Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гөсләдә уйный башласак, тамашачы хисләр ташкынына чума"


Мари Иле татар мәдәнияте үзәге гөсләчеләр ансамбле
Мари Иле татар мәдәнияте үзәге гөсләчеләр ансамбле

Мари Иле татар мәдәнияте үзәге гөсләчеләр ансамбленең һәр чыгышын көтеп алалар. Бу ансамбль гөсләдә уйнау сәнгатен татар халкына яңадан кайтара.

"Ничек уйныйсың син гөсләдә, читендер ич ул?" Йошкар-Оланың 15нче мәктәбендә укучы Әлмир Әүхәдуллинга дуслары бу сорауны бер генә тапкыр гына бирмәгән. Әлмирнең җавабы гади: "Гөсләне башта кулыңа алырга кирәк, аннан рәхәтләнеп китәсең. Бөтен көйләрне дә яратып уйныйм", дип әйтә ул. Ансамбль башкарган 7-8 көйдә Әлмир гөсләсе дә милли аһәңнәр өсти.

"Гөсләдә уйный башлагач тормыш уңай якка үзгәрде, яшәү дә кызыграк була башлады, әни дә мактый", дип сөйләде Азатлыкка Әлмир үзенең яраткан шөгыле турында.

"Гөсләдә уйный башласак, тамашачы хисләр ташкынына чума"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:46 0:00

Әле моннан биш еллар чамасы элек кенә Мари Иле башкаласында яшәүчеләр өчен гөсләдә уйнау ят күренеш булса, бүген республиканың татар мәдәнияте үзәге гөсләчеләренең һәр чыгышын көтеп алалар, көчле алкышларга күмәләр.

Әлеге үзәк ачылганнан бирле 20 ел дәвамында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Гәрәй Мәгъсүмҗановның кечкенәдән үк күңеленә гөслә моңнары сеңгән була.

Гәрәй әфәнде Мари-Трек районыннан. Кечкенә чакта керәшеннәр яшәгән Нослага еш баргалан. Ә Нослада исә 70-80нче елларда апаларның гөсләдә уйнаулары көндәлек тормышка үрелгән була. Кечкенә Гәрәй дә: "Айни апа, гөсләдә уйна инде", дип өзмәгән дә, куймаган.

"Ул заманнарда авылларда гөсләләрне такталардан 12 кыллы итеп ясаганнар, аларның әллә ни зур мөмкинлекләре, карарга китаплары да булмаган", ди сөйли Гәрәй әфәнде. Күп еллар узгач, фольклор экспедициясе вакытында алар ике кеше уйный торган ике яклы гөсләне дә Носла вылында табып алалар.

Бүген гөсләчеләр ансамбленең үзенең дә ике яклы гөсләсе бар. Гәрәй әфәнде әнә шул борынгы үрнәккә карап ясаган аны. Ә ансамбльнең барлыгы 10 гөсләсе бар. Барсына оста үзе моң өргән.

Әлмир Әүхәдуллин (с) һәм Адилә Ногманова
Әлмир Әүхәдуллин (с) һәм Адилә Ногманова

Мари Иле гөсләчеләре төрле концертларда да чыгыш ясый, "Түгәрәк уен" фестивальләренең дә берсен дә калдырмый. Аларның уйнавына Русиянең башка төбәкләреннән килгән иҗатчылар да соклана.

"Үзебездә оештырып карыйк мәллә соң", ди әйтүчеләр дә бар. Килеп сорыйлар, кызыксыналар. Ясап бирсәгез иде диючеләр дә бар. Башта вәгъдә итмәгән идем, үземнекеләргә ясау кирәк иде, хәзер ясап бирә алам инде", ди Гәрәй әфәнде.

Татар мәдәният үзәгенең халык исемен йөрткән вокаль студиясе бар. Гөсләчеләр ансамблен оештырганда менә шушы коллектив төп терәк булып тора да инде. Бүген 14 кеше рәхәтләнеп гөсләдә уйный дип әйтергә була. Аннан үз теләге белән килеп йөрәнүчеләр дә юк түгел. Гәрәй әфәнде алар өчен махсус дәресләр үткәрә.

Халык җырларын, композиторларның әсәрләрен гөсләләрдә тоттың да уйнадың түгел шул. Үзгә бер аһәң тусын, моң агылсын өчен башта ул көйләрнең инструментовкасын ясау кирәк. Аннан Гәрәй әфәнде һәр гөсләче белән аерым-аерым шөгыльләнә, көйне дөрес итеп уйнарга өйрәтә, аннан соң гына бергәләшеп сәнгать әсәре тудыралар.

Фәрдания Ямалиева
Фәрдания Ямалиева

Тумышы белән Мари Иленең Бәрәңге районыннан, хәзер Йошкар Олада яшәүче Фәрдәния Ямалиеваның гөсләгә үз карашы. Бәрәңге районында беркайчан да гөслә тавышын ишетмәгән булган, әмма бу уен коралы элекке заманнарда татарларда булган булырга тиеш дигән фикердә ул.

"Уйный башласак, тамашачы хисләр ташкынына чума, димәк бу моңнар безнең геннарда бар", ди ул.

Александр Трушниковның кулына гөслә алуына күп вакыт узмаса да бу уен коралын үз иткән. "Гөсләдән хисләр ташкыны, тапшырып бетереп булмаслык хисләр агыла. Күңел җырласа да, күңел төшкәндә дә кулыма гөслә алам", ди Александр.

11 яшьлек Адилә Ногманова гөсләгә мөккибән. Беренче тапкыр әлеге уен коралын кулына 9 яшьтә ала ул. Аңа кадәр гөсләне күреп, көен ишетеп исләре киткән була. Адилә җырларга ярата. Хәзер инде гөслә белән үзе уйнап, үзе җырлый да.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG