Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зирәк җанисәп": активистлар азсанлы халык вәкиле булып язылырга чакыра


Алтай республикасында халык санын алу

15 октябрь Русиядә халык санын алу башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җанисәп уңаеннан җәмгыятьтә милли мәсьәләгә игътибар көчәя, милли үзбилгеләнү темасы актуальләшә. Соңгы айларда интернетта этномиссионерлык хәрәкәтенә капма-каршы күренеш – милли азчылыкларга ярдәм идеясе барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә бу фикер берничә автордан яңгырады һәм күп бәхәсләр тудырды. Facebook-та удмурт теле тел активисты Артем Малых (Ортем Йорги) "Зирәк җанисәп" концепциясен тәкъдим итте. Twitter-да бу мәсьәләне "Сүзләр язучы" тәхәллүсен кулланучы Полина Игоревна күтәрде. Азатлык авторлар белән милли альтруизм турында сөйләште.

— Артем әфәнде, "Зирәк җанисәп" ("Умная перепись") – сезнең идеяме? Идея булудан тыш, бу инде ниндидер форматта бармы? Сайт, бот рәвешендә, мәсәлән?

Артем Малых
Артем Малых

— Әйе, бу минем идея. Бу әлегә интернет шигаре генә. Аналогиясе миндә генә түгел, башка авторларда да барлыкка килде, ул параллель рәвештә туды, кемдер аны тагын да үстерде яки теләктәшлек белдерде. Твиттерда ул алданрак барлыкка килгән. Мин моны "Зирәк җанисәп" дип атадым, соңыннан твиттерда кулланучыларның моңа охшаш идеяләр тәкъдим иткәнен күрдем. Марсель исемле бер татар кулланучысы азчылык милләт каны булмаган кешеләрне дә азчылык исеменнән язылырга чакыра, "сез берни югалтмыйсыз, ә азчылыкка файда булачак", дип аңлатты. Твиттерда бу идея тирәсендә ниндидер хәрәкәт башланды.

Бу тренд кемнеңдер күңеленә хуш килде – алар үзләренең төрле милләттәге әби-бабалары турында сөйли башлады, гадәттә күбесенең нәселләре күп милләтле, шуларның берсе булып язылырга теләк белдерделәр. Тискәре реакция дә бар: бер төркем - "Зирәк тавыш бирү" ("Умное голосование") үрнәгендә ясалган әйбер бернинди нәтиҗәгә дә китерә алмый, бу акылсыз һәм ялгыш әйбер дигән тәнкыйть әйтте, икенче төркем бу хәрәкәт азчылык милләтләрнең саны кимемәвенә, ә киресенчә артуына китерәчәк, янәсе, барысы да яхшы һәм милли сәясәт дөрес юлдан бара дигән ялгани нәтиҗә күрсәтәчәк дип тәнкыйтьли. "Урыс булмаган тамырларыгызны күпертеп күрсәтеп, сез кирәкмәгән эш белән шөгыльләнәсез" дигән негатив караш та җитәрлек.

— Тренд интернет аудиториясенә бик тиз кереп китте, ни өчен дип уйлыйсыз?

— Трендка аерым бер даирә кешеләре - башка милләтләргә, күпмилләтлелеккә уңай караучылар иярде. Идея шушы даирәгә керергә тиеш тә иде. Икенче яктан, мин фейсбуктагы фикер астында тәнкыйтьләүче һәм аңламаучы күп галимнәрне күрәм. Аларга бу хәрәкәт реаль картинаны бозар, кайбер саннарны арттырып күрсәтер һәм бу вазгыятьнең начараюына гына китерер, ярдәм итмәс дип тоела. Мин мондый караш белән килешмим, һәм минемчә безнең позиция шактый кызыклы.

Кешеләрне объектив санау мөмкин түгел, без бит кыяфәт белән аерылып торган хайваннар түгел

Кешеләрне объектив санау мөмкин түгел, без бит кыяфәт белән аерылып торган хайваннар түгел. Ниндидер объектив сан була алмый. Үзбилгеләнү өчен кеше һәрвакыт нидер сайлый. Татарларның ниндидер объектив саны юк, мәсәлән. Татарларның саны җанисәп вакытында ничә кешенең үзен татар дип хис итүенә бәйле. Җанисәп ул һәрвакытта да ниндидер шәхси фикер белдерү, бу бит оешма балансындагы ресурслар инвентаризациясе түгел. Җанисәп вакытында кешедән анкета алырга киләләр – сан җыючыга һәр кеше ирекле рәвештә җавап бирә. Аңа милләте, туган телгә бәйле сорау бирәләр, бу сораулар кешенең үзен кем дип билгеләвен ачыклау өчен төзелгән. Шуңа күрә бу идеяне начар яисә зарарлы идея дип атаганда, әлеге галимнәр бер моментны ычкындыра: азчылык халыклар белән эшләгәндә, алар бу халыкларның миллилеге аларга тумыштан беркетелгән, кешене татар яки мордва, яисә якут дип шикләнмичә атарга була, бу милли билгеләнү беркая да күчми дип саный, булып чыга. Юкса, без бу милли билгеләнүнең һәрвакыт күченеп торганын беләбез: вак халык вәкилләре доминант халыкка күчеп үзенең азсанлы милләтеннән баш тарта.

Урыслашу баруын барысы да аңлый, ә без кире якка борылу мөмкинлеге турында уйларга сәбәп биргәч, барысы да моны тәнкыйтьләргә ашыга, бу зарарлы эш, саннарны бозу дип саный. Ике очракта да кеше милләтен үзе билгели: урыслашу очрагында аңа ниндидер җәмгыяви факторлар, дәүләтнең институциональ факторлары басым ясый, урыска әйләнергә мәҗбүр итә. Элегрәк, әле XIX гасырда, син граждан хокуклары алу өчен әле чиркәүдә чукынып руска да әйләнгәнсең. Ул вакытта син православ яки ислам кебек легаль диндә булмасаң, нормаль гражданлык хокукларсыз да калырга мөмкин идең. Чукындыру вакытында сине сорап та тормыйча русларга язып куйганнар. Хәзер синең теләгәнчә язылу мөмкинлеге бар, ник әле аны кулланмаска, үзбилгеләнү мәсьәләсе белән кызыксынмаска?

— Тренд турында ишеткән татарлар Русиядә татарлар саны җитәрлек, хәзер юкагирларны (төньяк-көнчыгыш себер халкы) "коткарырга" кирәк дип, юкагир дип язылса, татарлар саны кинәт кенә кимеп китмәсме? Кайсы милләткә ярдәм итәргә икәнен каян белергә?

— Татарларга башка милләт булып язылу кирәкми. Татарлар татар булып язылсын. Кешенең нәсел тарихында ниндидер рус булмаган милләт булса, шул милләткә язылсын – бу идея шул турыда. Татар булып язылган кешенең бу сорауга җавабы, ниндидер позициясе бар дигән сүз. Димәк, кешегә бу татарлык мөһим дигән сүз. Татарлар күмәкләшеп юкагир булып языла башлар дип уйламыйм. Мин рус булмаган халыклар файдасына язылуны милли билгеләнү мөһим булмаганнарга, яки үзләрен күпчелектә дип санаучыларга тәкъдим итәр идем, яисә күп милләтле нәселдән булучыларга – әгәр моңа кадәр алар үзләрен бер милләт дип тә билгеләмәсәләр, хәзер кайсыдыр азчылык файдасына язылырга була. Чөнки бу төрле административ әйберләргә йогынты ясый: дәүләт бит халыкның санына, бу телдә сөйләшүчеләр санына карый. Саннар азрак булган саен, дәүләт җиңел сулап: "Бу милләт йөз ел дәвамында юкка чыгып бара инде, аның тулысынча бетүен тагын егерме ел гына көтәсе калды", дип әйтә ала.

Кешенең нәселендә берәр рус булмаган милләт булса, ул шул милләткә язылсын – зирәк җанисәп идеясе шул

Ә монда ниндидер хәрәкәт башланды, ниндидер кешеләр үзләрен бу милләткә язарга теләк белдерә. Безгә һәрвакыт "балалар чуаш, якут яки юкагир булырга теләми, бу беркемгә дә кирәкми" дип кабатлап килделәр, ә монда ниндидер чит кешеләр юкагир булырга тели, димәк юкагирлыкның чит кеше өчен дә ниндидер кыйммәте бар дигән сүз. Мин рус кешесен юкагирларның тормыш рәвешенә күчәргә чакырмыйм, мин моны тавыш бирү сыман кабул итәргә чакырам – азсанлы халык вәкиле дип язылыгыз. Чөнки бездә башка җәмгыять чаралары юк, дәүләт җанисәп чорында гына милләт яки тел хакында белешә.

Рус милләтеннән азчылык милләт булып язылып, ул милләткә ярдәм итәргә теләк белдерү мисаллары бармы? Сәяси активист Ольга Мисик мисалыннан башка?

— Күп фикерләр үзара охшаш: "Минем нәселдә шундый-шундый милләт вәкилләре булган, мин үземне рус дип санасам да, шул милләтләрнең берсе булып язылырга уйлыйм", диючеләр бар. "Ярар, мин рус булсам да, башка милләт булып язылам" дигәннәрне күрмәдем. Үзеңә бернинди дә катнашы булмаган милләткә язылу радикаль гамәлгә охшаган. Бу җанисәп чорындагы күмәк хәрәкәт идеясен максимальләштерә. Шуңа да бу темага җавап фикерләре аз. Милли үзбилгеләнү ул бик шәхси әйбер, кешеләр тик торганда башка кеше булып китә яки үзен башка милләт белән тәңгәлләштерә алмый. Кешеләр кемгәдер теләктәшлек кенә белдерми, ә үзләрен башка лагерьга күчкән кебек хис итә.

— ​Ә гади милли горурлыкны кая куярга? Монда бит милләтеңне җирле администрациянең ниндидер социаль яки административ бонусларына да алыштырмыйсың булып чыга, моны милли альтруизм дип атаргамы?

— ​Әйе, бу милли альтруизм. Минемчә, җанисәпнең милләтләргә кагылышлы нәтиҗәләре рус булмаган милләтләр өчен генә әһәмияткә ия. Чөнки бу аларның үзләре турында игълан итү ысулы: без кимемәдек яки без арттык, мәгънәсендә. Күпләр сан алучының сорауларына җавап биргәндә ниндидер горурлык хис итә: "Ә менә мин — эрзә", "Ә мин — татар". Ни өчен кайберәүләрнең паспортка милләт графасын кайтарасы килә? Аларның үз милләтенә кагылышы булуын тамгалыйсы килә. Шул ук вакытта милләт мәсьәләсенә бөтенләй әһәмият бирмәүче кешеләр дә бар. Үзләрен рус дип хис итмәүче, әмма рус дип санаучылар бар – алар әйләнә-тирәдәге рус идентификациясен сеңдерә, җәмгыять аларга руслык тамгасын беркетә. Һәм еш кына катнаш гаиләләрдә туган балалар менә шул рус идентификациясен йөртүчегә әйләнә, чөнки бу җәмгыятьнең үзбилгеләнеше. Бу кешеләр өчен милләт мәсьәләсе актуаль түгел дип уйлыйм. Рус булмаган милләт булып язылып алар берни үзгәртми, алар бары тик шул милләт белән бер сафка баса, аларның саны дәүләтнең милли сәясәтне планлаштыруына йогынты ясый ала.

Җанисәп саннары мәгариф сәясәтенә, мәдәни чараларны финанслауга йогынты ясый

Бу саннар мәгариф сәясәтенә, мәдәни чараларны финанслауга йогынты ясый. Җанисәп саннарына һәрвакыт салыналар, искә алып торалар: "Комилар бары тик ике йөз мең генә кеше, ни өчен Коми республикасындагы җиде йөз мең кешегә коми телен өйрәнеп ятарга?" диләр. Ягъни, һәрвакыт саннарны чагыштырып торалар, карарлар сыйфатка карап түгел, санга карап кабул ителә. Минемчә, бу дөрес түгел. Алар шулай эшли икән, ник безгә ныграк мохтаҗ халыкларга ярдәм итмәскә? Моны алгоритм кебек үстергән очракта, ниндидер махсус рекомендация кебек эшләргә була, мәсәлән, җанисәптә катнашырга теләүчеләргә махсус сораштыру формасы әзерләргә – кайсы төбәктә яшисең, бу төбәктә кайсы милләтләр яши. Мәсәлән, кеше Алтайда яши, милләте рус, милли билгеләнештә анык позициясе юк. Алтайда чалкан милләтенә ярдәм итәргә була, һәм ул чалкан булып языла.

— ​Бу альтруистларның балаларына берничә дистә елдан кем булып язылырга? Ул да үзе сайласынмы?

— ​Бу бит һаман да шәхси мәсьәлә булып кала. Мирем күзаллавымча, эффект шундый булырга тиеш: азчылыклар чит кешеләрнең үз милләтенә уңай карашын күрәчәк, аларның үз милләтеннән оялу хисе кимиячәк. Әлбәттә, ахыргы чиктә милләт язмышы туган телдә сөйләшүчеләрдән, милли мохиттә туып-үсүчеләрдән тора, әмма без хәзер шундый чорда яшибез: җәмгыятьнең йогынтысы бик көчле. Без үзебезне шәхси үсеш яки кечкенә милли җәмәгатьчелек күзлегеннән түгел, ә эре җәмәгатьчелекнең безгә мөнәсәбәтеннән бәялибез. Кинәт кенә эре җәмгыять, зур шәһәр вәкилләре азчылыкның милли мәсьәләләренә игътибар итә башласа, азчылык вәкилләре үзләренең милләтеннән азрак оялыр иде, башкалардан аерылып торудан куркулары кимер иде.

— Җанисәп нәтиҗәләре административ ресурслар бүленүгә йогынты ясый. Милли сәясәт менә бу бик чын булмаган саннарга таяначак булып чыга бит.

Кешеләр үз теләге белән алтай, чалкан, юкагир булып язылса, әлеге милләтләр өчен бер китапка артыграк бастырылачак

— Бу киресенчә шәп. Бу акция аркасында азчылыкларның саны сигез кешедән йөз кешегә кадәр күтәрелсә, алар өчен элеккечә биш китап түгел, җиде китап чыгарачаклар, дигән сүз. Халык саны күбрәк булган саен, хакимият өчен аларны тәэмин итү мәсьәләсенең әһәмияте арта. Мин бит моңа башка күзлектән карыйм: миңа калса, бу карашны тәнкыйтьләүче галимнәр җанисәпне табигатьтә табылган минерал яки ташны язып кую дип кабул итәләр. Ә мин рус булмаган халыкларның мөмкинлекләрен арттыру чарасы дип карыйм. Әгәр бу эш барып чыкса, кешеләр үз теләге белән алтай, чалкан, юкагир булып язылса, әлеге милләтләр өчен бер китапка артыграк бастырылачак. Бер тапкыр башка милләт булып язылган кешеләр берни дә югалтмый, ә азчылык милләтләр өчен бу шәп кенә – ике як та ота гына. Бәлки, әлеге кеше бу милләт белән ныграк кызыксына башлар – монда милләтара дуслык өчен мәйданнар ачыла.

— Җанисәптә теге яки бу милләтне сайлау ниндидер өстәл уенында персонажлар сайлауны хәтерләтә. Мондый караш аркасында милли үзаң чикләре җуелмасмы?

— Бу чикләрне милли җәмәгатьчелек үзе билгели, үзе саклый. Җәмәгатьчелек синең милләткә кагылышыңны, сине кабул итәме-юкмы - үзе хәл итә. Бу сорау һәрвакыт ниндидер критерийлар ярдәмендә хәл ителә. Мәсәлән, шартлы итеп алганда, элек сине татар итеп санар өчен син мөселман булырга тиеш идең, хәзер атеист булсаң да татар була аласың, хәтта христиан булсаң да татар була аласың. Ягъни критерий үзгәрде. Җәмәгатьчелек бу факторны йомшартырга, икенчесен ныгытырга карар итә – мәсәлән, татар телен белү факторын. Без хәзер яңа чынбарлыкта яшибез, табигый милли мохит җимерелү аркасында, милләтсез кешеләр барлыкка килә. Ә аларның үзләрен ниндидер милләт, ниндидер мәдәният белән тәңгәлләштерәсе килә. Алар милли мохиткә читтән керергә мәҗбүр. Мәсәлән, татар телсез татарлар. Ә аларны җәмгыять өчен эшкәртү механизмы юк. Киләчәктә мондый кешеләр саны артачак, ә милли идентификацияне табигый алучыларның өлеше кимиячәк. Ә татарлыгын эзләп табучылар, татарлыкны сайлаучылар саны артачак. Алар белән нишләргә икәнен уйларга кирәк. Бу акция шул хакта да искәртә.

* * *

Твиттердагы охшаш трендның авторы, "сүзләр язучы" тәхәллүсен кулланучы Полина Игоревна Азатлыкка бу идеянең хәзерге шартларда Русиядә асаба халыкларга, аларның телләренә ярдәм күрсәтү өчен бердәнбер реаль мөмкинлек булуын аңлатты.

Полина Игоревна (сүзләр язучы)
Полина Игоревна (сүзләр язучы)

— Бу фикерне миңа кадәр телеграмда Тодар Бактемир яңгыратты инде. Әлеге идея сәясәтчеләргә кече халыкларның үлмәгәнлеген һәм ахырга кадәр урыслашмаганын искә төшерер өчен тагын бер мөмкинлек, ягъни алар – биредә, Русиядә аларга каршы барган элекке һәм хәзерге бөтен гаделсезлекне күрә һәм хәтерли, дип искәртү чарасы. Соңгы дистә елда хөкүмәт элиталары сайлаган курсның кешеләрдә бердәмлек иллюзиясе булдыру өчен йөзе җуелган "россиян" милләтен булдыру файдасына күпмәдәниятлелекне юкка чыгару икәне аңлашылган чорда илнең милли күптөрлелеген күрсәтүне бигрәк тә мөһим дип саныйм.

Кем дә булса үзенең нәсел җебен XIX гасырга кадәр булса да анык белә аламы?

Грузия низагы чорыннан ук хакимиятнең иң яраткан карачкыларының берсе русофобия булды, уйлап карасаң, бу куркытуның беркайчан да, ким дигәндә, салкын сугыш чорыннан бирле, туктаганы булмады. Чынлыкта исә безнең көч күпмилләтле һәм күпмәдәниятле булуда, өстән манипуляцияләүгә һәм тарихыбызны юкка чыгаруга каршы тору чарасы. Нәкъ менә безнеке, чөнки шовинистлар мәдәният, тел яки кан ягыннан рус булуы хакында күпме генә кычкырмасын - соңгысы бөтенләй шикле, чөнки ачыктан-ачык әйткәндә, күпме тетрәнүләрдән соң: инкыйлаб, репрессия, релокация, тулы-бөтен этник төркемнәрне чистарту һәм сугышлардан соң кем дә булса үзенең нәсел җебен XIX гасырга кадәр булса да анык белә аламы? Тик аларның ата-бабаларын үзләренең чын исемнәрен, үз телләрен, мәдәниятләрен онытырга кем мәҗбүр иткән? Кем безгә бары тик бер халык кына бөек һәм үз хәтеренә, үз тарихына лаек, ә калганнары - кызганыч урман вәхшиләре дигән империя колониаль карашын сеңдергән? Безнең бүгенге мәдәнияткә "басып алучы көчлерәк булганга, ул хаклы" дигән фикерне кем салган? Моны кечкенә халыклар үзләре эшләмәде.

— Идеяне тәнкыйтьләүчеләр дә бар бит.

— Идеяне тәнкыйтьләүчеләрдә ике төп аргумент. Берәүләр үзаңы буенча рус булганнарны кече халыклар исемлегенә яздыру - хурлыклы һәм бу милләтләрнең билгеләнү чикләрен җуя, диләр. Аларга җавап бирәсем килә: беренчедән, бу үзенә бертөрле хәрәкәткә чакыру гына түгел, ә сәяси чакыру, үзбилгеләнү алмашынуга чакырудан бигрәк, ярдәм итәргә чакыру. Бу хәрәкәттә бернинди зыян күрмим - бу хакта уйланган кешеләр үзләре дә бу фикергә килә алырлар иде, ә үзләрен чын күңелдән рус итеп хис итүчеләр күршесе үзен әбисе ягыннан бурят яки бабасы ягыннан украин дип санарга карар итүеннән генә фикерләрен үзгәртмәс.

Милләтләрнең чикләре юыла дигән зарлар көлкеле: сез миңа саф татарны табып күрсәтегез!

Статистиканы бозу этник сәясәт өчен күпкә начаррак нәтиҗәләргә китерәчәк, диюче кешеләргә гади сорау: ә нинди нәтиҗәләргә? Тавыш бирмәүчеләр укыячак кече телләр дәреслекләре чыгарылачакмы? Аның каравы, этник төркем балаларының туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге булачак. Мәдәни чаралар "галочка" өчен үткәреләчәк һәм бюджет акчалары бушка китәчәкме? Юк ла, мәдәният турында күбрәк белерләр, халык аның белән күбрәк кызыксыныр!.. Ә этносларның чикләре юылуы турындагы зарлар көлкеле: сез миңа татар, бурят, казакъ, удмуртларның саф эталоннарын күрсәтегез! Сез аларны таба алмаячаксыз, саф рус кешесен таба алмаган кебек үк. Эзләп тапсагыз да, алар абсолют азчылыкта калачак һәм үзләрен кайсыдыр милләт вәкиле дип атау хокукы турында сөйләү мәгънәсез булып чыгачак.

Чынлыкта исә мажоритар милләтнең саны 70% түгел, ә 50% кына калыр дип паника кузгату көлкеле. Бу паника чит мәдәниятләрдән коты очып куркучыларның күпмәдәниятле Русия, күптөбәкле Русия тарафдарларының елдан-ел арта баруын аңлавын күрсәтә. Яшьләр үз тамырлары турында уйлана башлый һәм җирле халыкларның әкрен генә үлеп барудан баш тартуын, һәм аларның барлыгы белән исәпләшергә туры киләчәген аңлау шовинистларның котын ала. Күпчелек идеясе вәкиле өчен аңа, цивилизация түрендә утыручы бөек милләт вәкиленә охшамаган башка кемнедер санга сугуларына караганда да куркынычрак нәрсә юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG