Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галимнәре тел һәм үзаң турында сөйләште, әмма тел сәясәте турында берни әйтмәде


Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы сөйләшү
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы сөйләшү

Татарстан фәннәр академиясенең 30 еллыгына багышланган очрашуларда тел белгечләре татар теленә ихтыяҗ тудыруны сорады. Тарихчылар татарларны федераль үзәк биргән мөмкинлекләрдән файдаланмауда гаепли. Ләкин алар сәяси мәсьәләләрне күтәрергә теләмәде.

Татарстан фәннәр академиясенең 30 еллыгы уңаеннан фәнни җыеннар башланды. Академия бинасында Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре татар телен заманчалаштыру турында сөйләшсә, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре милли үзаңны күтәрү турында фикер алышты. Әлеге мәсьәләләр турыдан-туры Мәскәү алып барган сәясәт белән бәйле булса да, галимнәр сәяси мәсьәләләрне күтәрүне кирәк тапмады. Сарытау галиме Фрид Рәшитов кына татарларны 2024 елда узачак Русия президенты сайлавына әзерләнә башларга чакырды.

Тел институты видеодәресләр һәм Сберкласс белән мәшгуль

Тел һәм әдәбият институты зур проект буларак башлангыч сыйныфлар өчен видеодәресләр әзерли башлавы турында сөйләде. Институтның милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова сүзләренчә, 1нче сыйныфлар өчен проект эшләнеп беткән.

— Татар теленнән 24, әдәби укудан 10 видеодәрес эшләнде. Аларны укытучылар куллана ала. Быел 2-4нче сыйныфлар өчен видеодәресләр төзү эше төгәлләнеп килә. Киләчәктә урта һәм югары сыйныфлар өчен дә булыр дип ышанабыз, - диде ул.

Тел институты Сберкласс платформасы нигезендә дә өч фәннән дәреслекләр эшли. Алар – туган тел һәм дәүләт теле буларак татар теле, татар әдәбияты. Тел белгече Лилия Гыйниятуллина сүзләренчә, Сберкласста татар телен модульләп укыту каралган. 1 июльдә укытучыларны шушы технология белән эшләргә өйрәткәннәр.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, моңа кадәр татар теленнән электрон дәреслекләр булмаган.

Лилия Әхмәтҗанова
Лилия Әхмәтҗанова

— Дистанцион укытканда безнең татар теленнән электрон дәреслекләрнең булмавы пошаманга салган иде. Гади, ләкин укытучыларыбыз хезмәте белән эшләнгән дәреслекләр булдырдык. Сберкласс платформасына быел Татарстанның 900 мәктәбе кушыла. Татарстан гына түгел, Чуашстан, Пенза, Түбән Новгород өлкәләре дә шушы Сберкласс платформасына кушылган. Бу төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез аны файдалана ала дигән сүз, - диде ул.

Министрлык вәкиле сүзләренчә, якын арада 1-4нче сыйныфлар өчен татар теленнән яңа буын дәреслекләре федераль исемлеккә керер дип көтелә. Бүгенгә татар теленнән 89 дәреслек федераль исемлеккә кергән.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.

"Татар ясалма интеллект ясаудан ерак әле"

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә 100дән артык кеше, шул исәптән, онлайн рәвештә укытучылар һәм методистлар катнашуына карамастан яңа дәреслекләр беркемдә дә сораулар тудырмады. Аннан нинди нәтиҗә көтүләре хакында да сүз кузгатмадылар.

Тел институты татар сүзлекләре, татар матур әдәбияты корпусы, Татар халык сөйләшләре электрон атласы кебек проектлар эшләгән. Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов хәзер тел белгечләренең сөйләмне тану һәм аны текстка әйләндерү системын эшләве турында белдерде.

— Хәзер төрле яшьтә, төрле җенестә булган кешеләрнең тавышлары яздырыла. Шуның ярдәмендә генә без югары сыйфатка ирешә алабыз. "Татар тавышы" дип аталган Telegram-каналда бот програм ясалды. Анда һәркем үз өлешен кертә ала. Бот тәкъдим иткән очраклы җөмләләрне яздырып җибәрергә кирәк. Махсус дикторларны гына яздырып систем эшләп китә алмый. Ул билгеле бер кеше тавышына бәйле, - ди ул.

Хәкимов "Алиса", "Google Ассистент", "Siri" платформасы рәвешендә татарча ясалма интеллект ясауга әле ерак дип саный.

"Татар теленә хөкүмәт тарафыннан игътибар көчәйде"

Татар теле дөнья телләреннән калышмаска тырыша, дип саный тел институты мөдире урынбасары Олег Хисамов.

Олег Хисамов
Олег Хисамов

— Бүген тел яшәвенең төп алшартларының берсе – аның интернет челтәрендә булуы. Ул интернетта кулланылмаса, яшьләр телендә саклана алмый. Шуңа да безнең бу проектлар яңа алым белән татар телен үстерү, тарату өчен эшләнә. Һәрхәлдә татар теле дөнья телләреннән калышмаска тырыша. Күп кенә телләр белән чагыштырганда яхшы гына позициядә тора дип саныйбыз, - диде Хисамов.

Аның сүзләренчә, хәзер институтта яңа сүзләр, неологизмнар туплау белән шөгыльләнәләр. Алар аерым бер сүзлек рәвешендә теркәлеп бара һәм яңа сүзлекләрдә урын алачак.

Тел институты үз бюджетыннан тыш, дәүләт програмнарында да катнаша. Әлеге эш 2014 елдан бирле киңәйгән. Ләкин Хисамов дәүләттән татар телен өйрәнүгә күпме акча бүленеп бирелүен төгәл әйтә алмады.

2017 елда мәктәпләрдә татар телен укыту ихтыярига калса да, уңай үзгәрешләр дә бар, дип саный Олег Хисамов.

Татар телендә күбрәк сөйләшү җитми

— 2017 елдан соң татар телен кысрыклау булса, икенче яктан, үсеш тә булды. Элмә такталарыбыз күбәя башлады, хөкүмәт тарафыннан игътибар көчәйде, телне саклауның альтернатив юлларын эзләү артты. Шуңа монда зарланырга кирәк түгел дип уйлыйм. Татар телендә күбрәк сөйләшү җитми. Гаиләдә бала белән сөйләшү, балаларның үзара татарча аралашуы җитми. Татар теле ул файдалы, кирәкле, аңа ихтыяҗ булырга тиеш. Без бу мәсьәләгә кеше татар булганы өчен татар телен белергә тиешбез дип тә карый алабыз. Ләкин бүген бу гына җитми, - диде ул.

"Федераль стандартларны да файдалана белмибез"

"Татарлар бүген федераль белем бирү стандартларында булган мөмкинлектән дә файдаланмый", дип саный тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов. Тел проблемы милли үзаңга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә дәвам итте.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

— Без бүген татар теленә сәгатьләр юк, дәреслекләр белән проблем бар дибез. Әйе, бу мәсьәлә ачык кала. Ләкин иң зур проблем – без булган мөмкинлектән дә файдалана белмибез. Мәсәлән, федераль белем бирү стандартларында һәрбер бала үзенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш дип язылган. Ягъни мәктәпнең хәленнән килгәнчә дип түгел, ә таләп рәвешендә күрсәтелгән. Декларатив итеп язылса да, бу үтәләме соң? Кызганыч, стандартларда моның механизмнары китерелми. Беренчедән, курсларны берләштерү була ала. Әйтик, Русия тарихы белән Татарстан тарихын бергә алып бару мөмкинлеге бар. Алай гына түгел, укытучылар моны эшләргә тиеш. Шул ук укытучыларга аттестация уздырганда без бу пунктның үтәлешен тикшермибез. Бүген моны кулланган укытучылар бар. Ләкин ул киң таралмаган, - дип ачыклык кертте ул Азатлыкка.

Гыйбатдинов, дәресләрдән тыш сәгатьләрен татар тарихына багышларга, мәктәп музейларын лаборатория буларак кулланырга кирәк, диде.

Социологик тикшерү: "Татарның милли үзаңы югары"

Татарстан һәм Русия төбәкләре мәктәпләрендә татар телен укуны сайлаучылар елдан-ел азайса да, татарлар арасында милли үзаң көчле булып кала, дип саный социолог Гөлнара Габдрахманова.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

— Бүген татарлар кайда гына яшәмәсен, Русиядәме, чит илдәме – аларның милли үзаңы югары. Без сораштырган кешеләрнең 85-90 проценты үзләренең нинди милләттән булуын беркайчан да онытмавын әйтә. Татарлар милләтара элемтәгә бара, башка халыклар белән эш итә ала. Социологлар телендә әйтсәк, бу яктан бар да нормада. Татарның милли үзаңы Русия ватандашлыгына каршы килми. Татарлар үзләрен Русия ватандашы дип саный һәм аның өчен җавап тотарга кирәклеген тоеп яши. Татарларда патриотизмның эшлекле юнәлеше таралган. Алар ил үссен өчен эшләргә әзер. Бу бик мөһим. Кайвакыт милли үзаң Русия ватандашы булуга каршы килмиме дип сорыйлар. Безнең социологик тикшеренүләр туры килүен күрсәтә, - диде ул.

Шул ук вакытта "татарлар арасында исламга карата фикер төрлелеге бар", ди социолог Лилия Сәгыйтова. Ул Татарстан, Башкортстан, Төмән, Кырымда яшәүче татарлар арасында диннең йогынтысы турында тикшеренү үткәргән.

Лилия Сәгыйтова
Лилия Сәгыйтова

— Сораштыруда катнашучыларның төп өлеше динне "безнең ислам" һәм "ят ислам"га бүлде. Безнең бабаларыбыз мондый кыска чалбар кимәгән, зур сакал йөртмәгән, хиҗап кимәгән, яулык бәйләгән, калфак кигән диләр. Шул ук вакытта глобальләшкән ислам тарафдарлары да бар. Ни өчен татарлар арасында андый кешеләр бар? Моны өйрәнергә кирәк, - диде ул.

"Акрынлап татар белән башкорт дошманлыгы хисе туа"

Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге хезмәткәре, тарихчы галим Илдар Габдрафиков "татар белән башкорт арасындагы дошманлык хисе тудыру бара" дип саный.

Илдар Габдрафиков
Илдар Габдрафиков

— Соңгы ике елда бәхәсләр куера. Без узган җанисәпләрдә Башкортстанның көнбатыш өлешендә тел вазгыятенә игътибар итми идек. Монда кайбер галимнәр "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын" алга сөрә. Татар галимнәре моны кире кага. Дәүләт матбугаты һәм социаль челтәрләр аша татарның ясалма милләт булуын әйтәләр. Татарча диктант язарга киртәләр куелган иде. Башкортча диктант язганда "төньяк-көнбатыш диалектында" аерым яздыралар. Бу ясалма уйлап табылган әйбер. Әлеге гамәл милләтара мөнәсәбәт кысаларына сыймый. Күптән түгел Башкортстанда мишәр үзәге булдырдылар. Ләкин мишәрләрне генә таба алмадылар. Буш урында билгеле шәхесләрнең милли чыгышлары турында бәхәсләр куерталар. Әйтик, генерал Шәймуратов, Шәехзадә Бабич, Рудольф Нуриев турында тапшырулар төшереп, алар башкорт дип җитди итеп сөйлиләр. Бу республикада милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклы булуына тәэмин итми, нервозлы вазгыять тудыра.

Кызганыч, матбугатта бу эшләр эзсез калмый. Акрынлап татар белән башкорт дошманлыгы формалаша. Җитәкчеләр үз сүзләрен әйтергә һәм уңай альтернатива тәкъдим итәргә тиеш. Без моңа кытлык кичерәбез, диде ул.

Габдрафиков җанисәп мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, 2015 елда узган микроҗанисәп мәгълүматларына караганда, Башкортстан халкының 30 проценты туган теле дип татар телен атаган. Башкорт телен 19,5 процент, урыс телен 44 процент кеше сайлаган. "Бу - чынбарлыкка якын мәгълүмат", ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG