Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:35

5 август Казан кирмәне музей-тыюлыгында "Түгәрәк уен" фольклор ансамбльләре фестивале узды. Бәйрәм 10 өлешкә бүленеп кирмәннең төрле урыннарын биләп алды. Монда җыр-бию, мастер-класс, йолалар мәйданчыклары оештырылган, хәтта төрки халыкның өстәл уеннарын уйнап карарга да мөмкинчелек булды.

Биредә 52 төркем катнашты, Русиянең 32 чит төбәкләреннән, Татарстанның 22 районыннан җыелганнар. Һәр фольклор ансамбле үз якларына хас булган, гадәттә чигү элементлары кертелгән, милли киемнән. Кирмәндә йөргән казаннар да, туристик төркемнәр дә алъяпкычлы апалар белән фотога төшәргә ашыга, әйтерсең, алар музей экспонатлары.

Милли киемнәрне күпчелек ансамбльләр үзләре тегеп, үзләре чиккән. Оренбур өлкәсе Әсәкәй авылыннан килгән Мәсһүдә Галиуллина чигү белән балачактан ук мавыга, бу эшкә аны әнисе өйрәткән. Төрле ансабльләргә күлмәкләрен чигү белән бизәп бирә Мәсһүдә ханым, заказлар еш булып тора ди. Яшьләрне дә чигү осталыгына өйрәтә. Аның сүзләренчә, чигү татар кызларының канында. Хәтта бөтенләй чигеп карамаган кызга бер күрсәтү җитә, бала бик тиз өйрәнеп бу сәнгать төрен тиз үзләштерә.

Йолалар мәйданчыгында халык шау-шу килә. Төмән якларыннан килгән “Тамаша” җыр-бию ансамбле “Эх, татар мунчасы” такмакларын әйтеп, җыелган халыкны мунча себеркесе белән чаба. Халык бик ошата, мәйданчык түренә чыгып тыпырдап ала да, Төмәнлеләр шуның өчен бүләк итеп чыгучыны себерке белән чабып җибәрә.

Бүгенге яшьләр бөтенләй башка уеннар уйнап үсә

Ансамбль җитәкчесе Иляс Бакыев фольклор сәнгатен бүгенге көн эстрадасыннан өстенрәк күрә, балачактан ук әби-бабайлар белән аулак-өйләргә йөреп, төрле халык уеннарын уйнап үстек ди ул. Әмма бүгенге көндә фольклор сәнгатен саклап калу авыр, чөнки әби-бабайлар бер-бер артлы китеп бара, ә бүгенге яшьләргә халык иҗаты, борынгы җыр-биюләр бик кызык түгел. Бүгенге яшьләр бөтенләй башка уеннар уйнап үсә, ди Бакыев.

Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәреннән килгән “Кояш” ансамбле иҗади материалларны Киров өлкәсе авылларына этнографик экспедицияләргә чыгып туплый. Түгәрәк уенга алар нократ татарларының “Килен сөлгесе” күренешен алып килгән.

Фольклор ул сәхнәгә менеп кешеләрне көлдереп йөрү күренеше түгел

Ансамбль җитәкчесе Рәйсә Мөхәммәтшина фольклор сәнгатен саклау шулай ук авыррак дип әйтә. Элек татар халкының тормышы авыр булган, алар борчылган вакытларында да, шатлык мизгелләрендә дә җыр белән яшәгәннәр. Фольклор ул сәхнәгә менеп кешеләрне көлдереп йөрү күренеше түгел, дип әйтә Рәйсә ханым. "Шуңа да карамастан, фольклор җырлар соңгы вакытта актуальләшә бара, чөнки халык колакны, башны тондыра торган эстрада әсәрләреннән туеп бара. Ничек кенә авыр булса да, безнең бурыч, татарларның элек-электән килгән гореф-гадәтләрен, җырларын, биюләрен яшьләргә күрсәтеп аларны саклап калу," ди Рәйсә ханым.

Ә менә Саба районы Шәмәрдән авылы “Тулган ай” ансамбле җитәкчесе Минҗиһан Галиева сүзләренчә, фольклорга карата яшьләрнең күңелен җәлеп итеп була. "Тулган ай" ансамбленә йөрүче өлкән яшьтәгеләр үз балаларын, оныкларын да ансамбль эшенә катнаштыралар. Аларны кызыксындырыр өчен төрле күренешләр уйлап табалар, мәсәлән, татар халык җырларын инглиз теленә тәрҗемә итеп яшьләр белән бергә инглизча җырлыйлар.

Халык сәнгатен, халык иҗатын, борынгыдан килгән йолаларын зур сәхнәләрдә дә күрсәтер идек

Чит төбәкләрдән килгән кайбер сәнгать осталарының сүзләренә күрә, "Түгәрәк уен" фестивалендә беренче тапкыр катнашулары түгел. Шуңа да карамастан Казанның мәгърур сарайларында, Муса Җәлил, Гәлиәсгар Камал исемендәге театрларда да, зур мәдәният сарайларында чыгыш ясаган юк. “Без халык сәнгатен, халык иҗатын, борынгыдан килгән йолаларын зур сәхнәләрдә дә күрсәтер идек”, дигән теләк белдерүчеләр дә булды.

"Түгәрәк уен" барышында Кирмәндә төрле мастер-классларда да катнашып булды. Мәсәлән, бер метр бизәкле палас тукыр өчен ике-өч көн вакыт кирәк икән. Бу эш белән шөгыльләнер өчен күпме сабырлык кирәк, дип әйткәләде мастер-класста катнашучылыр. Шулай ук, түгәрәк уенда милли ризык, милли кием, бизәнү әйберләрен дә сатып алып булды.

XS
SM
MD
LG