Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанстат: татар субэтносларын ничек санау әлегә хәл ителмәгән 


Керәшен татары милли киемендә
Керәшен татары милли киемендә

Җанисәптә кеше беренче итеп күрсәткән милләт һәм туган тел генә исәпкә алыначагын Татарстанстатта да расладылар. 

Татар милләтенең субэтносларын ничек санаячаклары әлегә хәл ителмәгән. Бу хакта 5 октябрьдә Татарстанстат оешмасы җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстан хөкүмәтендә узган матбугат очрашуында белдерде. Аңардан татарның субэтносларын ничек санаячакларын сорадылар.

"Милләтләрне санау мәсьәләсен Росстат фәнни җәмәгатьчелек, этнографлар белән берлектә хәл итә. Гомум нәтиҗәләр ясалганда барлык җаваплар да исәпкә алыначак. Милләтләрне кертү системы нәтиҗәләр ясалганда билгеләнәчәк. Әлегә бу мәсьәләне өйрәнү бара", диде ул.

Узган атнада Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов җанисәптә ике тел күрсәтелсә, беренче торганын гына исәпкә алачаклар дип белдергән иде. Татарстанстат башлыгы да әлеге фикерне раслады.

"Мин Росстат хезмәткәре. Үзебезнең җитәкчелекнең фикерен кире кага алмыйм. Әйе, нәкъ ул әйткәнчә исәпләнәчәк. Ләкин гомум бүленешләрдә милләткә кагылышлы барлык җаваплар да исәпкә алыначак", диде ул.


Гатауллина сүзләренчә, халык санын алучы хезмәткәрләр кешенең милләте турында сораганда, бернинди ярдәм күрсәтергә тиеш булмаячак.

Сентябрь башында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарларның Русиядә сан ягыннан икенче милләт булып сакланып калуының сәяси әһәмиятен аңлаткан иде. Аның фикеренчә, бу Татарстанга мәсьәләләрне Мәскәү алдында куяр өчен мөһим.

Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчә дә кулланышка кертелде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

Бөтенрусия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Татарстанда барлыгы 1 185 контролер, 7 108 халык санын алучы эшләячәк. Быел җанисәпкә 485 волонтер җәлеп итәчәкләр. 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр "Госуслуги" хезмәте аша да онлайн катнашып булачак. Шуннан соң һәркемгә QR код биреләчәк. Әлеге кодларны җанисәп участокларында күрсәтергә кирәк булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG