Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрәкәйдә тамбурлы чигү бизәкләре милли күлмәкләрдән джинсларга күчә


Әрәкәй кызлары Элина Хәкимова (с), Регина Хәкимова, Эвелина Хаҗипова
Әрәкәй кызлары Элина Хәкимова (с), Регина Хәкимова, Эвелина Хаҗипова

Свердловски өлкәсендәге Әрәкәй авылында элек-электән килгән тамбурлы чигү үрнәкләре замана киемнәрендә дә үз урынын таба. Әрәкәйләр тамбурлы чигүне күрше-тирәдәге татар авылларында да торгызу эшенә алына.

Әрәкәй үсмерләре 13-14 яшьлек Элина Хәкимова, Регина Хәкимова, Эвилина Хаҗипованы бүген яңа модага нигез салучылар дип әйтсәң дә була. Алар җәйге яллары вакытында джинс чалбарларына, телефон савытларына авылның борынгыдан килгән милли бизәкләрен чиккән. Шимбә кич чыккач барсын да шаккатырырга дип ике атна эчендә эшләп тә бетергәннәр.

Әрәкәйдә тамбурлы чигү торгызыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Әрәкәй авылы милли-мәдәни үзәге мөдире урынбасары Эльвира Гобәева авылыбызның үзгә бизәге бар дип горурлана. "Әрәкәй үрнәге кояшка хас һәм аның янында чәчәкләр. Бу төсләр дә элек-электән килгән, бездә алар якты төсләр. Хәзер мүлинәнең (чигү җебе) төрле төсләре булганга бизәк төшерүдә кыенлыклар юк", ди ул. Аның сүзләренчә, күрше-тирә татар авылларының һәрберсенең үз бизәге бар. Кайбер авылларда бу үзгә чигүне онытканнар да инде.

Түбән Сырга районында Әрәкәй тирәсендә тагын биш татар авылы бар. Алар: Шәкүр, Акбаш, Аккул, Уфа-шигер, Урмәкәй. Октябрь аенда әрәкәйләр бу авыллардан да чигәргә теләге булганнарны җыеп остаханә үткәрергә ниятлиләр.

Оксана Хәсәнова
Оксана Хәсәнова

"Апалар арасында да заманча күлмәкләренә, көндәлек киемнәренә берәр бизәк төшереп куючы бар. Аларның берсе - Оксана Хәмәнова. Ул аш бүлмәсендә кия торган алъяпкыч, күлмәк, башка кием дә булырга мөмкин. Ашъяулыклар да чигә башладылар, кунаклар килгәндә җәеп куйсаң бик матур була бит. Тамбурлы чигүебез дә дөньяга чыга башлады", ди Гобәева.

Әрәкәйдә бүген Зөлһидә Садыйкова, Миңсылу Байгуҗина, Оксана Хәсәнова тамбурлы чигү серләрен белә. Ә Эльвира Гобәевага үзе әнисе Саҗидә ападан өйрәнгән булган. Саҗидә апа мәдәният йортында эшләгән. Сәхнә киемнәре теккәндә Эльвира тамбурлы чигү белән әнисенә булыша торган була.

Әрәкәйнең "Сардария" фольклор җыр һәм бию ансамбле артистлары өстендә тамбурлы чигүле күлмәкләр. Бу ансамбль "Түгәрәк уен" фестивалене Гран-приена лаек булган иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (уртада (с) һәм Свердловски өлкәсенең элекке губернаторы Александр Мишарин "Сәрдәрия" ансамбле белән
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (уртада (с) һәм Свердловски өлкәсенең элекке губернаторы Александр Мишарин "Сәрдәрия" ансамбле белән

​Урал татарларының үзенчәлекле йолаларын, җырлы-биюле күренешләрен саклап, дөньяга танытучы Чиләбе өлкәсе Арыслан авылы "Ләйсән" халык фольклор ансамбле ханымнары да тамбурлы чигүле күлмәкләр кия. Алар чигүнең бу ысулын "каю" дип әйтә. Арыслан авылында моннан 25-30 еллар элек каелган күлмәк киеп кияүгә чыгучылар да булган. Бүген исә Сабантуйга җыелган халык арасында берән-сәрән генә булса да милли күлмәктәгеләрне дә күрергә мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG