Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төньяк-көнбатыш башкортлары" 1980нче еллар документында


Болгарга корабта баручы Башкортстан татарлары (архив фотосы)
Болгарга корабта баручы Башкортстан татарлары (архив фотосы)

1989 елгы җанисәп алдыннан Башкортстан обкомына язылган хатта татарча сөйләшүчеләрне башкорт дип яздыру киңәш ителгән.

Быел көз узарга тиешле Русиякүләм халык санын алу алдыннан Татарстан белән Башкортстан арасында хәлләр торган саен кискенләшә. "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дигән яңа төшенчә акрынлап нормага керә. Шушы "диалектта" дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә диктантлар уздырыла, дәреслекләр чыгарырга ниятләнелә, "төньяк-көнбатыш башкортларының милли киемнәре"н танытучы остаханәләр оештырыла. Пермь крае Барда районының Үдик (Елпачиха) урта мәктәбе нигезендә "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына өйрәтүче якшәмбе мәктәбе" дә ачылды.

Башкортстан татарларының бер өлешен "төньяк-көнбатыш башкортлары" дип атау идеясе яңа түгел. Азатлык моңарчы беркайда таралмаган уникаль документ белән танышты. Бу 20 гасырның икенче яртысында үз хезмәтләре белән башкорт милләтен төзегән, тарихчы һәм этнограф, профессор, милләте белән татар булган Раил Кузеевның эш язмасы.

Бу язмасында Кузеев республика җитәкчелеген Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүче татарлар арасында "сез татар түгел, сез – башкорт" дигән аңлату эшләрен активрак алып барырга чакыра. Кузеев "бу җирләрдәге халыкта башкорт үзаңы һәм аларның туган татар телләре туры килүе мәҗбүри түгел" дип яза. Документ 1986 елның февралендә язылган. Язма БАССРның КПСС өлкә комитетына юлланган. Өлкә комитетының беренче сәркатибе ул елларда татар кешесе Мидхәт Шакиров була.

"1989 елның гыйнварында чираттагы Бөтенсоюз җанисәбе узачак. 1979 елгы җанисәптән соң үзәк матбугатта һәм Казанда төньяк-көнбатыш башкортлар, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш башкортларның теле, мәдәнияте һәм саны турында хезмәтләр сериясе дөнья күрде. Бу тикшеренүләрнең төп эчтәлеге шуңа кайтып кала: көнбатыш Башкортстанның бөтен төрки телле халкы татар теленең урта диалектының Барда, Гайна, Бөре, Минзәлә, Байкыбаш сөйләмнәрендә сөйләшә һәм туган телләре ягыннан татар этносына кертеп каралырга тиеш" диелә документта.

Бу территорияләр, Чулман Аръягының шактый өлешен дә кертеп һәм алга таба көнбатышта Зәй һәм Шушма елгаларына кадәр, башкорт этносының формалашуы барган борынгы җирләр булып тора
Кузеев татар галимнәре чыгарган нәтиҗәләр тарихи дөреслеккә һәм Башкортстанның көнбатыш районнарындагы реаль мәдәни-тел вазгыятенә туры килми дип яза. "Бу территорияләр, Чулман аръягының шактый өлешен дә кертеп һәм алга таба көнбатышта Зәй һәм Шушма елгаларына кадәр башкорт этносының формалашуы барган борынгы җирләр булып тора", ди Кузеев.

Аның сүзләренчә, Бөгелмә калкулыгыннан һәм көнчыгыш Чулман аръягыннан таралып, 13-15 гасырларда күп кенә башкорт кабиләләре Көньяк Урал, Пермь җирләре, Уфа платосы һәм Урал артына барып урнашып яшәгән. Һәм шушы күченүләр барышында башкортларның сөйләм телләре оеша башлый: "көньяк", "көнчыгыш", "көнбатыш" яисә "төньяк-көнбатыш" диалектлар.

Көнбатыш Башкириянең төрле районнарында яшәүче "башкортларның" мәдәнияте дә үзенчәлекле, дип яза Кузеев. "Монда этник үзаң, башкорт этносыныкы булу хисе нык саклана, бу бөтенсоюз халык саны алу нәтиҗәләрендә ачык чагылыш тапты. Шуңа күрә ТАССР тикшеренүчеләренең Башкириянең көнбатыш районнарында "башкортларның башкортлардан килеп чыкмавы" һәм аларны татар этносына кертеп карау кирәклеге турында нәтиҗәләре сәер һәм дөреслеккә туры килми торган булып күренә", ди ул. Сүз башкорт этносының 1979 елгы җанисәп нигезендә 350 мең диярлек кешедән торган өлеше турында бара, ди Кузеев.

"Бу процесс ясалма рәвештә алга сөрелсә, аның бөтен үзәк һәм көнбатыш Башкирия җирләрендә этник үзаңны тотрыклы хәлдән чыгаруы бар. Бу очракта шундый хәл килеп туарга мөмкин: республикада башкорт, татар халкы булыр, ләкин бөтен территория буйлап берләшкән бердәм башкорт милләте, халкы булмас" дип дәвам итә галим.

Алга таба Кузеев ни өчен моны булдырырга ярамавы турында дәлилләр китерә. Ул башкорт этник үзаңы һәм туган татар теле мотлак тәңгәл килергә тиеш түгел, ди, ә милләтне билгеләүдә төп критерий – этник үзаң, дип белдерә. "19 гасыр ахыры - 20 гасыр башларында барган, милләтне сөйләм теленә карап билгеләргә тәкъдим иткән бәхәсләргә кайту бүгенге көндә өметсез һәм перспективасыз анахронизм булыр иде", дип яза Кузеев.

Ул урыс телендә сөйләшә торган украин, беларус, карел, мордва һәм башкаларны мисал итеп китерә, үзбәк телендә сөйләшүче таҗиклар, казакъ телендә сөйләшүче каракалпакларны мисал итеп китерә. "Болар барысы да күпмилләтле социалистик дәүләт өчен табигый һәм нормаль булып тора, мондый дәүләттә заман тенденциясе ерак тарихи перспективада милләтләрнең тулаем бердәмлеген күздә тота", ди ул.

Кузеев ТАССРны бу җирләрдә Татарстан китап нәшриятында чыккан татар телендәге китаплар таратып, Башкортстанның көнбатышында яшәүчеләрнең аңында аларның татар булулары турында уйны ныгытуда гаепли.
Газетларда мәкаләләр бастыру һәм оештыру эшләре зур нәтиҗәләр бирмәс
"1989 ел җанисәбенә кадәр 2,5 ел калды. Бу вакытны билгеле бер эшне башкару өчен кулланырга кирәк. Газетларда мәкаләләр бастыру һәм оештыру эшләре зур нәтиҗәләр бирмәс. Эш шунда: көнбатыш Башкириядә мәдәни-тел вазгыяте турында урыс һәм татар телләрендә шактый күп санда чыгучы фәнни мәкаләләр һәм китапларга безнең республикада каршы куярлык әйбер юк диярлек. Ни өчен бу проблематика тирәсендә фәнни-агарту, лекция һәм аңлату эше сүрән, пассив бара? Чөнки әдәбият юк", – дип үз соравына үзе җавап бирә галим, – БАССР тикшеренүчеләренең көчләре республиканың көнчыгыш районнарында башкорт халкының телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә юнәлтелгән. Көнбатыш Башкириягә игътибар аз бирелә. Аның каравы бу территориядә ТАССРдан диалектолог, этнограф, археолог галимнәр экспедицияләре озаклап эшли" дип мөрәҗәгать итә Кузеев Мидхәт Шакировка.

Ул Шакировны актив аңлату эшләре оештырырга чакыра. Бу эш кысаларында Уфада башкортларның тарихи һәм бүгенге көн демографиясе, этник төзелеше, таралышы, көнбатыш Башкирия диалектлары һәм башка мәсьәләләр турында фәнни эшләр әзерләү һәм бастыру һичшиксез булырга тиеш, дип белдерә Кузеев.

Раил Кузеев төньяк-көнбатыш башкортлар идеясен нинди максатлар белән алга сөргән, соңыннан ул алардан баш тартканмы, үкенгәнме? Бу турыда сорау белән Азатлык белгечләргә мөрәҗәгать итте.

Илдар Габдрафиков – этнограф, Раил Кузеевның укучысы, аның белән бергә озак еллар буе эшләгән кеше.

Илдар Габдрафиков
Илдар Габдрафиков
— Кузеев башкорт халкын җыйнау, милләт кору вакытында этнос турында советларча аңлау белән иткән. Ләкин ул чынлыкта хәлнең нинди булганын аңлаган, әлбәттә. Соңгы эшендә Кузеев этнос – ул процесс, ә этник чикләр – шартлы, аларны абсолютлаштырырга ярамый, дип яза. Шул исәптән ул этнос сыйфатлары үзгәрә, дип тә әйтә. Ул "монда – татарлар, монда – башкортлар", "монда башкорт бетеп, татарлар башлана" дип төгәл чикләр куеп булмаганын аңлый. Совет чорында ул бу турыда ачыктан-ачык сөйли алмаган, ләкин гомеренең ахырында шушыларны аңлауга килеп җиткән. 1989 елгы җанисәп нәтиҗәләре аның концепциясенә сыешмый – ул Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкортлар яши дип саный, ә реаль җанисәп чынлыкта анда татарлар күбрәк икәнен күрсәтте.
Алар җанисәп алдыннан гына башкортка әйләнә иде

Хакимияткә Мортаза Рәхимов килгәннән соң, башкортларны "чын башкорт" һәм "чын булмаган башкорт"ларга бүлә башладылар. "Ысын башкортлар" республиканың көньяк-көнчыгышында гына дип саналды. Ә Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәге халкы "чын булмаган башкортлар" төркеменә эләкте. Алар җанисәп алдыннан гына башкортка әйләнә иде. Кузеев башта Рәхимов белән яхшы мөнәсәбәтләрдә иде, аңа хәтта яхшы йортта фатир да бирелде. Ләкин Кузеев демократ иде, ул барлык халыкларны өйрәнергә кирәк, башкортларны гына түгел, дия иде. Ул төньяк-көнбатыш башкортлар көнчыгыш башкортлары кебек үк башкортлар, шундый ук хокукларга ия диде. Шуның аркасында ул республиканың иҗади һәм фәнни интеллигенциясе белән сүзгә килде, аңа һөҗүмнәр, шикаятьләр башланды. Болар аркасында галимнең сәламәтлеге нык какшады, ул авырды, көчле инсульт булды. Тик торганда бөек галим саналган кешедән менә шулай, читкә кагылган, тибәрелгән кеше ясадылар, ди Габдрафиков.

Этнограф, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, Кузеевның хезмәтләре Башкортстанда ул чордагы фирка элитасы кушуы белән язылган.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
— Кузеев бер үк вакытта ике төрле позициядән чыгып фикер йөрткән дип уйлыйм: рәсми позиция һәм аның үзенең шәхси фикере. Коммунистлар чорында ике төрле уйлау (двоемыслие) дигән әйбер киң таралган иде. Раил Кузеев бит башкорт милләтенең бик борынгы заманнардан, башкортларның реаль борынгы тарихларын язып бирде. Шуңа күрә ул Башкортстан республикасының төп идеологларының берсенә әйләнде. Андый идеология ул вакытта кирәк иде, чөнки милли республиканың үз тарихы булырга тиеш иде. Ә тарихта төп халыкның тарихы күбрәк чагыла.

Ул чынлап та шулай уйлаганмы, яисә аның рәсми карашы фәнни карашы белән бик туры килмәгәнме? Төрлечә уйларга була. Минем фикеремчә, Раил Кузеев күп нәрсәләрне аңлый иде, ләкин язмый иде.
Урыс тарихчысы Сергей Руденкода да бар андый караш

"Төньяк-көнбатыш башкортлар" дигән төшенчәне Кузеев кертеп җибәрмәде, урыс тарихчысы Сергей Руденкода да бар андый караш. Төньяк-көнбатыш башкортлары төркеме чынлап та бар һәм ул үзенчәлекле. Төньяк-көнбатыш башкортларны карасаң, аларның кабилә, ыру нигезендә ниндидер төркем булганын чамалап була. Әмма ул тарихи документлар 17 гасырдан да түбәнгә китми. Икенчедән, алар сословие белән бәйле булгач, бу чынлап та кабиләме яки территориаль берләшмә генәме – моны белеп булмый.

Раил Кузеев шушы юлны сайлап алды – ул башкортларның тарихын ырулар, кабиләләр, кланнар тарихы нигезендә язды. Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә була. Мәсәлән, Кузеевның берничә тезисын бүген дөрес түгел дип атарга була. Мисал өчен, ул кыпчаклар проблемын дөрес тасвирламаган. Аның эшләрендә Алтын Урда чоры да бик киң язылмаган, ә бит Урал буйларында Алтын Урда татарлары яшәгән.

Кузеевны тәнкыйтьләргә була, әмма ул башкортларны берләштерә торган бер концепция ясады. Иң әһәмиятлесе – аның шул эшләгән эшләре партия өлкән комитеты тарафыннан хупланды. Ул алар белән дус иде. Һәм чынлыкта, мин уйлыйм, аның эшләре социаль заказ, җирле фирка элитасы заказы буларак эшләнгән. Аның иң кызыгы шунда – башкортларга хезмәт итүче җирле фирка элитасының барысы да татарлар иде, ди Исхаков.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG