Accessibility links

Пермь ягы Кече Башап авылы: "Башкорт активистлары безгә тыкшынмый"


Пермь краеның Кече Башап авылында заманча ферма корган җирле фермер Әлмир Мәрдамшин Азатлыкка авылның яшәеше һәм халыкны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде.

Кече Башап – Пермь краеның Урда районындагы татар авылы. Ул Барда авылыннан 135 чакрым ераклыкта урнашкан, шуңа аның йогынтысында яшәми диярлек. Бу җирләрдә яшәүчеләрне сылва-ирен татарлары һәм кый татарлары дип атыйлар. Мондагы татар авыллары нәкъ шушы Сылва һәм Ирен елгалары буенда урнашкан. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, монда 941 кеше яши (2002 елда 1082 кеше яшәгән, 97 проценты – татар). Быелгы халык санын алуда кеше саны артык кимемәс дип ышаналар.

Әлмир Мәрдамшин – җирле фермер. Ул үз вакытында халык соравы белән бөлгенлеккә чыккан колхозны сатып ала һәм бүген авылда иң бай эшмәкәр булып санала. Аның сүзләренчә, авылда төп проблем – бүгенгә кадәр газ кертелмәве. Моннан тыш, соңгы елларда Кече Башапка башка милләт кешеләре күчеп утыра башлаган. Авылның бүгенге торышы, халыкның кимүе һәм җанисәп хакында ул Азатлыкка да сөйләде.

Халык саны кими, урыс гаиләләре арта

Кече Башап – Пермь краендагы зур авылларның берсе. Соңгы елларда күбрәк өлкәннәр яши. 80ләп йорт буш тора, ди авыл халкы. Балалар саны кими дигән сылтау белән Кече Башап мәктәбен күрше урыс авылы мәктәбе филиалы итеп калдырганнар. Хәзер 9 еллык белем бирү үзәгендә 71 бала белем ала. Мәктәптә белем бирү тулысынча урысчага күчкән. Совет елларында бары татарча гына укытканнар. Җирле укытучылар татар теле атнасына бер тапкыр гына укытыла дип сөйли.

Икенче мәсьәлә – авылга урыс һәм катнаш гаиләләр күчеп утыра башлаган. Мәрдамшин сүзләренчә, хәзер Кече Башапта якынча 10 урыс гаиләсе, 5-6 үзбәк-таҗик гаиләсе яши. Аларның күбесе Пермь шәһәреннән күчеп утыра. Катнаш гаиләләрнең тамырлары шушы авылдан булу сәбәпле Кече Башапны сайлыйлар.

Әлмир Мәрдамшин
Әлмир Мәрдамшин

— Алар "Ана капиталы" програмы нигезендә йорт салалар. Кайберләренең Пермьдә фатирлары бар. Алар аны арендага биреп, шул акчага монда яшиләр. Безнең балалар татар телен онытмыйлар. Ә менә ике телне дә яхшы белса, урысча шомарак итеп сөйләшә алачак. Күчеп утыручылар балаларын да авылдагы балалар бакчасына бирә. Алар татарча сөйләшә башлый. Минем белән алар татарча исәнләшәләр", ди фермер.

Башап авылының бер өлеше Башкортстанга күчеп киткән

Заманында Пермь краенда өч Башап авылы була: Кече Башап, Зур Башап һәм Башап. Бүген Кече Башапта татарлар яшәсә, Башапта асылда урыслар көн күрә, ә Зур Башап инде юкка чыккан авыл дип санала. Әлеге саланың юкка чыгуы XVIII гасырда урыс эшмәкәре Акинфий Демидовның бу җирләрдә бакыр эретү заводы төзелүе белән аңлатыла.

Без анда якташларыбызны барып таптык. Без аларга, алар безгә килде

— Демидов эшне башлау белән татарларны үзенә эшләргә мәҗбүр иткән. Салымнар сала башлагач, халык ризасызлык белдергән. Хәллерәк кешеләр Башкортстан якларына киткән. Хәзерге Мәчетле районының Абдулла авылына күчеп утыралар (2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Абдулла авылында 510 кеше яшәгән. Шуларның 66 проценты татар, 29 проценты башкорт дип язылган). Без анда якташларыбызны барып таптык. Без аларга, алар безгә килде. Үз туганнары кебек каршы алалар. Елганың бер ягында башкортлар, икенчесендә – татарлар яши. Алар без кунгур татарлары дип ярсып торалар. Элек бу авыл Кунгур өязенә кергән, ди Мәрдамшин.

Аларны кый татарлары дип тә атыйлар, чөнки сөйләмдә "бардым кый", "килдем кый" дип сөйләшәләр. Мондый сөйләм Кече Башап авылы халкына да хас.

Юкка чыккан Олы Башап авылы янында Әлмир Мәрдамшин буа буалап куйган. Монда хәзер балык тотарга һәм ял итәргә була. Шул рәвешле истәлекле урын итеп корганнар.

Германия һәм Нидерланд тәҗрибәсе белән эшләүче ферма

Авылның бүген икътисады Әлмир Мәрдамшинның "Мәрдамшин" крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалыкларга нигезләнгән. Совет берлеге таркалу белән Кече Башап авылындагы "Ирен" колхозы да бөлгенлеккә чыга. Әлмир Мәрдамшин сөйләвенчә, 2003 елда конкурс идарәчесе колхоз хезмәткәрләрен кыскарткан, малларны азайткан, чәчүлек мәйданнарын киметкән һәм милекне сата башлаган. Шул вакытта халык җыен үткәреп, колхозны Мәрдамшинга сатып алырга киңәш иткән. 2004 ел ахырында ул бу биләмәләрне үз кулына төшерә. Шулай да керем һәм хезмәт хакы аз булганлыктан, яңа хуҗалык терлекчелек белән шөгыльләнүдән баш тарта. Яңа колхоз үсемлекләр һәм малларга азык-төлек әзерләү белән генә көн күрә. Соңрак ул дәүләт програмы аша терлекчелек фермасы оештыра башлый. Тора-бара роботлаштырылган ферма кора. Хәзер фермада күпчелек эшне робот эшли: сыер сава, ашата, малның күпме сөт җыюын, саулыгын тикшереп тора.

Мәрдамшин фермасы
Мәрдамшин фермасы

— Малларны төрле матдәләр белән баетылган рацион биреп ашатабыз. Сыерлар инде биш ел көтүгә чыкмый. Менә шушында ашыйлар, эчәләр, савылалар, яталар, массаж алалар, кирәк икән, робот койрыкларын да кисә. Сыерлар өчен барлык шартлар да бар. Көненә 40 литр сөт биргән сыерлар да бар, ләкин уртача 25 литр чыга, ди ул.

Заманча хуҗалык оештырыр өчен ул Германия һәм Нидерландка барып авыл хуҗалыгы тәҗрибәсе туплый.

Азык-төлекне дөрес итеп әзерләүне өйрәнмәсәң, мал тотуның мәгънәсе юк

— 2005 елда мин Германиягә барып, ничек азык-төлек әзерләүләрен, малларны тотуларын өйрәндем. Ул вакытта малларым булмаса да, кызыксыну бар иде. Мондый алга китеш булыр дип уйламадым да. Берничә тапкыр Нидерландка бардым. Азык-төлекне дөрес итеп әзерләүне өйрәнмәсәң, мал тотуның мәгънәсе юк. Нидерландта роботлаштырылган ферма алдым. Бу заводта булып кайттык, дип сөйли ул.

Хәзер хуҗалыкта 500 терлек исәпләнә, шуларның 300е — сыер. Колхоз вакытында монда 200-300 кеше эшләгән булса, хәзер 13 хезмәткәр генә бар. Дөрес, чәчү һәм уңышны җыеп алу вакытында эшләүчеләр бермә-бер арта. Колхоз вакытында 1500 сыердан савылган сөтне без хәзер 300 баштан савабыз, дип мактана ул.

Әлмир Мәрдамшин
Әлмир Мәрдамшин

— Совет чорында колхоз авыл халкын эшле иткән. Ул вакытта 200-300 кеше эшләсә, хәзер 13 кеше генә хезмәт итә. Башка кешеләр нишли? Бүгенге икътисади хәлдә авыллар нишләргә тиеш?

— Дөресен әйткәндә, совет вакытында 8 ел комсомол комитеты сәркатибе булып эшләдем. Бу минем өчен таныш эш. Шулай да прогресс алга бара. Авылда халык саны кимесә дә, авыл халкы эшсез утырмый. Вахта методы белән эшлиләр. Алар берничә ай эшләгәннән соң, кире авылга кайталар. Күп кеше үз малын тота. Эшләргә теләгән кеше, үзенә эш оештыра, акча эшли.

"Авыл халкы утын кисеп интегә"

Халыкны борчыган төп мәсьәлә – авылда газ булмау, гәрчә шушы җирлектә газ торбалары уза.

— Без басып торган җирдән 100 метр арада җиде газ үткәргече уза. Моннан ерак түгел генә автоматлаштырылган газ бирү станциясе урнаштырылды. Бу хөкүмәтнең җитешмәгән ягы дип әйтергә кирәк. Газлаштыру авыр бара. Без акча да җыеп карадык. Халык бишәр, унар мең сум түләде. Мин үзем дә хуҗалыкка газ керсен өчен күп акча бирдем. Хакимият алышынгач, газлаштыру эше барып чыкмады.

Бәлки безне Татарстан президенты ишетеп, хөкүмәткә бу сорауларны бирер иде

Моның сәбәбе – акча җитмәүдер. Русия президентының еллык юлламасында чиккә кадәр газ торбасы килеп җитәргә тиеш диелде. Бу дәүләт тарафыннан зур ярдәм булыр иде. Авыл халкы утын кисеп интемәс иде. Бүген утын кисәр өчен авылдан 10 чакрым ераклыкка барырга кирәк. Якын-тирәдә урманнарда агачлар киселеп бетте. Урманнарны арендаторлар басып алды. Утын табу мәсьәләсе бик авыр. Электр энергиясе белән өйне җылыту бик кыйммәткә чыга. Пенсия яшендәге кеше аена 5 мең сум түләсә, ярты пенсиясен җылылыкка бирәчәк дигән сүз. Авыл өчен газ мәсьәләсе төп сорау булып тора. Бәлки безне Татарстан президенты ишетеп, хөкүмәткә бу сорауларны бирер иде. Бәлки шулай мәсьәләне хәл итеп булыр, дип ачынып сөйләде ул.

Авыл халкы утынга 10 чакрым ераклыкка бара
Авыл халкы утынга 10 чакрым ераклыкка бара

Әлеге әңгәмә җәй вакытында алынган иде. Әлмир Мәрдамшин белән яңадан элемтәгә чыктык. Ул авылны газлаштыру мәсьәләсе алга китте дип белдерде.

— Без халыкны җыеп, документлар тапшырдык. Менә 260 хуҗалыкка газ кертү турында губернатор кул куйды. 2022 елның җәендә газ кертә башларга тиешләр. Бу эш ахырга кадәр барса, яхшы булыр иде. Башка авыллар көнләшеп тора. Алар йоклап калды. Безгә ике атна вакыт бирелде. Газлаштыру турында яңа програм турында ишетүгә, мин "Газпром"га барып, аларның өсләреннән төшмәдем", дип шатлыгын уртаклашты ул.

Хәзер авылда 300дән артык хуҗалык бар. Димәк, күпчелек газлы булырга мөмкин дигән сүз.

"Башкорт активистлары монда тыкшынып йөрми"

Соңгы ике җанисәп арасында Кече Башап авылында халык саны 150 кешегә кимегән. Быелгы халык санын алу 21 октябрь көненә авылда әле башланмаган иде.

Авылда эшләүчеләр кимер, ләкин яшәүчеләр саны үзгәрмәс дип уйлыйм

— Авылда эшләүчеләр кимер, ләкин яшәүчеләр саны үзгәрмәс дип уйлыйм. Йорт салучылар, җир кишәрлеге алучылар күп. Күп кешеләр пенсиягә чыккач, кире авылга кайта. Өздереп авылдан чыгып киткән кешеләр аз. Элек бездә меңгә якын кеше бар иде. Авылда нигездә олы яшьтәге кешеләр яши. Бала табучылар азая. Хәзер гаиләдә бер, йә ике бала алып кайталар. Элекке кебек бишәр бала табу бик аз, ди ул.

Пермь краеның Барда районында Башкортстан актив эшли, башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектын" өйрәтүче якшәмбе мәктәбе ача. Сылва-ирен татарларына башкорт активистларының кулы җитми, аларны халык кабул итми, ди Мәрдамшин.

— Безгә кайвакыт Башкортстаннан артистлар килә. Әмма авылда башкорт җырчыларына кеше аз җыела, шуңа безгә бик йөрмиләр. Халык татар концертларын ярата. Башкорт активистлары монда тыкшынып йөрми. Мин Башкортстанда күп булам. Тәтешле, Борай, Каридел районнарында яшәүчеләр үзләрен башкорт дип санамый, алар, без — татар, ди. Башкорт бу якка килеп берничек тә безне бастыра алмый. Совет вакытында Барда районында яшәүчеләрнең бер өлеше үзләрен башкорт дип яздырып хата эшләгән. Ә хәзер аларның да бик теләкләре юк, дип сөйләде Әлмир Мәрдамшин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG