Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортлар "мишәр" сүзен "татар" сүзен әйтмәс өчен куллана"


Башкортстанның Балтач районында Мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Белгечләр фикеренчә, мишәрләрне аерып чыгару идеясе җанисәп сәбәпле туган. Татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты итеп күрсәтү барып чыкмагач, хакимият яңа проект уйлап чыгарган. Бу юлы "татар" сүзе "мишәр" сүзе белән алыштырыла.

8 сентябрь Башкортстанның Балтач районы үзәге Иске Балтач авылында тантаналы рәвештә Мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Чарада әлеге үзәкнең мишәр тарихын, телен, мәдәниятен саклау мәсьәләләрен хәл итү максатыннан ачылуы әйтелде. Үзәк белән бергә районның мишәр авылларында табылган борынгы көнкүреш әйберләрне туплаган музей да булдырылган. Музейга шактый күләмдә язма мәгълүмат та тупланган. Бу язмаларга күрә, 1767 елда Башкортстанда 2253 мишәр хуҗалыгы исәпләнгән, шулардан 1916сы, ягъни 85 проценты башкортларга ясак түләгән. 1834 елда Бөре өязендә 154 мишәр җирлеге була. Бүгенге көндә мишәрләр Башкортстанның Караидел, Кушнарен, Чишмә, Чакмагыш, Дәүләкән һәм башка районнарында яши. Хәзерге вакытта Балтач районында мишәрләр 14 авылда яши.

Тарихи-мәдәни үзәкне ачу чарасында Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты. Чара кысаларында "Республика милләтләре палитрасында Башкортстан мишәрләре" дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе дә узды. Анда тарихчы галимнәр, филологлар, туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Алар мишәрләрнең мәдәният, тарих, топонимика, тел үзенчәлекләре һәм Башкортстан халыклары фольклорына керткән өлеше, аларның мәдәни мирасын алга таба үстерү турында фикер алышты. Чарада катнашкан тарихчы Салават Хәмидуллин башкорт-мишәр гаскәрләренең тарихы, риваятьләре турында сөйләде.

Август аенда ВКонтактеда "Башкортстан мишәрләре" исемле төркем ясалган иде. Аны Башкортстанның халыклар дуслыгы йортының Балтач бүлеге җитәкчесе Айдар Сираев алып бара. Әлеге биттә мишәрләрнең "татар һәм өлешчә башкорт халкы төркеменә кергән төрки этнос" булуы әйтелә. Моннан тыш, Бөтендөнья башкорт корылтае "Башкортстан мишәрләре" дигән методик кулланма да чыгарды.

Балтач районындагы мишәр үзәге җитәкчесе итеп тә Айдар Сираев билгеләнгән. Ул Азатлыкка җавап бирмәде, әмма элегрәк БСТ каналы белән әнгәмәдә Сираев "Мишәр дигән милләт юк дигән фикер күңелне кыра" дип белдергән иде. "2010 елның җанисәбендә сорау бирелде – мишәрләр белән нишлибез? Ул вакытта, мишәр дигән аерым милләт юк, мишәр – ул шул ук татар, дигән җавап бирелде. Ә мишәрләрнең күңелләрендә милли узаң бар, аларның үзләрен мишәр дип яздырасы килә" дигән иде ул.

"Мишәрләр быелгы җанисәпкә өмет баглый – мишәр дигән милләт булыр дип ышана һәм үзләрен мишәр дип игълан итергә җыена" дип тә өстәде Сираев.

Аның сүзләренчә, узган гасырның 20нче елларына кадәр Башкортстан мишәрләре үзләрен аерым милләт дип таныган, ләкин Татарстан һәм Башкортстан республикалары булдырылгач, аларны, телләре татар теленә якын булу сәбәпле, татарларга кушканнар. Ә 1939 елдагы җанисәп вакытында мишәрләр гомумән аерым күрсәтелми.

Студиядә чыгышында Сираев бавырсакны "май аш" дип атап, бал савытына "мишәр балы" дип язып алып килеп, аларны мишәрнең милли ризыгы буларак тәкъдим итте. Мишәрләрнең милли ризыклары арасында шулай ук "балан катыгы" да бар. Сираев үзе уйлап чыгарган кызгылт төстәге костюмны мишәр костюмы итеп игълан итеп, эфирга шуны киеп килгән иде.

Азатлык сораштырган экспертлар фикеренчә, мишәрләрне аерып чыгару идеясе Башкортстанда татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итәргә маташу барып чыкмаганга күрә туган. Быел көз узарга тиешле русиякүләм җанисәп алдыннан Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атауны алга сөрә башлаган иде. Экспертлар әйтүенчә, әлеге теория халыкта популярлык казанмаган, шуңа күрә яңа проект кирәк. Һәм бу очракта "мишәр" сүзе "татар" сүзен әйтмәс өчен кулланыла. Мисал өчен, Башкортстанда татар каһарманы Гази Заһитовка һәйкәл ачканда, аның татар булуын танымас өчен, мишәр дип язып чыктылар. Хәзерге вакытта Наполеон сугышында да татарлар түгел, мишәрләр катнашкан дигән риторика да торган саен ешрак ишетелә.

Балтачта яшәүче бер татар кешесе, үзенең исемен күрсәтмәү шарты белән, андагы хәлләрне сөйләп китте. "Монда хәлләр бик авыр, бу хакимият эше, хакимият шулай эшләргә куша. Халык төрлечә кабул итә, без татар түгел, без мишәр дип әйтүче кеше бик сирәк. Эшен югалтырга курыккан кеше, дәүләт эшендә эшләүчеләр генә без мишәр дип сөйли, әмма бу эш хакимият кушу булән генә эшләнә, чын күңелдән эшләнми" диде ул.

Айдар Сираев китергән мәгүлүматка күрә, 1920нче елларга кадәр Башкортстанда мишәрләр 166 мең кеше тирәсе булган. Шулай булгач, бу елгы җанисәптә Башкортстан татарлары саны 166 мең кешегә кимрәк булыр дип көтәргә кирәкме?

"Юк, кирәк түгел", ди Башкортстанның Балтач районында туып-үскән, Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният комитеты рәисе Алик Локманов. Аның сүзләренчә, Башкортстан хөкүмәте татарларга мишәр булып язылырга кушып, татарларның санын киметергә тырыша, әмма Башкортстан мишәрләре үзләрен татар дип саный һәм татар дип язылачак.

Алик Локманов
Алик Локманов

— Мишәр дигән милләт юк ул. Мишәрләр бар, әмма алар татар. Алар үзләрен мишәр дип йөртсә дә, аңа милли төс бирмиләр. Чыкылдап сөйләшкән, "к" хәрефен йомшак итеп әйтүчеләр үзләрен мишәр ди, әмма барыбер татар итеп саныйлар һәм татар булып язылачак та. Хөкүмәт татарларга мишәр булып язылырга кушып, татар санын киметергә тырыша.

Татар белән мишәр башын бутаган кеше белән дуслашырга җыенмыйм

Айдар Сираев минем белән дуслашырга бик теләгән иде, әмма мин татарлар белән мишәрләрнең башын бутаган кеше белән дуслашырга җыенмыйм. Шундый кешеләрне табып кулланалар. Ул бердәнбер очрак түгел. Башкортлар нинди генә авылга барсалар да, телевидение, журналистлар ияртеп баралар. Экранга чыгып, үзен күрсәтергә теләгән кешене табалар да, шуны сөйләтәләр. Ул тарихны беләме-юкмы, барыбер сөйли. Аларның төп чыганагы – "минем бабай шулай булган", "әти шулай дип сөйләгән". Шулай итеп әкият сөйләп йөриләр, ди ул.

Татарстан да, Уфа татарлары да моңа каршы тора алмый, ди Алик Локманов, нәрсәдер эшләргә дә кирәк түгел, чөнки халык аңлы. Башкортлар юкка көчләрен түгәләр, ди ул.

— Хәзерге вакытта интернет көчле, анда зур бәхәсләр бара, китаплар чыгып тора. Кеше аңсыз түгел, кеше хәбәрдәр. Бу хәрәкәт бернәрсә дә бирми, башкортлар юкка көч түгәләр. Эч поша инде, алар үзләренең башкортлары белән эшләмиләр. Хәзер башкорт авылларында да балалар урысча сөйләшә. Татар балаларын мәҗбүри рәвештә башкорт теленә өйрәтмәкче булалар, алар белән генә шөгыльләнмичә, үзләренең милләте белән шөгыльләнсәләр, көчләрен шунда тупласалар, күпкә файдалырак булыр иде, - ди ул.

Аның сүзләренчә, башкортлар "мишәр" сүзен "татар" сүзен әйтмәс өчен куллана.

— Гази Заһитовны да татар түгел, мишәр булган дип язып чыгардылар, - ди Алик Локманов.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов фикеренчә, мишәрләрнең кем икәнлекләре, мишәр үзаңы, милли тәңгәллеге бармы, әллә юкмы дигән сорау шактый катлаулы. "1930нчы еллар этнографлары хезмәтләрендә күрсәтелгәнчә, галимнәр Үзәк Русиядә яшәүче татарлардан мишәрләр кем ул һәм алар мишәрме, дип сорашкан. Мондый сорау аларның ачуын чыгарган. Алар "беренчедән, без — мөселманнар" дип җавап биргәннәр. Икенчедән, без — чын татарлар, дигәннәр. Мишәр алар өчен кимсетүле кушамат буларак кабул ителгән, аларны мыскыллап шулай дип атаганнар, шул сәбәпле мондый сүз кешеләрнең ачуын чыгарган" дип сөйләде Искәндәр Измайлов Азатлыкка.

Галим сүзләренчә, мишәрлек идеясенең кире кайтуы һәм мишәрнең үзаңы барлыкка килү 1980нче елларга карый һәм Татарстанда татарларның Болгардан барлыкка килүе концепциясе алга сөрелүгә җавап буларак туа.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

— Казан татарлары болгарлардан килеп чыккан, ә мишәрләр – Алтын Урда татарларыннан, алар арасында бернинди уртаклык та юк булып чыга. Болгарчылар аркасында мишәрләр бердәм милләт белән элемтәне югалтып, үзләрен бортас яки мадьяр дип үз тәңгәллекләрен кора башлады. Ә чынлыкта мишәр атамасының тарихи килеп чыгышы Мещера дигән тарихи төбәк, Мещера ягы белән бәйле. 13-14нче гасырларда шунда урнашкан татарлар шушы тарихи өлкә атамасын алган. Русия дәүләте составында чик буе җирләренә күчеп утыру дәвамында, аларны килеп чыгышы булган төбәк атамасы белән атап йөрткәннәр. Гаскәрләре дә шул сәбәпле "мещеряцкое войско" буларак таныла. Хәтта Батырша хатында да "Без – мещеряклар" диелә. Игътибар итегез – без мишәрләр түгел, мещеряклар диелгән, ягъни монда җирлеккә бәйле атама кулланыла.

Хәзерге вакытта татар белән мишәрләргә бүлгәләргә омтылыш бар

Ләкин хәзерге вакытта татар белән мишәрләргә бүлгәләргә омтылыш бар. Бу бигрәк тә Башкортстанда ачык күренә. Минем уйлавымча, бу бердәм татар милләте арасына чөй кагу һәм аны таркату омтылышларының беренчесе түгел, һәм соңгысы да булмас. Тик, минемчә, бу әллә ни уңышка ирешә алмас. Ниндидер үзәкләр төзеп куярлар алар, ләкин татар милләте шулкадәр тыгыз катнашкан, үрелгән, әдәби телебез шулкадәр уртак, тарих, милли хәтер бер, шуңа күрә милләтнең бер өлешен һәм бер генә төбәктә элементларга таркатуны булдыру өчен бернинди тарихи да, мәдәни дә нигезләр юк. Бердәм татар милләте булган, булыр һәм булачак, - ди Измайлов.

Галим сүзләренчә, татарларны татар һәм мишәргә таркатуны булдырмас өчен, татар милләтенең катлаулы килеп чыгу тарихын, төрле элементлардан бердәм татар милләте формалашу ничек барганын сөйләргә кирәк.

— Бу иң яхшы җавап булачак. Бу ниндидер популяр хезмәтләр, конференцияләр булырга мөмкин, аларда татар милләте күп компонентлардан корылганы, аның бер геннан гына килеп чыга алмавы, һәрвакыт катлаулы күренеш булуы әйтелергә тиеш. Шуңа да милләт ул милләт тә инде, ул ниндидер нәсел-ыру берләшмәсе генә түгел. Татар милләте күп компоненталардан бердәм мәдәни-тарихи милли берлек формалашуы мисалы булып тора, дип ассызыклый галим.

Тумышы белән шулай ук Башкортстаннан булган, Татарстанның Тарих институтында Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү Үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев сүзләренчә, бу мәсьәләдә җирле халык – Уфа татарлары үз актив позициясен күрсәтергә тиеш. Алар хөкүмәт алдына сораулар куярга тиеш. Ә җанисәп вакытында татарларны тарката алырлармы-юкмы, анысын сан алу үзе күрсәтер, ди галим.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

— Безнең Кушнарен районын да мишәр районы дип әйтәләр, әмма андагы халык үзен мишәр дип белми. Мин үзем дә үземнең мишәр икәнемне студент вакытларында гына белдем. Әмма безнең ул мишәрлек телдә дә, узаңда да чагылмый. Чынында, мондагы халык мишәрнең нәрсә икәнен дә белми. Мин безнең авылда бер тарихи риваять яздырып алган идем, шунда авыл бабайларыннан сорадым – без мишәрме, юкмы дип. Алар "юк, без — татар. Мишәр дип безне солдатка йөргән өчен генә әйткәннәр", дип әйттеләр. Халыкта шундый аңлатма яши.

Мишәрлек – ул үткенлекне белдерә торган бер сыйфат кына

Башка районнарда да мишәр узаңы юк. Һәм ул актуаль да түгел, ул безнең ярым шаяруда гына калган, мишәрлек – ул үткенлекне белдерә торган бер сыйфат кына. Әмма милли яссыллыкта аңа карау сәясәт белән генә бәйле. Башка төрле моны берничек тә аңлатып булмый.

Бу сәясәткә җавап бирергә кирәкме? Беренче чиратта сорау бирергә кирәк – нинди максат белән эшләнә ул эш? Бу татар милләтен бүлдерүгә юнәлтелгәнме? Юнәлдерелмәгән икән, ачыкласыннар, нәрсәгә юнәлдерелгән ул? Моны дәүләт даирәләре эшли, халыктан чыккан бер инициатива түгел, димәк сорауларны да дәүләткә бирергә кирәк. Бу эшнең артында кем тора? Нинди максатлар белән эшли ул аны?

Татарда гына түгел, башкортта да, мари, чуаш, удмурт халыкларында да милли мәгариф проблемы бар, мәдәният, узаң сүнеп бара – бөтен яктан шул хәтле проблем булганда, ни өчен бүленергә? Ни өчен моны Башкортстан хакимияте эшли? Башкортлар бөтен җирдә "кабилә" дип сөйләп йөриләр, башкорт кабиләләре өчен дә шундый үзәкләр ачылачакмы? Яисә ул татар өчен генә ачыламы? Сораулар бик күп.

Анда яшәгән татар да бу сорауны бирергә тиеш. Ни өчен татар үзәге түгел ул, ни өчен мишәр үзәге? Сез аны милләттән аерып карыйсызмы, дигән сораулар бирергә тиеш Уфа татарлары. Монда җирле татарларның бик актив позициясе кирәк. Алар курыкмыйча, турыдан-туры шушы сорауларны бирергә тиеш. Моның белән беррәттән Татар үзәкләрен ачтыру өстендә эшләргә дә кирәк, дип саный галим.

Тарихчы шулай ук башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты проекты барып чыкмады, ул уңышсыз булды, дип искәртә.

— Фәнни яктан караганда, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән әйбернең бернинди нигезе юк. Фәнни яктан ул барып чыкмады, барып чыкмаячак та. Халык арасында да популяр булмады ул. Анда яшәгән татарларда андый сорау тормый да, ул актуаль да түгел. Бу фикерне йөртүче кешеләр акча гына эшли. Алар төрле районнарга килеп, "Җыен" дип атап, җирле әбиләр өчен концерт оештырып китәләр. Нәтиҗәләрен җанисәп күрсәтәчәк. Сәясәт ул бер әйбер, ә чынбарлык – башка.

* * *

Мишәрләр Идел буе һәм Урал буе татарларының бер өлеше булган субэтник төркем санала, татар теленең мишәр диалектында сөйләшәләр. 1897 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, аларның гомуми исәбе - 622,6 мең, 1926 елгы җанисәптә 200 мең чамасы булган. Русиядә 2010 елда узган җанисәптә 786 кеше үзен мишәр дип яздырган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG