Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ачылган "Совет гаскәрие" һәйкәле Гази Заһитов образында ясалган


Совет гаскәриенә куелган һәйкәл Гази Заһитов образында ясалган

Һәйкәл образы итеп рейстагка җиңү байрагын беренче элүче итеп Уфа татары Гази Заһитов алынса да, сынга "Совет гаскәрие" исеме бирелде.

Бүген Казанның Җиңү паркында Совет гаскәриенә һәйкәл ачылды. Аның образы итеп Рейхстагка җиңү байрагын беренче итеп элүче Гази Заһитов алынган. Һәйкәлне Мәскәү архитекторы Никита Мазаев ясаган.

Һәйкәлнең ачылышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Гази Заһитовны телгә алмады.

"Бүген без Совет гаскәриенә һәйкәл ачабыз. Бу Бөек Ватан сугышы кырында сугышкан барлык Татарстан халкына багышлана", диде ул.

Һәйкәлдә Гази Заһитов образы кулына автомат тоткан итеп сурәтләнгән. Һәйкәл кую тәкъдиме белән чыгучылар Гази Заһитовның кулында җиңү байрагы куелуын сораган булган.

Рәсми тарихта җиңү байрагын 1 майда Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария элде дип саналса да, чынлыкта байракны аларга кадәр үк элгәннәр һәм ул байракны элүче – Башкортстан татары Гази Заһитов була.

1945 елның 1 маенда Гази Заһитов һәм аның хезмәттәшләре Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителә. Бу исемгә тәкъдим иткән беркетмәдә 30 апрель көнне Рейхстагны яулап алганда Заһитов беренчеләрдән булып бинага бәреп керде һәм күкрәгенә яраланды, пуля аның партия билетын тишеп узды. Әмма яраланган булуга карамастан, Заһитов сержант Минин белән Рейхстаг түбәсенә менеп беренче җиңү байрагын кадады, диелгән була.

Беркетмәне югары хәрби җитәкчеләр имзалый. Әмма бу төркемдәгеләрнең берсенә дә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелми. Җиңү байрагы дип бары 1 май көнне рәсми рәвештә Берест, Егоров һәм Кантариянең Рейхстаг түбәсенә урнаштырган кызыл байрак кына санала.

Архив фотосы
Архив фотосы

Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән документ эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә һәм 1964 елда "Комсомольская правда" газеты чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштырганлыгына ишарәли. Советлар берлеге таркалгач, 1997 елда бу гаделсезлекне төзәтәләр һәм Маков төркеменә кергән барлык хәрбиләргә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә.

Шуңа да карамастан, 2010 елда, җиңүнең 65 еллыгына Мәскәүдә сугыш каһарманнарына атап ачылган һәйкәлдә Рейхстагка беренче булып җиңү байрагын кадаучылар дип саналучы Мелитон Кантария һәм Михаил Егоров сурәтләнә.

Гази Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка алына. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 1945 елның 30 апрелендә 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстагка беренче итеп Кызыл байрак элә. 1953 елның 23 августында 32 яшендә юл һәлакәтендә вафат була.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG