Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Фәтхетдинов җанисәп турында: "Кайсы милләткә сан җитми, татарны шуларга язып куялар"


Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

Җырчы бу мәсьәләдә 12 ел элек актив эшләргә кирәк иде дип саный.

Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов җанисәп вакытында татарны сынау үткәргән кебек кулланалар дип белдерде. Бу хакта ул 12 октябрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

"12 ел элек бик актив эшләп калырга кирәк иде. Татар – ул эксперименталь халык. Кайсы милләткә сан җитми, безне шуларга язып куялар. Монда һәр кеше үз гаиләсе өчен җавап бирергә тиеш. Мин балалар һәм оныклар өчен җавап бирәм. Урысча начар белгән өчен мактанам. Мин бит татар, урыс түгел, бу телне 100 процентка белергә тиеш түгел. Үз телемне беләм, яратам, аның өчен эшлим. Ул халык мине яшәтә, ашата. Мин үземнең кем икәнемне беләм. Син кем, дип аңлатасы кешеләр бик күп. Бу эш җиңел булмаячак. Зинһар өчен, татар булып языл инде дип йөрү дәрәҗәсенә җиткәч, без кем соң?" диде ул.

Бөтенрусия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Сентябрь башында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарларның Русиядә сан ягыннан икенче милләт булып сакланып калуының сәяси әһәмиятен аңлаткан иде. Аның фикеренчә, бу Татарстанга мәсьәләләрне Мәскәү алдында куяр өчен мөһим.

Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчә дә кулланышка кертелде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә. Моңа кадәр Татарстанстат татар субэтносларын ничек саналачагы әлегә хәл хәл ителмәгән диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG