Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бардада кемнәр яши: татарлармы, башкортлармы?


Барда апалары
Барда апалары

Күптән түгел Уфада язучылар форумы узган иде. Анда төрле төбәкләрдән килгән каләм ияләре катнашты. Азатлык Пермь өлкәсенең Барда районыннан килгән Марат Мозафаров белән очрашып төбәктә яшәүчеләрнең милләте турында сорашты.

Пермь өлкәсе Барда районының "Нурлы Барда" гәзите мөхәррире, районның имам-мөхтәсибе Марат Мозафаров сүзен Бардадагы башкортлар турында мәгълүмат бирүдән башлады:

— 1989 елгы халык санын алу мәгълүматына күрә Пермь өлкәсендә 52 мең 326 башкорт яшәсә, 2002 елда узган җанисәп буенча 40 мең 740 башкорт исәпләнә. Барда районында 21 милләт вәкиле булган 28 меңгә якын кеше яши. Район халкының 16 мең 606ы – башкортлар, алар 59,5 процент, ягъни күпчелекне тәшкил итә. Татарлар – 30 процент.

Барда башкортларының теле нинди? Алар татар телле башкортлармы?

Марат Мозафаров
Марат Мозафаров

— Әйе, татар телле башкортлар. Без – Пермь өлкәсендә Тол елгасы буенда яшәүче гайнә башкортлары. Халык үзен шулай саный. Без – Пермь өлкәсенең көньягында яшәүче этник төркем. Безнең сөйләшү башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына карый. Дамир Исхаков, Дөрия Рамазанова кебек Татарстан галимнәре гайнәләрне болгарлар, ногай татарлары, татарлашкан остяклар дип саный. Гайнә башкортлары үзләренең ерак гасырларга киткән тарихларын белмиләр. Безгә Башкортстан галимнәре әледән-әле килеп торалар. Гайнә башкортларына, ягъни безнең кабиләгә багышланган китап нәшер ителгән иде. Шуны тәкъдим итәргә Башкортстаннан Салават Хәмидуллин, Искәндәр Сәетбатталов, Рафил Асылгуҗин, Юлдаш Йосопов килде. Алар аңлату эшен алып барды, халыкның күзен ачты. Китап документларга нигезләнгән, шәҗәрәләр бирелгән.

Безнең белән Казан үз юнәлешендә, Уфа үз юнәлешендә эшли

Безнең белән Казан үз юнәлешендә, Уфа үз юнәлешендә эшли. Казаннан килүчеләр күбрәк телгә басым ясый. Әгәр татарча сөйләшәсез икән, сез – татарлар диләр. Ләкин милләт бар һәм тел бар. Бу икесе ике нәрсә, аларны бутарга ярамый. Урысча сөйләшкән кешеләр арасында үзләрен татар дип санаучылар бар икән, нигә аларны инкарь итәргә? Яки, киресенчә, татарча сөйләшкән кеше үзен урыс дип саный алалмыймыни?

Күптән түгел Башкортстан ярдәме белән "Гайнә башкортларының Барда сүзлеге", "Гайнәләр: халкым, телем, тарихым", Н.М. Габдушеваның "Язларыңда калсаңый" дигән китаплар басылып чыкты. Бу китаплар рухи тамырларыбызны саклап калуга багышланган.

Райондагы җитәкчеләр үзләрен ничек саный?

— Җитәкчеләрнең төрлесе бар. Милләтләрен ничек атау аларның шәхси эше. Алар милләтләрен кычкырып йөрми.

Син татар түгел, син башкорт, яки син башкорт түгел, ә татар бит дип ниндидер басым ясаучылар юкмы?

— Басымнар юк, аңлату эшләре генә бар. Элек бездә андый аңлату эшләре башкарылмады. Халык санын алулар алдыннан, аеруча, соңгы елларда гына бу көчәйде.

Казан ничек эшли?

Бездә халык бер-берсеннән милләтен сорамый

— Казан бик тырышып эшли. Артистлар күп килә. Күптән түгел Рифат Зарипов килеп тамашалар бирде. Әлфинә Әзһәмова концерты булачагын ишеткән идем. Халык яхшы кабул итә. Без дус, тату яшибез. Бездә халык бер-берсеннән милләтен сорамый.

— Барда районындагы татар һәм башкорт авыллары аерыламы?

— Юк, аерылмый, без – катнаш. Элек бүленү булмаган, 1924 елда татар һәм башкорт милләтләре арасында аерымлыклар билгеләнгән, шуннан соң гына башланган.

— Совет чорында милләтләр ничек язылды?

— Бездә элек-электән башкорт дип язылганнар. Без ата-ананың туу турында таныклыгына карыйбыз, анда әти-әниләренең милләте ничек күрсәтелгән, баланы да шул милләт вәкиле дип саныйбыз. Әгәр син үзеңне башка милләт дип санасаң, әти-әниеңә хыянәт иткән булып чыгасың.

— Балалар нинди телдә сөйләшә?

Әти-әниләренең милләте ничек күрсәтелгән, баланы да шул милләт вәкиле дип саныйбыз

— Балалар бакчасында балалар күбрәк урыс телендә сөйләшә. Мәктәптә дә урысча. Электән мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытылса да җирле диалект сакланып калды. Өйләрендә халык үз телендә сөйләшә. Башкортча факультатив бер сәгать укыталар. Атнага ике сәгать татарча укыткан мәктәпләр бар.

— Фольклорчы галим Рәшит Ягъфәров та сезнең якташ бит?

— Әйе, Рәшит Ягъфәров Барда районының Күчтәнти Баш авылында туган. Ул үзен татар дип саный иде. Аның балалары белән аралашып яшибез.

— Татарстан һәм Башкортстан районның икътисадына нинди дә булса өлеш кертәме? Казаннан, Уфадан грантлар алганыгыз юкмы?

— Грантлар алганыбыз юк, ләкин Казан ярдәм итә. 8 миллион сумга мәктәпкә газ мичләре урнаштырдылар. Халыкта Казан безгә ярдәм итә, ә Уфа ярдәм иткәне юк дигән фикер туды.

— Ничек итеп Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булып киттегез?

Марат Мозафаров китабы
Марат Мозафаров китабы

— Бардадан Идият Әширов 2002 елдан Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып тора. Ул Казанда да берничә китабын нәшер итте. 2019 елда Башкортстан Язучылар берлегенә 85 ел тулган көннәрдә якташыбыз Наил Габдушевны Башкортстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Аның Уфада чыккан китабын белмим, бездә үзнәшер басылганы булды. Быел 18 мартта Бардада башкорт корылтае конференциясе узган иде. Шунда мине Башкортстан Язучылар берлегенә тәкъдим иттеләр. Уфада узган бу язучылар форумында тантаналы итеп әгъзалык кенәгәсен тапшырдылар.

Казандагы Русия ислам институтының "Мөселман журналисты" бүлегендә 4 ел укыйм. Тагын бер ел укыйсым калды.

— Әдәби иҗат белән шөгыльләнәсезме?

— Юк, шигырь һәм проза иҗат итмим, мәкаләләр язам. Мәкаләләрдән тупланган үзнәшер берничә китабым чыкты. Барда районының "Нурлы Барда" гәзите мөхәррире булып эшлим. Ул 2005 елдан башлап нәшер ителә. Ике кеше эшлибез. Бу дини-мәгълүмати-мәгърифәт гәзите аена ике тапкыр җомга көннәрендә нәшер ителә. Оештыручысы – Барда мөселманнары мөхтәсибәте.

"Нурлы Барда" гәзите
"Нурлы Барда" гәзите

— Пермь өлкәсендә күпме мәчет бар һәм алар кайсы нәзарәткә карый?

— Пермьдә йөздән артык мәчет бар. Безнең районда 30 мәчет. Мин имам-мөхтәсиб вазифасын алып барам. Безнең райондагы күпчелек мәчетләр Уфага, ягъни Тәлгать Таҗетдин җитәкчелек иткән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенә карый. 8 мәчет Равил Гайнетдин җитәкчелек иткән Мөфтиләр шурасына карый. Пермьдә ике мөфтият, берсе – Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенә, берсе – Мөфтиләр шурасына карый. Ләкин безгә бүлешер нәрсә юк, динебез бер, кыйблабыз бер. Дус, тату яшибез. Безнең максат – һәркем үз милләтен сайлап алу хокукына ия булсын.

Марат Мозафаровның "Буыннан-буынга сынаулар аша" китабында Мирфатыйх Зәкиевның "Барда сүзлеге"нә язган кереш сүз китерелгән:

Бер үк халыкны башкорт – башкорт дип, татар – татар дип таныгач, татар белән башкорт арасында принципиаль аерма юк булып чыга

"Биредә күпме генә бәхәсләшмәсәң дә татар үз сүзен, башкорт үз сүзен бирергә һич җыенмый. Пермь җирләреннән Татарстанның үзәк районнарына кадәр булган территориядә яшәгән төркиләрнең башкортлар тарафыннан – башкорт, татарлар тарафыннан – татар дип саналуларына ис китеп йөрүнең нәтиҗәсе булмаска охшаган. Тыныч кына уйлап караганда, бу бәхәсләрдән бер генә нәтиҗә чыга: бер үк халыкны башкорт – башкорт дип, татар – татар дип таныгач, татар белән башкорт арасында принципиаль аерма юк булып чыга. Шуңа күрә безнең халыкларның үсеше өчен бу ике халык арасында дуслык җепләрен ныгыту аерым әһәмияткә ия, алар арасында үзара тарткалаш тудыру һәм шуны һаман үстерүгә омтылу – ике халык өчен зур фаҗига".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG