Accessibility links

Пермьнең "Гүзәл Чулман" бию ансамбле Ирен-Сылва татарларының фольклорын таныта. Күрше тирәдә яшәгән мари халкының бию үрнәкләре дә аларның иҗатында чагыла.

"Гүзәл Чулман" бию төркеме оешуга биш елдан аз гына артык, алар Пермь өлкәсенең Ирен һәм Сылва елгалары тирәсендә яшәүче татарларның үзенчәлекле биюләрен таныта.

Коллектив һәр биюне үзе тудыра, авылларга чыгып бию үрнәкләрен җыя. Әби-бабайларны биетеп карый, такмакларны барлый. Пермь өлкәсендә татарларның ике этник төркеме элек-электән яшәп килә. Аның берсе – Тол елгасы тирәсендә, ә икенчесе Ирен һәм Сылва елгалары тирәсендә яши. "Гүзәл Чулман" ансамбле Ирен-Сылва татарлары фольклорын күрсәтүгә алынган.

Гөлүзә Хәмзина
Гөлүзә Хәмзина

​"Пермь өлкәсендәге татар авыллары урыс, мари авыллары янәшәсендә. Татар биюләрендә мари биюе бизәкләре дә чыгылып китә. Без урыс биюе хәрәкәтләрен үз биюләребезгә алмыйбыз. Бездә музыкаль материал да икенче төрлерәк, чөнки күршеләрнең йогынтысы бар", ди "Гүзәл Чулман" җитәкчесе Гөлүзә Хәмзина.

Бу коллективта яшьләр. Аларның күпчелеге Пермь өлкәсенең төрле районнарында туып-үсеп, бүген каланың уку йортларында белем ала.

Гөлүзә ханым сүзләренчә, бию ансамбле яшьләргә татарча аралашу, татар мохитен саклау урыны да булып тора. Бию өйрәнгәндә тәнәфесләрдә гитара уйнап татарча җырлыйлар да. Ансамбльдә 16 биюче бар.

"Алар авылдан булгач халык иҗаты күңелләренә бигрәк тә якын", ди Гөлүзә ханым.

2011 елда Пермь шәһәрендә Русия күләмендә "Түгәрәк уен" фестиваленең үтүе бу коллектив оешуга этәргеч бирә. "Гүзәл Чулман" беренче биюен әнә шул фестивальдә күрсәтә.

Пермь өлкәсе мөселманнары мөфтияте бик булышты

"Оештырып җибәргәндә безгә Пермь өлкәсе мөселманнары мөфтияте бик булышты. Аякка басарга акча да бирделәр, беренче сәхнә киемнәрен дә алар ярдәме белән тектек. Биюләрне сәхнәдә күрсәтә башлагач, без барын белгәч, шәһәр хакимияте дә йөз белән борылды, хәзер алар да булыша", ди Хәмзина.

"Гүзәл Чулман" – Пермь шәһәрендә татар халык иҗатына нигезләнгән бердән-бер коллектив. Бүген Калинин исемендәге мәдәният сарае аларны үз канаты астына алган. Баянчы да, җитәкче дә, хореограф та бу мәдәният сарае хезмәткәре булып санала.

Гөлүзә ханым Пермь каласында туса да, кечкенә чакта Актаныш районы Шәбез авылына әбисе янына гел кайта торган була. Татар халык иҗаты кечкенәдән үк аның күңеленә сеңә. "Без Актаныш һәм Казан фольклорын күрсәтмибез, фольклорны кайда торам, шуннан алам, ә әбием көч бирәдер дип уйлыйм мин", ди Хәмзина.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG