Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих институты җанисәпкә багышлап китап һәм видеоролик тәкъдим итте


Тәкъдим ителгән видеодан бер күренеш

Татарның бердәмлеге турында сөйләүче видеоязманы алга таба Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә һәм милли музейда күрсәтергә җыеналар.

Мәрҗани исемендәге тарих институты Русиядә халык санын алуга багышлап яңа китап һәм видеоролик тәкъдим итте. Яңа хезмәтләр турында тарихчылар 27 октябрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

"Җанисәптә татарлар" дип аталган фәнни-популяр китапта татарларның Русиядә демографик үсеше турында язылган. Ул рус телендә 1 мең данә тираж белән басылган һәм институт сайтында урнаштырылган. Хезмәтне әзерләүче тарихчы Алексей Бушуев сүзләренчә, китапта XVI гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр чорда татарларның саны ничек үзгәрүе, төрле төбәкләргә һәм илләргә таралуы турында языла.

Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, китапта татарларның күпләп шәһәргә күчеп утыруын да күрергә була.

— 1719 елда шәһәрләрдә 1800 татар яшәгән. Бу Русия дәүләте өчен бик аз сан. Ләкин әлеге күренеш акрын гына үсә башлый. 1795 елда - 10 900, 1833 - 23 500, 1857 - 29 700, 1897 - 110 900 татар шәһәрләрдә көн күрә. ХIХ гасыр ахырында татарда урбанизация шактый зур дәрәҗәдә булган. Кайвакыт совет хакимияте татарларны шәһәргә китергән диләр. Шулай да авылдан шәһәргә күчү инкыйлабка кадәр үк булган. Соңгы вакытта "башкирцы", "ясаклы чуваша" кебек бәхәс тудыручы төшенчәләр барлыкка килде. Бу социаль катлауларның кайдан барлыкка килүе, кем булуы китапта аңлаешлы итеп бирелгән, - диде ул.

Моннан тыш, тарих институты "Татарлар: төрлелектә бердәмлек" анимацион ролигын тәкъдим итте. Институтның фәнни хезмәткәре Бәхтияр Измайлов сүзләренчә, 10 минутлык видео язмада татар милләтен оештырган тарихи чорлар турында сөйләнелә. Алга таба аны Татарстандагы халык йөри торган оешмаларда да күрсәтергә телиләр.

— Бу ролик Youtube-та урнаштырылды. Безнең институт төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Аны анда да күрсәтергә булачак. Мәсәлән, безнең күпфункцияле үзәкләр, милли музей белән килешү бар, - диде Измайлов.

2017 елда тарих институты эшләгән "Татар халкының кыскача тарихы" видеосын якынча 2 млн кеше караган. Шуңа да аудиториясе зур булыр дип ышаналар. Алга таба яңа роликны татар телендә дә эшләргә җыеналар.

2020 ел ахырында тарих институтында башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде). Анда Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган.

Җанисәп 2021

Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамлана. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла ала. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкин.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG