Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт милләтчелегенең бер баганасы татарофобиягә бәйләнгән"


15 октябрь Русиядә халык санын алу башлана. Ул бер ай — 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге хезмәткәре Илдар Габдрафыйков бу җанисәп нәтиҗәсендә Башкортстанда татарлар кимиячәк, башкортлар артачак дип фаразлый. Азатлыкка ул башкорт милләтчелеге, татар милли хәрәкәтенең оеша алмавы, Башкортстандагы миграция һәм үзенә басым булуы турында сөйләде.

— Илдар әфәнде, татар белән башкортны дошманлаштыру бара, бүген җитәкчеләр уңай альтернатива тәкъдим итәргә тиеш, дип күптән түгел чыгыш ясадыгыз. Тышкы яктан дуслар кебек күренүче ике республика җитәкчесе мондый юлга бара ала дип саныйсызмы?

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

— Моның башка юлы юк. Мин үзем Башкортстанның Чакмагыш районыннан. Анда даими рәвештә булам, туганнарым, дусларым белән очрашам. Көнбатыш Башкортстанда халык арасында бернинди проблем юк. Эш шунда, вазгыятьне этноактивистлар куерта. Гел шул турыда тукып торсаң, кешегә бу тәэсир итә башлый. Йә җавап йөзеннән уңай караганын күрсәтә, йә нәфрәтләнергә тотына. Әлегә халык арасында бернинди проблем юк. Алар үзләрен бер халык дип саный. Өлкән буында, без — җир хуҗалары, без — башкортлар, диючеләр бар. Яшьләрнең күпчелеге үзләрен татар дип саный.

Этномиссионерлар, политтехнологлар артында кем тора? Радий Хәбировның катнашы нинди?

— Милләтчелек татарда да, башкортта да бар. Бүгенгә башкорт милләтчелегенең бер баганасы татарофобиягә бәйләнгән, ягъни үзләрен татарга каршы куюдан гыйбарәт. Украин милләтчелеге урысларга һәм Русиягә каршы куюга нигезләнгән кебек. Татар белән башкорт тагын да якынрак халык. Безнең тел, мәдәният, дин ягыннан бернинди чик юк.

Эш шунда, әлеге политтехнологлар белән республика җитәкчелеге командасының бер өлешенең мәнфәгатьләре кисешә. Алар Башкортстанда урыслардан соң башкортлар икенче урында торырга тиеш дип саный. Русиядәге барлык республикаларны карасаң, анда титуллы халык йә беренче, йә икенче урында тора. Хәтта Карелиядә дә кареллар 11 процент кына булса да, икенче урында. Ә Башкортстан барлыкка килгәннән бирле башкортлар гел өченче урында торган. Урыс белән татардан шактый калышканнар. Бу хәл сәясәткә әйләнә.

Совет чорында башкорт дип язылырга сорыйлар иде

Совет чорында башкорт дип язылырга сорыйлар иде, чөнки республиканы бетереп куя алалар дип аңлаттылар. Ул вакытта бу эш формаль булган. Хәзер әлеге эшләр статистика өчен башкарыла. Алар татар-башкорт мәнфәгатен кайгыртмыйлар. Мин үземнең бу хакта аларга әйткәнем бар. Менә, Рәми Гарипов исемендәге элиталы мәктәп эшли. Әгәр, сез, Башкортстанның көнбатышында башкортлар яши дип саныйсыз икән, бу мәктәпкә балаларның 40-50 процентын шуннан кабул итегез, дидем. Шундый ук яхшы гимназияләрне көнбатыш районнарда да ачсыннар. Менә бу Гарипов мәктәбенә балаларның 90 процентын Башкортстанның көньяк-көнчыгышыннан туплыйлар. Алар хәзер башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дәреслекләрен ясарга җыенабыз, тегесен эшлибез диләр.

Министрлык портфельләрен бүлгәндә мәдәният, мәгариф министрына бер дә көнбатыш кешесен куймыйлар. Шакиров, Нуриев, Хәбибуллин заманында элитада көнбатыш кешеләре күпчелек иде. Хәзер алар азая да азая. Бүгенге эшләр санны арттыру өчен генә кирәк. Ыру җыеннары үткәрәләр һәм вәссәлам. Әгәр юл салсалар, мәктәпләр, хастаханәләрне төзекләндерсәләр, югары уку йортларына максатчан кабул итсәләр, бәлки, караш үзгәрер иде. Сез татар түгел, сез — башкорт кабиләсе, Рудольф Нуриев, Гази Заһитов башкорт дип әйтеп китүне мин тупаслык дип саныйм.

Бу вазгыятьтә Миңнеханов алып барган милли сәясәтне ничек бәялисез? Татар телен башкорт диалекты дип игълан иткәндә, мишәр үзәге төзегәндә Татарстан президенты үзен ничек тотарга тиеш иде?

— Минемчә, Миңнеханов бу хакта ачыктан-ачык әйтмичә зирәклек күрсәтә. Ул ялгыш кына чыккан бер сүз дә нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңлый. Әлеге сәясәттә кычкырып йөрергә ярамый. Йә телефон аша, йә ипләп кенә җыелып сөйләшергә кирәк. Алар очрашып башка бер темага сөйләшсә, уртак проектлар эшләсә, яхшы булыр иде. Татар сабан туена башкортларны, башкорт сабан туена татарларны чакырырга була. Концертларны тыеп, син тискәре нәтиҗә генә аласың.

Башкортстанда бүгенге политтехнология зыянга гына эшли. Татарлар татар, башкортлар башкорт булып кала. Кешенең милли аңы алай формалашмый. Менә Радик Юлъякшин (Элвин Грэй) студиясе Казанда бит. Башкортстанда да татарларны күчеп китерерлек дәрәҗәдә студияләр эшлә син. Уфа уку йортларына укырга килсеннәр, эшкә калсыннар. Әгәр Русиядә яшәүченең канында 15-20 процент алман каны акса, алар програм нигезендә Германиягә чаба. Анда яхшырак шартлар тудырылган. Әгәр дә Башкортстанда, Татарстанга караганда сәясәт тә, икътисад та көчлерәк булса, барысы да башкорт дип күченергә тырышырлар иде. 2002 елда башкортлар 360 мең кешегә артты, татарлар 130 меңгә кимеде.

Кабиләләр принцибыннан китәргә вакыт

Без ХХI гасырда яшибез. Кабиләләр принцибыннан китәргә вакыт. Без Әфганстан түгел бит. Гражданнар принцибы белән бар халыкларны да бер тигез итеп күрергә тиеш. Швейцариядә халыкның 45 проценты алман телендә сөйләшә, ләкин берсенең дә күчеп китәргә теләге юк. Һитлер заманында аншлюс булган, әмма бу фашизм бит. Хәбиров дөнья дәрәҗәсендә фәнни үзәкләр булдырабыз ди. Алайса ырулар мөнәсәбәтеннән кит син.

Бу җанисәптән нәрсә көтәсез?

— Идеологик эш бара. Гомумән, Башкортстанда халык азаячак. Татарлар саны миллион чамасы калыр. Минем фаразлар буенча, башкортларны бераз арттырырга тиешләр. Бу сәясәт белән халыкның башын туку бара бит. 2002 елгы саннарны кайтарырга тырышырлар, минемчә. Монда көн саен телевизорда да, газетларда да шуны сөйлиләр. Бу дөрес сәясәт түгел. Кешегә милләтне тагу ярамый, ул шәхси эш булырга тиеш. Минем милләтемдә сезнең нинди эшегез бар? Әгәр проблем тудырырга теләмәсәгез, кычытмаган җирне кашымагыз. Министрлар, вице-премьерлар милли сәясәт белән шөгыльләнергә, ә тигез җирдә каршылык тудырырга тиеш түгел.

Татар авылларына, районнарга ырулары атамасы язылган стелла кую халыкка, татарларга тәэсир итәме?

Башкортстанда татарлар саны миллион чамасы калыр

— Моның тискәре тәэсире генә бар. Халык сантый түгел бит. Бу акча туздыру. 20 млн сумга эшләнгән калай стеллалар бер-ике елдан череп чыгачак. Икенчедән, мин көнбатышта үскән кеше буларак әйтәм, халык бу ыруларның берсен дә белми. "Син йәлдәк икән", дип көләләр генә. Моның тискәре йогынтысы гына бар.

Авылларда, районнарда халыкны башкорт булып язылырга өндәү, басым ясау бармы?

— Шул җыеннар белән йөриләр инде. Башкорт булып язылыгыз дип әйтү – кануннарны катгый рәвештә бозу. 2002 елда анкета тутырганда милләт графасын язмыйча калдырырга, йә карандаш белән язарга кушалар иде. Хәзер җанисәп анкетасы да үзгәрде. Анда берничә милләт, берничә тел язып була.

Сезнең туып үскән Чакмагыш районында халык бу турыда нәрсә уйлый?

— Бездә халык зирәк. Без сталинизмны, гражданлык сугышын кичергән, монысын да кичерербез. Җитәкчеләр килә дә китә, ә без калабыз диләр. Татар халкы урамга чыкмый ул. Безгә гаиләне яшәтергә, балаларны укытып чыгарырга кирәк. Мәскәү күзен йомгач, нәрсәгә бу, диләр. Сайлаулар күрсәтә бит. Ничек кенә тавыш бирсәң дә, үзләренчә саныйлар. Монда да татар дип язылсаң да, үзләренә кирәк булганча санаячаклар, дип әйтәләр.

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшәбез диючеләр бармы?

Татар дип язылсаң да, үзләренә кирәк булганча санаячаклар, дип әйтәләр

— Шикләнүчеләр бар инде. Бездә халык өстән нәрсә әйтелә, шуны тыңлый. Әмма диалектны кабул итүчеләр күп түгел. Милли аңны тиз генә үзгәртеп булмый. Узган гасырның 80нче елларында башкорт теле дәресен мәҗбүри керттеләр һәм Мәскәүгә шикаятьләр китте. 1987 елда Мидхәт Шакировны (1967-87 елларда КПССның Башкорт АССР өлкә комитетының беренче секретаре - ред.) эшеннән алдылар. 1988 елда КПСС Үзәк комитеты пленумында Башкортстандагы татар-башкорт мөнәсәбәтен аерым карадылар. Нәтиҗәдә 1989 елда бернинди басым булмады һәм татарлар саны артып, 28 процентка җитте.

Сез быел Башкортстанда миграция көчәюен әйткән идегез. Мәктәпләрне тәмамлаган укучыларның яртысы Мәскәү, Петербур, Казанга күчеп китә. Аларның 50-60 проценты – татарлар, дип белдердегез. Татарлар ни өчен Башкортстаннан китә? Бу милли сәясәткә, социаль-икътисади хәлгә бәйлеме?

— Мин бу турыда өлешчә генә әйтә алам. 1989-2010 еллар аралыгында Уфа шәһәрендә урыс халкы 100 мең кешегә кимеде. Татарлар халыкның 27-28 проценты дәрәҗәсендә саклана. Ә менә башкортларның саны арта. Татарлар күпләп яши торган Нефтекама, Октябрьски, Туймазы шәһәрләрендә татар балалары Казанга, Мәскәү, Петербурга укырга китә. Татар районнарыннан да Казанга күчеп китәләр. Бу белем бирү сыйфатына бәйле. Яшьләр – прагматик кешеләр. Алар кайда яхшы, шунда баралар. Шуңа да бездә читкә укырга китү дулкыны көчәйде.

Бу миграция нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

— Милли состав үзгәрә һәм шәһәр белән авыл мәдәнияте кушыла. Без үзебезне Удмуртия, Ульян өлкәсе кебек депрессив төбәк дип әйтә алмыйбыз. 1990нчы елларда Башкортстан, Татарстанга караганда социаль-икътисади өлкәдә алдарак иде. Хәзер калышып барабыз. Без күптән донор төбәк булудан туктадык. Үзебезне әле ашата алсак иде.

2013 елда Азатлыкка биргән әңгәмәгездә сез соңгы өч елда идеологик һәм оештыру ягыннан татар милли хәрәкәте кризис кичерә, дип белдердегез. Бүген нинди дә үзгәреш күзәтеләме?

Күп кенә каршылыклар килешә белмәүдән килеп чыга

— Мортаза Рәхимов чорында татар милли хәрәкәте актив иде. Оппозициядә дә татар кешесе торды. Хәмитов килгәч, басым азайды һәм мобильләшү бетте. Рәхимов киткәч, татарлар үзләренең дөя булмавын дәлиләүдән туктады. 90нчы еллар буыны әкренләп алышынды. Хәзер ризасызлык бар, ләкин ул оешмаган төстә тора. Башка еллар белән чагыштырганда Татарстан Башкортстандагы хәлне күзәтеп бара, ул аңа битараф түгел. Шәймиев чорында бу юк иде. Хәзер Татарстан карап тора, ТНВда да тапшырулар бар, "Милләт җыены"нда әлеге мәсьәләләр күтәрелә. Күп кенә каршылыклар килешә белмәүдән килеп чыга. Татарстан Башкортстан белән мөнәсәбәтне өзмәсен иде.

Сез Уфада яшәп, Уфа федераль тикшеренү үзәгендә эшләп, Башкортстандагы вазгыять, андагы җитәкчелек турында шактый кыю тәнкыйди фикерләр әйтәсез. Сезгә басым бармы?

— Әлбәттә, бар. Мин бит, сез дөрес сәясәт алып барасыз, дип сөйләп йөрмим. Эштә белгертеп торалар. 2009 елда мине төрмәгә утыртканнар иде бит. Аннан соң җинаять эзәрекләве булды. 2012 елда бу эшкә нокта куелды. Үзе хөкем ителсә дә, нидер сөйләп йөри, дип киная белән әйтеп торалар. Мин барысын да әйтә алмыйм инде. Алар астыртын гына эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG