Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барда районында башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектын" өйрәтүче якшәмбе мәктәбе ачылды


Үдик мәктәбе
Үдик мәктәбе

Якшәмбе мәктәбе Башкортстан башлыгы грантына тормышка ашырыла.

20 мартта Пермь крае Барда районының Үдик (Елпачиха) урта мәктәбе нигезендә "башкорт телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачылды" дип хәбәр итә Дөнья башкортлары корылтаеның матбугат үзәге. Дәресләрне шул авылдагы укытучылар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" алып барачак. Моннан тыш, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте укытылачак диелә.

Мәктәп Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернаты тарафыннан "Башкорт теле-башкорт иле" якшәмбе мәдәни-тарихи" мәктәбе проекты кысаларында ачылган. Ул Башкорстан халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан башлыгы грантына тормышка ашырыла.

Хәбәрдә әйтелүенчә, Башкортстан вәкилләре якшәмбе мәктәбендә эшләячәк сыйныф бүлмәсен җиһазлау өчен ноутбук, заманча мультимедия корылмасы һәм ике комплект җиде томлык Башкортстан энциклопедиясе бүләк иткән.

Проектка ярашлы, башкорт якшәмбе мәктәпләрен Чиләбе өлкәсенең Кызыл авылында, Магнитогорски, Миас шәһәрләрендә, Оренбур өлкәсенең Куандык һәм Орски шәһәрләрендә, Свердловски өлкәсенең Югары Пышма, Татарстанның Чаллы, Ханты-Манси автономияле бүлгесенең Сургут шәһәрләрендә ачу каралган.

2020 елдан Бардадагы Габдулла Тукай исемендәге гимназиядә дә башкорт якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Анда утыз бала шөгыльләнә, укытучылар Башкортстанның Тәтешле районыннан барып дәресләр бирә.

Быел гайнварда Үдик урта мәктәбендә Дөнья татар конгрессы вәкилләре, шул исәптән Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев да булган иде. Биредә алар яңа газ белән җылыту казаны ачу тантанасында катнашты. Ул Татарстан хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырылды.

Татар конгрессы бу мәктәп турында мондыйрак белешмә бирә:

"Үдик мәктәбе урта белем бирүче уку йорты буларак 1956 елда ачылган. 2012 елда мәктәпкә Үдик балалар бакчасы да кушыла. Хәзерге вакытта мәктәптә 205 укучы белем ала, балалар бакчасына 114 бала йөри. Аларның 98% татарлар һәм башкортлар.

Мәктәптә "Татар йорты" исемле этнография музее эшли, анда татар йортларында кулланылган көндәлек җиһазлар, кирәк яраклар экспонатлары урнаштырылган.

Мәктәп ачылганнан бирле биредә татар теле укытыла. Балалар урыс һәм татар телләрендә иркен аралаша. 1-9 сыйныфларда татар теле һәм татар әдәбияты атнага өч сәгать мөстәкыйль фәннәр буларак өйрәнелә. Туган телне өйрәнү ата-аналар теләге буенча ирекле нигездә оештырылган. Хәзерге вакытта барлык укучылар да (100%) татар телен өйрәнә".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG