Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себер авылларыннан борынгы җырларны табып җырлыйбыз"


"Шытыр-шатыр": ансамбльдә уйнаган балаларның күзләре янып тора
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00

Төмән районы Шыкча авылының "Шытыр-шатыр" балалар фольклор ансамбле "Түгәрәк уен" һәм башка фестивальләр лауреаты, чит илдә дә чыгыш ясаганнары бар. Ансамбльгә уен коралларын җитәкчеләре Гаяз Габдуллин үзе дә ясый.

Курай, көпшәк курай, сыбызгы курай, кыл кубызлар, ятага – болар барысы да фольклор ансамбле җитәкчесенең үз куллары белән ясалган уен кораллары. Аларның сызымнары да сакланып калмаган, шуңа күрә ул авылларга йөри, картлардан сораштыра. Нарат, ат ялы, хайван карыны – барысы да чиста экологик материалдан эшләнә, ди "Шытыр-шатыр" җитәкчесе Гаяз Габдуллин. Уен коралларын ясау серен балаларга да өйрәтә башлаган, алар бу серне үзләреннән соңгы килгән буыннарга тапшырырга тиешләр дип тә өсти ул.

"Күп кеше безнең ансамбльнең исемен кабул итеп бетерми, татарны мыскыллыйсыз дип гаепли, исемегез зәвыксыз дип белдерә. Ачыклык кертеп шуны гына әйтә алам, кер тактасы – ансамблебез исеменең төп нигезе. Чөнки әлеге уен коралы уйнаганда шытыр-шатыр тавыш чыгара. Шулай булгач, исемебезгә бер дә гаҗәпләнмәсеннәр иде", ди Габдуллин.

2007 елда "Шытыр-шатыр" оешканда төркемдә ике кыз, ике малай гына була. Тора-бара төркем зурая, балалар остара. Хәзер иң кечкенәләренә 9 яшь булса, иң олысына – 21 яшь.

Күп кеше безнең ансамбльнең исемен зәвыксыз дип белдерә

Ансамбльнең репертуарында халык җырлары, лирик көйләр дә бар. Халык җырлары аша балаларны үз халкыңның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру, халык иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү – минем төп максатым, ди Гаяз әфәнде.

"Шытыр-шатыр"ларның уен кораллары думбыра, гөслә кулланып җырлавы тамашачыда зур кызыксыну уята. Италиядә җиңү яулаулары да моңа дәлил була. Моннан тыш Казакъстанда, өлкә, республика күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә катнашып җиңүгә ирешә алар. Быел Казанда үткән "Түгәрәк уен" фестивалендә дә тамашачы "Шытыр-шатыр"ны алкышларга күмде.

"Себер авылларыннан борынгы җырларны "чокып" чыгарып, халык тыңларлык итеп сәхнәләштереп җырлыйбыз. Себер материалын гына түгел, гомумән борынгы татар җырларын да башкарабыз. Казанга "Түгәрәк уен"га ел да киләбез. Элек балалар әти-әниләренең күңеле булсын өчен генә уйныйлар иде, ә хәзер уйнаган чакта аларның күзләре яна. Димәк, фестивальнең нәтиҗәсе шул: яшьләр күтәрелеп киттеләр. Үзебезнең гореф-гадәтләребезне, борынгы көйләребезне онытмыйбыз", ди Гаяз әфәнде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG