисәптә 60 мең татар исәпләнә – ред.). Әмма хәзер күбесе Мәскәү, Петербур, Татарстанга күчеп китте. Шул элекке сан сакланып калсын иде", диде ул.

"Төмән өлкәсенең татар тарихын өйрәнүчеләр берлеге" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, тарихчы Зәйтүнә Тычинских Төмәндә татарларны бүлгәләү эше алып барылуын әйтә.

Күпмедер өлеше Себер татарлары булып язылачак инде

"Бездә җанисәптә Себер татары, Казан татары яки Татар дигән өч бүленеш бар. Бу мәсьәлә мине кызыксындырганга яздыручылар белән сөйләштем. Алар әйтүенчә, күбесе татар дип кенә языла икән.

Җанисәп узачагы билгеле булгач ук төрле агитация башланды. Фәүзия Марганова җитәкчелегендәге өлкәнең Себер татарлары милли-мәдәни үзәге Себер татарлары дип язылсыннар өчен актив эш алып барды. Шул хәрәкәт быел да дәвам итте. Социаль челтәрләдә эшләделәр. Шуңа күпмедер өлеше Себер татарлары булып язылачак инде.

Әлбәттә Себер татарлары дип язылудан бернинди дә куркыныч юк. Чөнки Себернең асаба халкы икәнне билгеләү кирәк бит. Шуңа бу гади генә мәсьәлә түгел.

Сыбырлы дип язылырга өндәүчеләр дә бар. Төмән шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динар Абукин Facebook битендә "сыбырлы - аерым халык" дип язды. Тырышалар инде бүлгәләргә.

Менә ничек санарлар бусы билгесез. Себер татарлары 2002 һәм 2010нчы елдагы җанисәптә гомум татарлар саны эчендә барды. Бу юлы да шулай булырмы - белмим. Иң беренче чиратта Мәскәү позициясеннән торачак.

Төмән өлкәсенең Саз арты районнарында җанисәпне узган елны ук уздырдылар. Анда да күбесе татар булып язылган дип ишеттем", диде Тычинских.

Оренбурдан журналист Фәннүр Гайсаров халыкның күпләп күчеп китүе сәбәпле быелгы җанисәптә халык саны кимер дип саный.

"Авылларда халык кими. Оренбурдан яшьләр күп китә. Эш урыннары юк, сәнәгать ягыннан артта калган төбәк. Хөкүмәт аграр тармакны үстерергә тиеш, ә яшьләр шәһәргә күченә. Хәзер Оренбурда да эш юк һәм алар Себергә, Мәскәүгә китәләр. Вахта белән эшләп йөриләр. Безнең дәүләтнең төптән уйланмаган сәясәте шуңа китереп җиткерде.

Катнаш гаиләләрдә туган балалар күбесенчә урыс булып языла. Без инде мөмкин кадәр агитация алып бардык. Оренбур шәһәрендә 40 мең татар яши, аның күбесе катнаш гаилә корган кешеләр.

2010 елгы җанисәптә өлкәдә татарлар саны 151 мең иде, быелгы җанисәптә 5-10 процентка кимергә мөмкин. Демография, миграция халыкның артуына алып бармый", диде ул.

Пермь крае милли-мәдәни мохтарияте рәисе уранбасары, Барда татарлары оешмасы җитәкчесе Сәлим Назин бу җанисәптә Бардада татарлар саны артыр дип өметләнә.

"Татарстан, Дөнья татар конгрессы белән эшләү нәтиҗәсендә татарлар саны күбрәк булыр дип уйлыйм. Мин моны кыска вакытлы агитация түгел, ә милли үзаң үсеше белән бәйлим. Тарихны өйрәнү нәтиҗәсендә халыкның үзаңы артты.

Авыл җирендә яздыручыларның роле зур. Шуңа да алар үз активлыгын күрсәтеп гаиләләргә, кешеләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә тырышты.

Татарлар да, башкортлар да җанисәпкә әзерләнгәндә үз эшчәнлеген алып барды. Бу ысуллар төрле булды. Башкорт халкы татарныкын башкортныкы итеп күрсәтергә тырышкан кебек тоелды миңа. Әйтик менә безнең Пермь краеның татарча сөйләшүе уртача татар диалектына туры килә дип саныйбыз, ләкин башкортлар бу бит башкорт теле диләр. Бу кешегә бөтенләй аңлашылмый торган хәл.

Татарлар саны Барда районында 40 проценттан да өстен булыр дигән фикер бар. 2010 елдагы җанисәптә шулай ук артып 33 процентны узып киткән иде" диде ул.

Җанисәп 2021

Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамлана. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла ала. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкин.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG