Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 06:02

"Ләйсән" ансамбле Урал татарлары иҗатын таныта. Оркестрда – гармун, кисәү, соскы, чалгы, пычкы, бәләк...


Ләйсән" фольклор ансамбле

Чиләбе өлкәсе Арыслан авылы "Ләйсән" халык фольклор ансамбле Урал татарларының үзенчәлекле йолаларын, җырлы-биюле күренешләрен саклый, дөньяга таныта.

Патша заманнарыннан калган, Совет берлеге вакытларында сугылган тәңкәләр тезелгән түшлекләре, борынгыдан килгән ысул белән чигелгән күлмәкләре, энҗеле калфаклары гына түгел, Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылы "Ләйсән" ансамбле башкарган җырлы-биюле күренешләр дә татар халкының милли үзенчәлекләргә үтә бай икәнен күрсәтеп тора. "Ләйсән" ансамбле – борынгыдан килгән милли җәүһәрләрне саклаучы, дөньяга танытучыларның берсе.

Мәликә апа Җиһанова ансамбльдә иң өлкәннәрнең берсе, аңа 76 яшь. Ансамбльдәге берәрсе кисәү белән соскы алып көй чыгара башласа Мәликә апа үз якларындагыча гына итеп аякларындагы галошларын шудырып-шудырып биеп китә. Өстендәге 1957 елда каелган күлмәге белән дә горурлана ул. "Аны 1920-30 елларда туган апалар каеган. Безнең авылда бик оста каючы бар иде, ул – Әнисә апа. Ә аның кызы монда" дип Мәликә Әлфирә Сөнгатовага ым кага.

Гөлнур Рәхмәтуллина сүзләренчә, узган гасыр урталарында да әле кисәү, соскы, чалгы, пычкы, савытларның капкачлары, сырлы бәләкләрдән торган оркестр бөтен авылны яңгырата торган булган.

"Туйларда, бәйрәмнәрдә кызлар-егетләр җыелган чакларда, әбиләребез алган да, менә шулай матур итеп, бию көйләрен уйнаган. Шуннан кәстрүл капкачлары белән дә көй чыгарганнар. Төрле эш коралларын оркестр итеп рәхәтләнеп уйнаганнар", дип искә ала Гөлнур ханым үткән заманнарны.

Арыслан авылында моннан 25-30 еллар элек каелган күлмәк киеп кияүгә чыгучылар да булган әле. Бүген исә Сабантуйга җыелган халык арасында берән-сәрән генә булса да милли күлмәктәгеләрне дә күрергә мөмкин. "Ләйсән"нәр алга таба милли бизәкләрне яшьләр дә үз итәр дип өметләнә.

Роза Мөхәррәмова
Роза Мөхәррәмова

2011 елда халык ансамбле исеме алган, 2007 елдан русиякүләм түгәрәк уен фестивальләренә килеп үз иҗатлары белән сокландыра башлаган "Ләйсән" ансамбленә 1981 елда Роза Мөхәррәмова нигез сала. Мәдәният училищесын бетергәч Арысланга эшкә килә ул.

"Клубка җыелабыз да, мин баянда уйныйм, әбиләребез берешәр сәгать җырлый, бии торган иде. Җырлар бик күп. Күп тавышка да җырлыйбыз, мөнәҗәтләр, бәетләр дә башкарабыз. "Түгәрәк уен" фестиваленә, Казанга алып килгән җырларыбызның берсе – "Җырлыйк, әле!" дип атала. Көе әниемнеке, ул көйли иде. Аның иске җыр дәфтәреннән күңелгә хуш килгән такмакларны җыйнадым да, әнә шулай җыр килеп чыкты”, ди Роза ханым.

Бүген Арыслан авылында 884 кеше яши. Халык кимүгә таба бара. "Авылда фермалар ябылып бетте, авыл хуҗалыгы эшләре юк, яшьләр китә. Вахта белән йөреп эшлиләр. Екатеринбур, Свердловски өлкәсенә, Чиләбенең үзенә баралар, хәтта Мәскәүгә дә җитәләр", дип сөйләде Азатлыкка Гөлнур Рәхмәтуллина.

2014 елда авылдагы мәдәният йорты янып китә. Әнә шул вакытта Роза ханым ире Вадик белән төшенкелеккә бирелми. "Кибетләрен, машиналарын саттылар, кредитларга батып беттеләр" ди ансамбльдәге ханымнар. 2015 елда мәдәният йортын төзеп бетерәләр. Район хакимияте янгыннан соң 500 мең сум субсидия биргән була. "Әмма аны кире кайтарып бетерәсе бар әле", ди Роза ханым.

* * * *

"Ләйсән" ансамбле 2017 елның 5 августында Казан кирмәне музей-тыюлыгында узган "Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә катнашты. Фестивальгә Русиянең 32 төбәгеннән, Татарстанның 22 районыннан 52 төркем килгән иде.

Русиякүләм "Түгәрәк уен" фестивале беренче тапкыр 2008 елда Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районында үтте. Халык иҗатын саклап, аны танытучыларны 2009 елда Төмән шәһәре кабул иткән иде. "Түгәрәк уен" 2010 елда Екатеринбурда, 2011дә Пермьдә, 2012 елда Самарда булды. Русиянең төрле шәһәрләреннән җыелган иҗат коллективлары 2013 елда Казанга, 2014 елда Татарстанның Болгар музей-тыюлыгына, 2015 елда Йошкар-Олага, 2016 елда Кырымда җыелды.

"Түгәрәк уен" – татар халкының төрле этник төркемнәренең яшьләр яратып уйный торган уены. Аның нигезендә бик борынгы заманнарда төрле халыкларның түгәрәккә басып кояш әйләнешенә туры китереп хәрәкәт итү ритуалы салынган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG