Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 22:29

Түрәләр Казанда татар фольклорын өйрәнүчеләр бетеп бара, бу белгечлеккә укыту юк дип сөйләп, кул кушырып утырганда авыллардагы һәвәскәрләр милли мирас ядкарьләрен бөртекләп туплый. Андыйлар "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленә җыелды.

3 август көнне Дөнья татар конгрессының VI корылтае кысаларында планлаштырылган "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивале башланды. Анда 52 фольклор төркеме катнаша. 30 төркем Русия төбәкләреннән, 22се – Татарстаннан. Чит төбәкләрдән килүчеләр арасында Омск, Төмән, Свердлау, Пермь, Удмуртия, Мордовия, Ульян, Башкортстан, Марий Иле, Чуашстан, Әстерхан, Самар, Пенза, Киров, Түбән Новгород, Чиләбе якларыннан килүче төркемнәр бар.

Фестивальне Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова ачып җибәрде.

Азатлык Дөнья татар конгрессы корылтаеның "Татар рухы: тел һәм мирас" секциясе вакытында Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова тарафыннан әйтелгән, бүгенге көндә фольклор белгечләре җитешми, дигән сүзләрне искә алып, Фәнзилә ханымнан бу мәсьәләне чишү өчен нәрсә эшләргә мөмкин дип сорады. Җәүһәрова фикеренчә, без теләсә нинди музыка коралында уйный, җырлый-биегән кешене фольклорчы дип атыйбыз һәм бу дөрес түгел.

"Фольклорчы халык мәдәнияте белән милли мәдәниятне аера белергә тиеш. Милли мәдәниятнең асылында бөтен этник төркемнәрне берләштерә торган, аларны бер милләт итеп туплый торган гадәт ята. Ләкин ул гадәтләрнең һәрбер төбәкләргә мөнәсәбәте, гомер буе бергә көн иткән күрше халык белән узара мөнәсәбәтләрен аңлап яшәү фольклор мирас дип исәпләнә.

Моңа кадәр фольклор мираска без халык авыз иҗаты дип кенә карый идек

Моңа кадәр фольклор мираска без халык авыз иҗаты дип кенә карый идек, ул совет идеологиясе кысаларына утыртылган фән иде. Бүгенге көндә исә фольклористика ул берүзе генә үсә торган фән түгел дип әйтеп була. Этнография, этнология кебек фәннәрнең үзара бәйләнеше, берләшүе белән бара торган фән. Шуңа күрә дә, бүгенге көндә фольклорчы дип әйтәбез икән, бөтенләй яңача тарихи аспектта, халыкларның аралашу процессларында, географиядә эшли ала торган белгечләрне әзерләүнең көне килеп җитте, чөнки бөтен дөнья бүгенге көндә фольклор белән мавыга.

Без фольклор күренеше дип тузга язмаган, халыкның үзенә хас булмаган күренешләрне бирә башладык. Ул күренешләрне дөрес итеп бирү, халыкның менталь мөмкинлекләрен ачу, әлбәттә, беренче чиратта, белгечләр эше. Мондый белгечләрне КФУ, мәдәният институты, консерватория әзерләргә тиеш", диде Җәүһәрова.

Казанның "Мирас" бию ансамбле җитәкчесе Дәүләт Үмәров төбәкләрдә фольклор югала бара, мәсәлән, Әстерханда халык биюләре, сазда уйнау онытыла, ди.

"Телевидение, компьютерлар булганлыктан, бүгенге көндә сазда уйнарга өйрәтүчеләр юк һәм өйрәнергә теләүчеләр саны да аз. Биюләргә килгәндә, элек Әстерхан татарлары "Акчатыр", "Кияүсы", "Рекрут", "Куалачпак", "Чүрәңге", "Әстерхан лезгинкасы" кебек биюләрне биегәннәр. Бүгенге көндә андый биюләрне, еш булмаса да, туйларда гына күреп була", диде ул.

"Түгәрәк уен"ның төп чаралары 5 август көнне Казан кирмәне музей-тыюлыгында узачак. Биредә ун мәйданчык оештырыла: инструменталь, вокал, йола, такмак әйтеш, кичке уен, фольклор хореография, бизәү-кулланма сәнгате, "Ашык" уен турниры һәм татар традицион өстәл уеннары.

XS
SM
MD
LG