Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт сословиесе нигезен татарлар тәшкил иткән"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Казанда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән тарихчы галимнәр 17-19нче гасырларда Идел-Урал һәм Көнбатыш Себер халыкларының этносоциаль төркемнәренең формалашуы һәм үсешен тикшерде. 

Тарих институты һәм Татарстан мәгариф министрлыгы оештырган фәнни конференциянең пленар утырышында 17нче гасырда Урал буенда вотчина җирләре институты формалашуы, Идел-Урал һәм Көнбатыш Себердә ясак түләүчеләр, этнос һәм сословие темалары тикшерелде. Төштән соң секция утырышлары үтте.

Казанда тарихчылар этносоциаль төркемнәренең үсешен тикшерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

"17-19нче гасырларда Идел-Урал һәм Көнбатыш Себер халыкларының этносоциаль төркемнәренең формалашуы һәм үсеше" дип аталган русиякүләм конференциянең пленар утырышында беренче чыгышны Тарих институтының нагайбәкләрне һәм керәшен мәдәниятен вә тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков ясады. Аның сүзләренчә, вотчина темасын бар яклап һәм киң итеп тикшерү көн үзәгендә тора.

Радик Исхаков
Радик Исхаков

"Вотчина җирләре темасы башкортларга гына хас дигән фикер хөкем сөрә. Бу хәл тарихи мифлар һәм бәхәсле документларга нигезләнеп эшләнә. Әлеге проблемны бары тик комплекслы тикшерү һәм вотчина мөнәсәбәтләрен киң географик һәм хронологик яктан өйрәнеп кенә чишәргә мөмкин.

Уфа уезды халкына вотчина хокукы бирелүен раслый торган бернинди дәлилләр дә юк

Хәзерге башкорт галимнәре вотчина институты Урал буенда Алтын Урда чорында барлыкка килгән һәм Урал буе Мәскәүгә кушылганнан соң 1554-1557 еллларда Явыз Иван тарафыннан расланган дип саный. Уфа галимнәре фикеренчә, башкортларның ата-бабалары менә шулай бер мизгелдә Урал буенда зур җир биләмәләренең ияләре булып куя.

Әмма бүгенге көндә Уфа уезды халкына вотчина хокукы бирелүен раслый торган һәм урыс администрациясе белән башкортлар арасында төзелгән бернинди килешүләр дә, грамоталар да, документаль дәлилләр дә юк", дип белдерде ул.

Чиләбедәге Көньяк Урал университеты галиме Гаяз Сәмигуллов сүзен Радик Исхаков чыгышына комментар бирүдән башлады.

Гаяз Сәмигуллов
Гаяз Сәмигуллов

"Тар территориягә кысылып калып контекстны тулысынча аңлау читен. Вотчина документларында бары тик Уфа уездындагы халыкның вотчина хокуклары турында гына сүз бармый, алар гомумән Мәскәү-Русия дәүләте территориясен дә үз эченә ала.

Безнең монда җыелуыбызга, шушы конференцияне оештыруга бер этәргеч булган иң зур проблем - бүгенге көндә хөкем сөргән сәер вазгыять дип әйтер идем.

Вотчина җирләрен бирү турында раслаучы конкрет тикшеренүләр юк

Урал һәм Чулман буе халыкларына ясак һәм вотчина өчен берүк җирләрне бирү турында кайбер документлар бар. Әмма вотчина җирләрен бирү турында раслаучы конкрет тикшеренүләр юк диярлек. Моны Себер җирләре турында да әйтеп була.

Вотчина сүзе Себергә карата беркайда да телгә алынмый. Урыс булмаган халыкларда вотчина җирләре бөтенләй тикшерелмәгән. Бүгенге көндә бу тема ак тап булып тора. Без хәзер бу теманы нольдән тикшерә башларга тиеш булабыз", дип белдерде ул.

Конференцияне оештыручыларның берсе, Тарих институты хезмәткәре Илнур Миргалиев Азатлыкка, бу конференцияне оештыруның максаты - Русиядәге социаль категорияләр һәм сословиеләр турында киңрәк итеп уйланылган һәм теоретик яктан ачыкланган китапның бер структурасын булдыру, диде.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

"Бүгенге чыгышларда да әйтелгәнчә, шул ук татар ханлыкларыннан калган систем тарихчылар тарафыннан бөтенләй эшләнелмәгән дип әйтергә була. Әлбәттә Алтын Урданың хокукый системы эшләнде. Тарханнары турында эшләр бар. Ә бит урыс периоды башлангач та татар системы дәвам итә. Татарлар, әйтик, чикне саклаганнар, морзалар дәүләткә хезмәт иткәннәр. Тархан булганнар, җирләр алганнар. Алар бит изелгән кешеләр түгел, алар дәүләт кешеләре булганнар.

Русия элитасында татардан чыккан күпме кеше бар. Алар бу дәүләткә нинди шартлар белән кергән, нинди килешүләр булган. Моннан күп нәрсәгә чыгып була. Әйткәнемчә, боларның теоретик нигезе эшләнмәгән. Бүгенге чараның нияте менә шул иде.

Вотчинаны бары тик башкортныкы гына итеп күрсәтү дөрес түгел

Вотчина сүзе татар телендә асаба сүзенә тиң. Ул җирле халык дигән сүз. Уфа галимнәре бу темада күп эшләгән. Әмма аны бары тик башкортныкы гына итеп күрсәтү, системнан аерып күрсәтү дөрес түгел икәнен бүгенге чарага килгән галимнәр дә әйтә. Чөнки урысның да вотчиналары бар, шул ук мишәрләрдә дә, Себердә дә бар. Һәм аны дәүләт бирә. Ниндидер бер кабилә, халык килеп үзенә ала алмый.

Бу тема эшләнмәгәнгә күрә бүген сәясиләштерелә. Төп мәсьәлә - бездә булган гына түгел, ә кем биргән аны, менә моны ачыклау кирәк. Системны бит һәрдаим дәүләт формалаштыра, моны онытмаска кирәк", диде ул.

Утызлап галим катнашкан конференциягә Zoom системы аша читтән торып катнашучылар да булды.

Башкорт галимнәренең күренмәве игътибарны җәлеп итте. Оештыручылар конференция турында ачык мәгълүмат булуын, теләгән һәркемнең чарада катнаша алганын, Башкортстан галиме Михаил Радновка чакыру җибәрелүен, аның башта киләм дип әйтүен, соңрак килмәвен җиткерде.

Бакалы районыннан тарихчы галим Таһир Кәримов Азатлыкка, 1816 елдан бирле тарихи чыганакларда башкорт сословиесе дигән сүз кулланылып килсә дә, башкортларның моны кабул итмәүләрен әйтте.

Таһир Кәримов
Таһир Кәримов

"Аларның китапларыннан сословие (катлам, таифә) дигән сүзне табып булмый. Аларча чыганакларда башкорт дип сөйләнелә икән, милләте белән башкорт булырга тиеш була. Башкортлар халык санын алуны бер нигез итеп тарих китапларын бозып яза", диде Кәримов.

Башкорт сословиесенә төрле милләт кешеләре кергән

Аның сүзләренчә, башкорт сословиесенә төрле милләт кешеләре кергән, ә төп нигезен татарлар тәшкил иткән. Башкорт галимнәре тарихны бозып күрсәтеп үзләренең тарих фәненә тап төшерә, ди ул.

"Без Татарстан тарихчылары тарихны чыганакларга нигезләнеп гадел яктыртабыз. Фактларны күрсәтәбез, укучы үзе нәтиҗә ясасын дибез. Русиядә вотчиналар зур териториядә булган. Әмма аларның бөтенесен дә башкорт дип әйтеп булмый бит инде", дип җиткерде Таһир Кәримов.

Уфадан килгән галим Руслан Масагутов та Азатлыкка, вотчинаны этник терминга гына бәйләп карарга ярамый, ул татарларга да башкортларга да бирелгән, дигән фикерен әйтте.

Руслан Масагутов
Руслан Масагутов
Башкорт этносы һәм башкорт сословиесе — икесе ике нәрсә

"Башкорт галимнәренең вотчина хокукларының башкортларга гына бирелүе турында әйтүе дөрес була алмый. Бу - башкортлаштыру сәясәте нәтиҗәсе. Этник яктан 17-18нче гасырлардагы башкортларны хәзерге башкорт милләте белән бер итеп күрү дөрес түгел. Бу - факт. Башкорт сословиесе белән башкорт этносы — икесе ике нәрсә. Чынбарлыкны ачыклау өчен башкорт галимнәре барлык архив документларын да тигез итеп халыкка җиткерергә тиеш", дип белдерде Руслан Масагутов.

Конференция ахырында 17-19нче гасырларда Идел-Урал һәм Көнбатыш Себер халыкларының этносоциаль төркемнәренең формалашуы һәм үсеше турында китап язу карары кабул ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG