Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп алучылар: "Ничек әйтәләр, шулай язабыз"


Җанисәп алучы

Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да халык санын алу бара. Җанисәп алдыннан үгетләү кампаниясе шактый кызу барды, чара башлангач теге яки бу милләт итеп яздырырга чакырулар кими төште. Азатлык җанисәптә яздыручы булып эшләүче берничә кешенең фикерен белеште.

Бәләбәй шәһәреннән Габдулла Вафин халык санын алуда беренче мәртәбә катнаша. Аның әйтүенчә, җан исәбе документларында үзләренең кайсы милләт булып язылуына аерым игътибар белән караучылар, документны тикшерүчеләр дә бар.

— 2010 елда һәм аңа кадәр узган җанисәпләрдә халык санын алу бланкларын каләм белән тутыру очраклары булган иде. Әле ничек эшлисез?

Габдулла Вафин
Габдулла Вафин

— Минем дә ул хакта ишеткәнем булды. Элекке җанисәпләрдә эшләмәдем, ләкин ул хакта берничә кеше сөйләгән иде. Безгә планшет бирделәр. Бланкларны планшетта тутырабыз. Барлыгы 33 сорау, шуларның 23е социаль-демографик хәл: җенес, яшь, милләт, нинди тел белүе, мәгарифкә кагыла, калганнар торак шартлары турында. Хәтта интернет бармы-юкмы икәнлеген дә сорау каралган. Бер кешегә 15 минут чамасы вакыт китә.

— Исәп алырга ничек өйрәттеләр? Укулар булдымы?

— Бер тапкыр җыеп аңлаттылар, планшетларда ничек тутырырга өйрәттеләр. Планшетта үрнәк дәресләр дә бар. Аларны карап өйрәнергә дә була.

— Милләт билгеләүдә ниндидер күрсәтмәләр булдымы?

— Иң сәере шул – милләтне ничек язарга кирәклеген әйтүче булмады. Әйткәнне язарга диделәр, хәтта андый милләт булмаса да. Элекке җанисәптә "гоблин", "тролль" дип яздыручылар да булган. Миңа андыйлар әлегә очрамады.

— Элек каләм белән тутырганны төзәтү җиңел булгандыр, планшеттагыны да үзгәртеп була бит?

— Әйе, каләм белән язганны төзәтү җиңел. Планшетка тутырганны кичке сигезгә кадәр синхронлап җибәрәбез. Без тутырган бланклардагы мәгълүматны артабан ничек санауларын белмим, ул статистика идарәсе кулында.

— 2010 елда узган җанәсәптән соң Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов туган ягында, ни рәвешледер, ярты авыл халкының башкортка әйләнүен язган иде. Аңа ничек ирештеләр икән?

— Бу хакта миңа да сөйләгән иде. Исәп алучылар каләм белән тутырганнан соң шулай төзәткәндерме, статистика идарәсендәге төзәтүләрдерме, әйтүе авыр. Ялганның өч төре бар диләр бит: ялган, оятсыз ялган һәм статистика.

— Ничә кешене сораштырырга дигән план бардыр?

— 550 кеше. Тик бу планны үтәү шикле. Кемнәрдер ул өйдә яшәми, яки йортта юк чагы була. Өйдә булып та ачмаган, яки кертмәгән кешеләр дә бар. Олы яшьтәгеләр кертәләр, яшьләр кертми.

— Ни өчен дип уйлыйсың?

— Кайберләре интернет аша үзләре бланк тутырадыр. Күпчелегенә җанисәп бөтенләй кирәкми. Чөнки яшьләрдә милли үзаң юк.

— Әгәр кеше мәгълүмат бирүдән баш тартса?

— Андыйларны мәҗбүр итеп булмый. Аларның мәгълүматын хакимият чыганакларыннан алачаклар.

— Милләтләрен күрсәткәндә икеләнүчеләр бармы? Элекке паспортта башкорт итеп язган иделәр, татар телендә сөйләшәм, мин кем икән дип сораучылар юкмы?

Кайберәүләр милли мәсьәләгә бик җитди карый

— Юк, башкортлар – башкорт дип языгыз, татар – татар дип языгыз, ди, чуаш – чуаш дип язарга куша. Башкорт дип язмадыгызмы дип тикшергән татарлар, татар дип язмадыгызмы дип планшетка карап тикшергән башкортлар да булды. Шулай, кайберәүләр милли мәсьәләгә бик җитди карый.

— Сорашуда катнашучыларның күпчелеге нинди милләттән булды?

— Иң күбе – урыс, аннан кала татар. Бер хатын үзен татар дип яздырды, балаларын урысча сөйләшәләр дип яздырды. Балаларының милләтен татар итеп күрсәтте.

— Димәк, җанисәптә сорашу уздыручылар гадел эш итәме?

— Әйе, халык санын алуларда без гадел язабыз. Бездән соңысы караңгы...

* * *

Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында җанисәп үткәрүче Ринат Гомәров җанисәпнең вакыты дөрес сайланмаган, аны алдарак үткәрәсе иде дигән фикердә. Коронавирус авыруының котыруы исә өстәмә кыенлыклар тудыра.

Ринат Гомәров
Ринат Гомәров

— Мин Мәтәүбаш авылының яртысында, шулай ук Аккаен дигән мари һәм Акбасар дигән татар авылларында эшлим. Бу барлыгы 240 йорт, 500дән артык кеше дигән сүз. Бер көнне 10-15 йортка кереп 30-35ләп кешене язып чыгам.

— Димәк, егерме көндә йөреп чыгып була?

— Ай-һай. Бар кеше дә кертми. Коронавирус авыруы белән ятам дип кертмәүчеләр бар. Кайберләренең, киресенчә, мине чир таратып йөри дип куркулары да ихтимал. Мин битлектә йөрим, кешеләргә дә сакланырга кушам. Минем чир тарату һәм үзем эләктерү ихтималы аздыр дип ышанам. Безне сакланырга һәм башкаларны да сакларга өйрәттеләр.

— Бу эш өчен күпме хезмәт хакы ышандырдылар?

— 18 мең 600. Салымнарны алгач 15 мең чамасы кала.

— Сезне башта бу эшкә укытканнардыр?

— Ике көн авылга килеп өйрәттеләр. Безне иң башта иминлек кагыйдәләренә, аннан планшетта эшләргә һәм мәгълүматны җибәрергә өйрәттеләр.

— Милләтне ничек язарга өйрәттеләрме?

— Кем нинди милләттән, шулай язарга куштылар. Кем ничек күрсәтә, шулай дип язабыз. Татардан башкорт ясаганым юк.

— Мәтәүбашлыларның күпчелеге үзләрен нинди милләт дип күрсәтә?

— Мәтәүбаштагы бер урам мари урамы, алар үзләрен мари дип күрсәтә. Калганнар татар дип яздыра.

— Мәтәүбашта үзләрен башкорт дип яздыручылар булдымы?

— Миндә андыйлар булмады. Акбасар авылында Себердән кайткан ике гаилә башкорт булып язылдылар.

— 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Мәтәүбашта татарларны 54 процент тәшкил итә дип яздылар. Калганнар марилар һәм башкортлар.

— Мин аларын белмим. Халык әйткәнчә язып җибәрәм.

— Нинди авырлыклар бар?

— Җанисәп җайсыз вакытта уза. Яңгыр, кар ява башлады. Бүген лычма булып кайттым. Көн әйбәт вакытта, элегрәк уздырасы булган. Әйбәт көнне юка киенеп йөреп була. Киенеп йөрибез, өйгә кергәч тирләтә. Аннан тирләп чыккач авыруың да ихтимал. Кар яугач ерак авылларга йөрү авыр булачак. 5-6 чакрым җәяү барып кара. Караидел кебек районнар турында әйтүем. Бездә юллар әйбәт, машина белән йөрмәле.

* * *

Халык санын алуда катнашу теләген белдергән бар кеше дә бу эшкә кабул ителми. Мәсәлән, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Лилия Хөсәенова статистика идарәсенә барып бу эштә катнашырга теләге барлыгын әйткән. Ләкин халык санын алучылар инде тупланды дип аны алмаганнар. Ул моны "күрәсең, алар ышанычлы кешеләрне генә" җыя дип фаразлавын әйте.

Ирек Ганиев
Ирек Ганиев

Җанисәп алучылар арасында яздыручыларның басымы булган очраклар да бар. Бу хакта Азатлыкка Уфада яшәүче Ирек Ганиев сөйләде:

— Мин җанисәпне МФЦ, ягъни күп эшләр башкаручы үзәктә уздым. "Аралашу теле" дигән сорауга урыс теле дип язып куймасыннармы?! Мин аны татарга төзәттердем. Сез бит минем белән урысча аралашасыз, кибеттә дә урысчадыр дип инандырырга тырыштылар. Кибеттә татарча сорыйм, аңламасалар гына урысчага күчәм дип аңлаттым. Тәки үземнекен эшләдем, - диде ТИҮ әгъзасы Ирек Ганиев.

* * *

Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылыннан Анфисә Шәемова 1989, 2002, 2010 елларда җанисәптә яздыручы булып катнашкан. Милләтләрне язуда һәрвакыт диярлек административ басым булды дип сөйләде ул Азатлыкка.

Анфисә Шәемова
Анфисә Шәемова

— 1989 елда Шәммәт белән Кенәз Елга авылларын алдым. Шәммәтләрнең милләтен ручка белән түгел, гади каләм белән генә язарга кушылды. Шуның өчен кайбер кешеләр белән ачуланышып та киттек. "Мин Ульян татары бит" дип әйткән хатынны да "нишләтим соң, безгә шулай кушылды" дип каләм белән язып куйганны хәтерлим. Кенәз Елга авылында башлыча удмуртлар яши, аларны каләм белән язарга диюче булмады. Алар инде телләрен оныткан, милләтләрен удмурт, телләрен татар дип яздырлылар, - диде Шәемова.

2002 елда андый катгый таләпләр булмаган, ләкин Шәммәттә күпчелек барыбер башкорт дип язылган.

Башкортстанда яшәгәч, башкорт булсын инде дип әйтте күпчелек

— Башкортстанда яшәгәч, башкорт булсын инде дип әйтте күпчелек. Татарстаннан килен булып төшкән кешеләр генә үзләрен һәм балаларын татар дип яздырып килделәр. Минем гаилә Илеш районы Аккүз авылыннан, ләкин әти-әни Актаныш районының Меңнәр авылында бераз яшәгән, ул вакытта абый туган. Абыйны документларга татар дип яздырганнар. Аннары кире Башкорстанга кайткач туган балалар башкорт диелгән. Шулай безнең гаиләдә абый гына татар булып йөрде. Ярый хәзер паспортта милләт юк инде, дип уртаклашты Анфисә ханым.

2010 елда каты агитация алып барырга кушылган. Яздыручы сүзләренчә, авыл советларына аерым бер план бирелгән, ләкин каләм белән язу кушылмаган. "Башкорт дип язылсалар, сөенделәр, татар дип язылсалар, көенделәр", диде ул.

Милләт полициясе, татар снобизмы һәм җанисәп дилеммасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:04 0:00
йөкләү

Анфисә Шәемова авыл халкы милләт темасында ике арада калган, чынлыкта үзләре дә кем дип язылырга белмимләр, ничек язсаң, шуңа ризалар ди.

— Беләсез бит инде, тарихны тикшерә башласалар, Татарстан Илештә татарлар яши ди. Башкортстан галимнәре, башкортлар монда дип, безне буташтыралар бит инде, дөресен генә әйткәндә. Шуңа аптыраш инде, кайсында булырга да белми торасың. Әмма минем үземнең ике милләткә дә фикерем уңай, ике милләтнең дә әдәбиятын да яратам, халкын да. Ләкин үземнең чыгышымны төптән, дөрес иттереп белмим диясем килә. Без менә шулай җанисәптә татар дип язарга кушсалар — татар дип яздырдык, башкорт дип язарга кушсалар — башкорт дип яздырдык. Әнә Кенәзләр генә үз милләтләрен мордва икән — мордва, удмурт икән — удмурт дип, дөп-дөрес итеп яздырдылар. Ә менә туган телне һәркем татар теле дип яздыра. Бер кеше дә башкорт теле дип яздырмады туган телен, аңа авыл советлары да каршы килмәде. Чынлап та шулай бит ул, аңа берничек тә каршы килеп булмый, дип сөйләде Анфисә ханым.

Җанисәп 2021

Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамлана. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла ала. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкин.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG