Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рейхстагка җиңү байрагы элгән Гази Заһитовка Башкортстанда һәйкәл ачылды


Гази Заһитовка һәйкәл
Гази Заһитовка һәйкәл

Һәйкәл Гази Заһитовның тууына 100 ел уңаеннан ачылды. 

Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә Икенче дөнья сугышында Рейхстагка җиңү байрагын беренче итеп элүче Гази Заһитовка һәйкәл ачылды. Скульптура композициясен рәссам Илдус Закиров иҗат иткән. Һәйкәл Мишкәдә Геройлар аллеясенә куелган. Аның ачылышында Башкортстан башлагы Радий Хәбиров та катнашкан. Һәйкәл Гази Заһитовның тууына 100 ел уңаеннан ачылды.

"Барыбыз да хәтерлибез, Советлар Берлегенең барлык халыклары, иңгә-иңгә берләшеп, фашизмга каршы көрәшү аркасында җиңде. Бу зур көч иде. Без Башкортстанның данлы улларын искә төшерергә тиеш, яңа һәйкәлләр ачачакбыз, барлык мемориалларны игътибар белән карап кадерләп тотачакбыз. Без яшь буынга андый кешеләр турында сөйләргә тиеш. Алар ата-бабаларының нинди батыр һәм илебезнең бөек булганын белеп үссеннәр. Геройлар безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәр", дип китерә Хәбиров сүзләрен матбугат хезмәте.

Былтыр 9 майда Казанның Җиңү паркында Совет гаскәриенә һәйкәл ачылды. Аның образы итеп Гази Заһитов алынган. Ләкин һәйкәл ачылышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Заһитовны телгә алмады. "Бүген без Совет гаскәриенә һәйкәл ачабыз. Бу Бөек Ватан сугышы кырында сугышкан барлык Татарстан халкына багышлана", диде ул.

Һәйкәлдә Гази Заһитов образы кулына автомат тоткан итеп сурәтләнгән. Һәйкәл кую тәкъдиме белән чыгучылар Гази Заһитовның кулында җиңү байрагы куелуын сораган булган.

Рәсми тарихта җиңү байрагын 1 майда Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария элде дип саналса да, чынлыкта байракны аларга кадәр үк элгәннәр һәм ул байракны элүче – Башкортстан татары Гази Заһитов була.

1945 елның 1 маенда Гази Заһитов һәм аның хезмәттәшләре Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителә. Бу исемгә тәкъдим иткән беркетмәдә 30 апрель көнне Рейхстагны яулап алганда Заһитов беренчеләрдән булып бинага бәреп керде һәм күкрәгенә яраланды, пуля аның партия билетын тишеп узды. Әмма яраланган булуга карамастан, Заһитов сержант Минин белән Рейхстаг түбәсенә менеп беренче җиңү байрагын кадады, диелгән була.

Беркетмәне югары хәрби җитәкчеләр имзалый. Әмма бу төркемдәгеләрнең берсенә дә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелми. Җиңү байрагы дип бары 1 май көнне рәсми рәвештә Берест, Егоров һәм Кантариянең Рейхстаг түбәсенә урнаштырган кызыл байрак кына санала.

Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән документ эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә һәм 1964 елда "Комсомольская правда" газеты чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштырганлыгына ишарәли. Советлар берлеге таркалгач, 1997 елда бу гаделсезлекне төзәтәләр һәм Маков төркеменә кергән барлык хәрбиләргә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә.

Шуңа да карамастан, 2010 елда, җиңүнең 65 еллыгына Мәскәүдә сугыш каһарманнарына атап ачылган һәйкәлдә Рейхстагка беренче булып җиңү байрагын кадаучылар дип саналучы Мелитон Кантария һәм Михаил Егоров сурәтләнә.

Гази Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка алына. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 1945 елның 30 апрелендә 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстагка беренче итеп Кызыл байрак элә. 1953 елның 23 августында 32 яшендә юл һәлакәтендә вафат була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG